“Шәһри Казан”ның быелгы 18 июнь санындагы фоторәсемгә караганда, Якутиядәге Сабан туенда баш батырга болан кадәрле болан бүләк иткәннәр. Биргәннең йөзенә карама, диләр бит. Ләкин күңелемдә каршылыклы уйлар туды.
Татар халкының милли бәйрәме – Сабан туенда баш батырга гомер-гомергә тәкә бирелгән. Аллага шөкер, хәзер тормыш мул. Татарстанда Сабан туйларында баш батырларга тәкәгә кушып, автомобиль дә бүләк ителә. Якутиядә исә, баш батыр иңенә болан китереп салганнар. Татар халкының горыф-гадәте буенча, батыр иңендә тәкә булырга тиеш, җәмәгать. Болан шул тәкәгә өстәлгән икенчел бүләк кенә ул.
Сабан туйлары дөньяның төрле илләрендә үткәрелә. Эшләр болай барса, баш батырга Австралиядә – көңгерә, Африкада – крокодил, Һиндстанда – маймыл, Үзбәкстанда – ишәк бүләк итәргә дә бик мөмкиннәр. Сабан туйлары Россия төбәкләрендә дә уза. Әйтик, кайсыдыр төбәктә тәкә табылмады, ди. Баш батыр иңенә дуңгыз салып куймаслармы?!. Маймыл яки дуңгыз күтәреп, мәйдан урыйсың. Вәт, күңелле! Вәт, тамаша! Көлә халык тәгәрәп. Кемнән көләбез, үзебездән көләбез.
Бу бабай кычытмаган җирен кашып утыра, дип миннән дә көләргә ашыкмагыз әле сез. Бер кызык очрак, бар яңа бизәк, дип, кул чәбәкләп утырсак, татар халкының милли бәйрәме – Сабантуйны бөтенләй дә югалтып бетермәгәек. Еллар узгач, халыкларның горыф-гадәтләре темасына язган рефератында бер студентның:”Дөньяда ниндидер Сабантуй дигән бәйрәм булган. Мәйданда көрәш батырына дуңгыз бүләк ителгән”, – дип “тарихи ачыш” ясавы да ихтимал әле. Бер юләр кисәтеп язган иде аны, диярсез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар