16+

«Илшат абый, көрәш мизгелләрен видеога булса да, төшереп җибәрче», дип сорый иде...»

13 июля 2025, 21:57
3968
1
0
Уку өчен 3 минут

«Арчаның көрәшчеләр даирәсе өчен генә түгел, ә республика көрәше өчен зур югалту бу», дип сүзен башлады Нәсим Габидуллинның тренеры Илшат Идиатов.

«Илшат абый, көрәш мизгелләрен видеога булса да, төшереп җибәрче», дип сорый иде...»

«Арчаның көрәшчеләр даирәсе өчен генә түгел, ә республика көрәше өчен зур югалту бу», дип сүзен башлады Нәсим Габидуллинның тренеры Илшат Идиатов.

Җыр-сәнгатькә тулаем гашыйк булган егетне келәмгә чыгарган, көрәш дөньясы, андагы кагыйдә, төрле алымнарга өйрәткән остаз әле дә аның үлеменә ышана алмый. 
– 2015 елда Арча спорт комплексына мине тренер итеп билгеләделәр, – дип сүзен башлады атаклы тренер. – Әле дә хәтерлим 17 яшьлек егетләр - Илшат Фазылҗанов, Фаяз Зарипов, Нәсим Габидуллин, Фәнгиз һәм Рамил Хәкимҗанов... Гел бергә булдылар, баштан күзәттем, сынадым. Күнекмәләргә йөриләр, әйткәнне төгәл үтиләр. Әмма уңышка ирешер өчен бу гына җитми, һәр көрәшче егетнең үз холкы, аларны аңларга кирәк. Нәсим холкы белән бик нечкә күңелле, аңа каты әйтергә дә ярамый, җайлап кына аңлатам. Тырыш, күндәм булды, тренер буларак әйткән һәр киңәшемне тыңлап үтәп килде. Уңышларына командабыз белән сөенә идек. 

Хәзерге яшьләр өчен алда телгә алган көрәшчеләр үсмерләр, балаларга чын үрнәк өлгесе булды һәм булачак, дигән фикердә Илшат. 
– Махсус хәрби операциягә дә һич шик-шөбһәсез, куркусыз китеп барды. Анда да турнирларның кайчан үткәреләчәген белә бит. "Илшат абый, көрәш мизгелләрен видеога булса да, төшереп җибәрче", дип сорый иде. Үзең кайтып көрәшерсең әле, дия идем һәрчак. Соңгы тапкыр кайтуында якын көннәрдә Муса Җәлил исемендәге көрәш турниры башлануын белеп алды. "Илшат абый, әллә калыйммы икән, бик тә көрәшәсем, көрәшне, үзебезнекеләрне күрәсем килә бит», дип өзгәләнде. Әмма хәрбиләрнең кануннары да, тәртипләре дә шактый кырыс. Китмичә ярамый, боегып кына кире юлга кузгалды. Командабызны нык сагынды, ватс аппта аралашу өчен үз төркемебез бар, шунда видео аша шалтыратты. Әле үзенең мәңгелеккә китүен сизенгәндәйме, ике атна дәвамында көн дә шалтыратты, язып торды. Элек элемтә белән өзеклекләр булгалады. Батыр егетебезнең әти-әнисенә сабырлыклар. 
Илшат абый сүзләренчә, ялдан кире китәр алдыннан гына Биектау шәһәрендә Нәсим үзенә дип фатир сатып алган. Әмма бер көн дә яши, рәхәтен күрә алмаган. 
Нәсим кебек батыр, көрәшче егетләребезнең спорт өлкәсендә үз урыны, үз йолдызы бар. Һәм ул мәңге сүрелмәс, киләсе буын көрәшчеләр өчен дә үрнәк булып торыр.

Тагын укырга: «4 июльдә сөйләштек. Көзен кайтам, эх, көрәшәсе иде», диде...»

Нәсим тренеры Илшат Идиатов белән

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

1

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нәсимне чемпион ясаган көрәш тренеры Зарипов Фәнис Васыйл улы. Соңгы көненә кадәр Нәсим Фәнис абыйны хөрмәт итте, һәм тыгыз элемтәдә торды!

    Мөһим

    loading