Узган атнада республиканың район һәм авылларында Сабан туйлары гөрләде. Халык ял итте, ә артистлар эшләде.
Ике көн эчендә берничә Сабан туенда булганнары да бихисап. Сабан туй марафонында уңышлар турында җырчылардан белештек.
Рамил Хәйретдинов: Әтнә районы һәм Саба районы авылларында булдык. Ике Сабан туенда гына чыгыш ясавыбызның сәбәбе аңа кадәр туйлар үткәрү белән бәйле. Сабан туенда эшләү җиңел түгел. Аппаратура да янырга мөмкин, һава шартлары да төрле була. Мәҗлесләрдә эшләү уңайлырак. Әле безнең Сабан туйлары бетмәде, бу атнада Яшел Үзән районына авыл көнен үткәрергә чакырдылар. 28 июньдә Мәскәү Сабан туена да барабыз. Җәй дәвамында бәйрәмнәр күп, туйлар, мәҗлесләр дә җитәрлек. Сентябрьнең ахырына кадәр буш көннәребез калмады диярлек. Иҗатыбызны яңартабыз. Ике клип төшерәбез менә. Бер җырны бу айда тәкъдим итәбез. Август айларына икенче җырны да тамашачылар хозурына чыгарабыз. Аллаһка шөкер, барысы да тәртиптә. Балаларыбыз лагерьләрдә ял итә. Авылга да кайтачаклар әле. “Вакытны ничек үткәрергә икән?” – дип борчылмыйлар. Икесе дә укуны гел “5”кә генә тәмамлагач, аларга планшет алдык. Дөрес, балалар 2-3 ел акча җыйды, шуңа бу безнең бүләк дип әйтә алмыйм. Төрле бәйгеләрдә катнашып, туган көннәрдән акча җыйдылар. Бу яктан балалар белән бик горурланам. Акчаны уңга-сулга туздырып йөрмиләр. Салават акчаны күбрәк җыйган иде. Әминә апасы бераз азрак. Шулай да Салават юмарт безнең, шуңа акчаларын берләштереп планшет алдылар. Аның белән өйдә генә уйныйлар. Әминә рәсем ясарга бик ярата. Киләчәктә дизайнер буласы килә.
Чулпан Йосыпова: Июль ахырына кадәр Сабан туйларда әле. Федераль Сабан туйлар, авыл көннәре – эшлиселәр алда. Башкортстан ягында бер сабан туе, аннан Кукмара районы, Алексеевск районында ике Сабан туенда чыгыш ясадым. Тулаем алганда дүрт Сабан туе. Һава торышы да быел шатландырды. Җылы, рәхәт булды. Кояшта кызындык инде, әмма барысы да бик тыныч үтте.
Гөлүс Хәбибрахманов: Быел Сабан туйларым шактый. Шушы ике көндә өч Сабан туенда һәм бер туйда булдым. Алып баручы буларак та, җырчы буларак та чакырдылар. Алты сәгать кояш астында йөрү үзен сиздерде инде. Баш киеме дә кигән идем, әмма барыбер яндым. Биткә кагылырлык та түгел. Тәннәр дә авырта, тавыш та утырды. Бераз хәл алырга авылга кайттым. Быел команда белән эшләдем. Безгә Шамил абый Галиев та кушылды. Соңгы арада бергә эшлибез. Кичке Сабан туена җырчы буларак та чакырдылар. Әле эшлисе бәйрәмнәр күп. 12-14 июньнәрдә дә Сабан туйлар уза. Башка төбәкләрдә бәйрәмнәр бар.
Лилия Муллагалиева: Бу атнада өч Сабан туенда булдым. Шаккаткыч хәлләр булмады, шөкер. Башка елларны бу бәйрәмне артист буларак кына кабул итә идем. Быел үзем эшләгән Сабан туйларына да гаиләмне алып бардым, үзем дә ял иттем. Алар рәхәтләнеп уеннарда катнашты, бик разый булдылар. Икенче көнне Сабан туена иярмәделәр, сабырлыклары бер көнгә генә җитте (көлә). Мин дә Сабан туе уеннарында бик теләп катнаштым. Илсаф, Наилә Низами белән бергәләшеп капчык киеп йөгердек. Халыкка ошагандыр дип ышанып калабыз.
Гөлназ Сәфәрова: Сабан туе минем иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Беренчедән, ул җәй башлануын ишарәли. Икенчедән, Сабан туе – телебез, гореф-гадәтләрне саклаучы иң төп бәйрәмебез. Ел саен Сабан туйлары алып барам. Быел район һәм авыл Сабан туйларын алып барудан баш тарттым. Ял итеп алырга булдым. Авылга кайтып, туганнар белән очрашып, Сабан туенда кунак буласым килде. Сабан туеның ямен тулаем татыдым. Хәзер социаль челтәрләрдә: “Сабан туе кеше тикшерү урыны”, – дигән сүзләр йөри. Кем нәрсә күрәсе килә шуны күрә инде, җәмәгать. Кеше тикшерергә теләгәннәр аны башка бәйрәмдә дә тикшерә. Минем өчен Сабан туе туганнар, якыннар, дуслар белән очрашу урыны. “Сабан туена яңа уеннар кертеп, әллә нәрсә эшләтеп бетерделәр”, – дигән фикер белән дә килешмим. Яңа уеннар белән Сабан туе тагын да күңеллерәк уза. Моңа бик уңай карыйм. Быел Казанның Аккош күле буенда узачак бәйрәмне алып барачакмын. Сабан туйлары алда әле!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар