Татарстанның атказанган артисты Рәнис Габбазовның гаиләсенә кайгы килде. Җырчының әтисе – Рәис әфәнде вафат булды. Рәнис Габбазов белән хәбәргә чыгып хәл-әхвәлен белештек.
– Рәнис, хәлең ничек соң?
– Аллаһка шөкер, бер килеш кенә. Бер минутка да туктап торган юк, гел хәрәкәттә. Әкренләп, гадәти эш режимына кайттык. Күңелдә авыр йөк инде, әмма нишләргә?
– Рәис әфәнде кисәк кенә китеп барды. Ул авырган идеме?
– Әтинең кан басымы югары иде. Әмма ул беркайчан да хәленә зарланмады. Соңгы көннәренә кадәр эшләп йөрде. Без әтинең саулыгын кайгыртып тордык. Соңгы айларда әти-әни безнең белән Казанда яшәп торды. Гел бергә булдык. Кан басымы белән проблемалар күп кешедә бар, шуңа күрә әтинең үлеме безнең өчен шок булды. Нәрсә эшләргә белмәдек, югалып калдык. Әтиебез күз алдында китеп барды. Бу темага сөйләшү шундый кыен, гафу итәрсең, төгәлрәк җавап та бирә алмыйм.
– Үкенечләр калмадымы?
– Бу сорауга үзем дә уйланып утырдым әле. Без бер-беребезне хөрмәт иттек, яраттык. Әти белән бер тапкыр бәхәсләшкәнем дә булмады. Сүзгә килсәк тә, көнендә, барысын уртага салып хәл итә идек. Әти бик матур тормыш итте. Оныгын да күрде, гел эшләп торды. Безгә дә бик нык ярдәм итте, мин моны горурланып әйтә алам. Әти кебек булыр өчен миңа тырышырга кирәк әле. Бар яктан да үрнәк булды. Мин андый була аламмы икән әле? Әти-әнине мөмкин кадәр озаграк яшәтәсе килә. Аңлыйм, беребез дә бу җиргә мәңгегә килми. Әти-әнине югалтасы көннәргә дә үзеңне әзерләргә тырышасың, әмма барыбер моңа әзер булып булмый икән. Мин болай да кешеләрнең әти-әниләре вафаты турында белгәч, күңелгә якын ала идем. Ә хәзер үземнең әтине югалткач, ун тапкыр кыенрак. Язмыш, тәкъдир... Бернишләп булмый. Урыннары оҗмахта булсын!
– Әниегезгә дә кыендыр. Аның хәле ничек?
– Әни белән һәрвакыт хәбәрдә торабыз. Көненә 10ар тапкыр шалтыратышабыз кайчак. Аңа да, безгә дә бик кыен. Чыгышларны күчереп торган идек, хәзер әкренләп эшли башладык инде. Башта бик кыен була, аннан да җиңеләйми ул. Бары тик тормышны ничек бар шулай кабул итәргә генә кала.
– Сабантуйлар сезоны ахырына якынлаша. Быел “уңышыгыз” нинди?
– Аллаһка шөкер, бу сезон бик уңышлы булды. Дөресен әйткәндә, ничә Сабантуенда эшләгәнемне дә белмим. Мин ул яктан спортсмен түгел. Мине хөрмәт итеп чакырган кешеләргә бик рәхмәтле. Әле авыл көннәрендә эшлисем бар.
– Тормыш иптәшегез белән яңа дуэт та чыгаргансыз икән. Бу җырны озак әзерләдегезме?
– “Исмәле җил” җырын бик күптән белә идем. Башкортстан якларында җыр аеруча популяр. Ризван абый Хәкимов көе, Марат Кәбиров сүзләре. Бу җыр безнең кулларга эләгер дип уйламадык та. Гөлия белән дуэт яздырырга җыр сайлап утырганда кисәк кенә шушы җырга тукталдык. Ризван абый белән сөйләшеп, җырны башкарырга рөхсәт алдык.
– Сез җырларны да еш чыгармыйсыз. Ни өчен?
– “Аз булсын, әмма сыйфатлы, яхшы булсын”, – дигән девиз белән эшлим. Элек тә яңа җырлар күп чыгара идем дип әйтә алмыйм. Кат-кат сүзләрен, көен тикшереп чыгам. Тамашачы концертка да бер җыр өчен килергә мөмкин. Без үзебезнең хит җырыбызны эзлибез. Менә шундый сыйфатлы җырлардан торган репертуар булдырасы килә. Бу һәр җырчы алдында торган бурыч.
– Гөлия күбрәк дуэт җырларын гына башкара. “Рәнис җырлатмый ахры”, – дип уйлаучылар да бар. Дөресме?
– Юк инде, ничек каршы килим соң? Гөлия белән бергә эшлибез. Ике еллап бер төркем буларак чыгыш ясыйбыз. Гөлиянең репертуарында да 5-6 үзе генә башкара торган җыры бар. Аңа да репертуар туплау белән шөгыльләнәбез. Әлегә барлык тавыш мөмкинлекләрен күрсәтә торган җыр эзлибез. Көн саен диярлек җырлар җибәреп торалар. Әмма кабатланасы, кемнедер кабатлыйсы килми. Без шундый таләпчәнрәк инде. 10-15 җыр чыгарып та, берсе дә халык күңеленә үтеп кермәскә мөмкин бит. Хит җырны табу кыен, әмма Ризван абыйның җыры тамашачылар хуш килер дип ышанабыз.
– Рәнис, үз йортыгыз белән яшисез дип беләм. Син яхшы бакчачымы?
– Аллаһка шөкер, үз йортыбызда яшибез. Яшибез дип әйтү дә дөрес түгелдер инде, күбрәк йокларга гына кайтабыз. Әмма өйгә кайткач рәхәтләнеп: “Аллаһка шөкер, өйдә без”, – дип җиңел сулап куябыз. Йорт янында кечкенә генә бакчабыз бар инде. Җиләк, кура җиләге, карлыган, чия, алмалар үстерәбез. Өйдә сирәк булгач, помидор, кыярлар үстереп булмый, аларны гел карап торырга кирәк. Бу айда да берничә көн генә өйдә булабыз.
– Мондый режимда яшәү, эшләү сезнең мөнәсәбәтләрне сыныймы?
– Миңа Гөлия белән бергә эшләү бик рәхәт. “Бергә эшләү кыен”, – дип әйтүчеләр булды. Белмим, шәхсән мин бары уңай якларны гына күрәм. Гөлия – миңа, мин – Гөлиягә ярдәм итәм. Без икебез дә бер дулкында, шуңа күрә янымда мине аңлаучы кеше булу белән дә бәхетлемен.
– Улыгыз кем белән кала?
– Тиздән Түбән Новгород якларына концертлар белән кузгалабыз. Улыбыз әби белән (Гөлиянең әнисе) кала. Минем әни дә алып кала. Ике әти-әнигә дә бик рәхмәтлемен. Әти дә исән чагында безгә бик нык ярдәм итте.
– Улыгызның сәләте дә бар. Җырчы булам дисә, каршы килмисезме?
– Башта киртә куярмын дип уйлаган идем. Хәзер баланың сәләте, теләге булса, ярдәм итәргә кирәк дигән фикердә. Әгәр шул юнәлешне сайларга уйлый икән, үз көчемнән килгәнне эшләячәкмен. Нинди һөнәр сайласа да, иң мөһиме – кеше булып калсын. Аллаһ Тәгалә аны саулыгыннан аермасын.
Комментарийлар