16+

«4 июльдә сөйләштек. Көзен кайтам, эх, көрәшәсе иде», диде...»

13 июля 2025, 20:36
5745
0
0
Уку өчен 3 минут

Махсус хәрби операциядә һәлак булган курку белмәс хәрби егет Нәсим Габидуллинның дусты Илшат Фазылҗанов шулай ди...

«4 июльдә сөйләштек. Көзен кайтам, эх, көрәшәсе иде», диде...»

Махсус хәрби операциядә һәлак булган курку белмәс хәрби егет Нәсим Габидуллинның дусты Илшат Фазылҗанов шулай ди...

Арча районының Иске Масра авылында туып-үскән егет төз, киң җилкәле булып буй җиткергән.

...Нәсим 1999 елда туган. Кечкенәдән музыкага тартылган. Тугызынчы сыйныфтан соң Арча педагогия көллиятенең музыка укытучыларын әзерли торган бүлеккә укырга кергән. Биредә ул Мәтәскә авылы егете Илшат белән танышкан, соңрак алар җан дусларга әверелгән.
– Көрәшкә дә мин алып килдем аны, "Көрәшеп, җиңү яуласаң, баян алырсың үзеңә", дидем. Бергәләшеп Арча спорт комплексына йөрдек, бергәләп тренировкаларга йөрдек. Көрәш турнирларында катнаштык. Гомумән, сөенечебез дә, көенечебез дә уртак булды, нәкъ бертуганнар кебек. Тормыш юлыбыз бергә үрелеп барды, дип үзенең истәлекләре белән уртаклашты Илшат Фазылҗанов

Егетләр бергәләшеп Алабуганың педагогика институтына укырга керә. Нәсим биредә үз белгечлеге буенча югары белем ала. Ә Илшат физкультура укытучысы белгечлегенә ия булган. Тик үз юлын музыка белән бәйләргә хыялланган Нәсим төзелеш өлкәсенә кереп киткән. 
– 2018-19 елларда икебез дә хәрби хезмәтне Саратовта, РХБЗ гаскәрләрендә уздык. Кайткач та Нәсим төзелештә эшләде. Ул максатчанлыгы белән аерылып тора иде. Акыллы, тәртипле егет тормышта үз юлын тапты, якыннарының ныклы таянычы булды, – дип сөйли Илшат. 

Махсус хәрби операция башлангач, чакыру кәгазе Нәсимгә дә килә. ЭКСПОда хезмәт иткәндә, инде килеп хәрби хәрәкәтләр барган җиргә озатырга да бик күп дуслары килә егетнең. 
– Өч ел дәвамында сөйләшмичә торган вакытларыбыз бик аз булгандыр, ул көрәш, егетләр турында сорашты, хыяллары белән бүлеште. Ике тапкыр ялга кайткан иде, көзен тагын кайтырга тиеш иде. Әле 
соңгы тапкыр 4 июль көнне сөйләштек, һәрвакыттагыча көр тавышлы иде дустым. Гомумән, зарлануны белмәде ул. Инде менә кичә яу кырында аның һәлак булуы турында хәбәр иттеләр. Ышанып булмый. Безнең горурлыгыбыз ул. Ләкин җан сыкрамаган минут юк... Язмыш, тәкъдир. Буйсынырга кирәк. 

Нәсим Габидуллин яшьләр арасында Татарстан һәм Россия чемпионы булып танылган егет. Ил күләмендәге ярышларда җиңү яулаган. Үзе Казанда эшләп йөрсә дә, һәрвакыт Арча районы командасында чыгыш ясаган.

Моннан өч ел элек “Ватаным Татарстан” газетасында Нәсимнең мобилизациягә эләгүе турында язылган була. “Арча районының Иске Масра авылы батыры Нәсим Габидуллин хәзерге вакытта Казан читендәге танк полигонында хәрби өйрәнү уза. Көрәш буенча Россиянең спорт остасы өлешчә мобилизациягә эләгүе турында 24 сентябрь көнне белгән.

– Чакыру кәгазен капка төбенә үк китереп бирделәр. Дөресен генә әйткәндә, чакырасыларын белдем, моңа әзер идем. Якыннарым бик сөенмәде, әлбәттә, борчылдылар. Көн саен аралашып торам үзләре белән, – дип сөйләде безгә 23 яшьлек егет.

Нәсимне армиягә Арча педагогика көллиятен тәмамлауга, 19 яшендә алалар. Сүз уңаеннан, белгечлеге буенча ул – музыка укытучысы.

– Арчадан киткәндә башта курку бар иде, билгеле. Хәзер тынычландым инде. Мин берүзем түгел бит. Әлегә өйрәнү дәвам итә. Атабыз, йөгерәбез. Көрәшче булуымның да файдасы бар, – ди 90 килода бил алышкан батыр”.

Батыр егетне җирләү турында соңрак билгеле булачак. Гаиләсенең, туганнарының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

13

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading