16+

Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендәге театрлар территориясе белән танышты

03 июня 2025, 18:06
575
0
0
Уку өчен 3 минут

Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгенә сәфәре барышында театрлар территорияләрендә дә булдылар.

Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгенә сәфәре барышында театрлар территорияләрендә дә булдылар.

Иң элек алар Островский урамындагы Казан дәүләт яшь тамашачы театры бинасына бардылар. Хәзер театрда реставрация һәм ремонт эшләре бара. Бу шәһәрдәге иң борынгы театрларның берсе. Казан ЯТТы биналары комплексын норматив хәлгә китерү проекты кысаларында эшләрне этаплап башкару каралган. Рөстәм Миңнеханов төп бина эчендәге эшләрнең барышын бәяләде, тамаша залын һәм башка бүлмәләрне, шул исәптән баскычларны карады. ЯТТ директоры Айгөл Горнышева аңлатмалар бирде. Реконструкция 2024 елда башланырга тиеш иде, әмма эшләр 2025 елның язында гына башланган.

ЯТТ биналары комплексына төрле чордагы корылмалар комплексы керә. ЯТТның төп бинасыннан тыш, эчке ишегалдында корылмалар бар. Алар шулай ук ремонтланачак.

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова билгеләп үткәнчә, бу объектта эшләр күп. Рөстәм Миңнеханов темпларны киметмәскә һәм объектны билгеләнгән вакытта төгәлләргә кушты.

Аннары Татарстан Республикасы Рәисе кортежы Кабан күле яр буена юнәлде, анда Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасы янындагы (Һади Такташ ур.) яңа җәмәгать мәйданы – балалар өчен уен мәйданчыгы төзекләндерелгән.

Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасын төзү янәшәдәге киңлекләрне үзгәртүдә катализатор ролен уйный. Театр тирәсендәге территория белән параллель рәвештә тирә-юньне тәртипкә китергәннәр. Һади Такташ һәм Туфан Миңнуллин урамнарыннан күл ягына таба яңа тротуарлар ясалган, «Безнең ишегалды» программасы буенча тирә-яктагы 24 йортның ишегалды яңартылган.

Балалар уен мәйданчыгына килгәндә исә, эшләр 2023 елның көзендә башланган, мәйданчык рәсми рәвештә 2025 елның 1 июнендә, җәйнең беренче көнендә һәм Халыкара балаларны яклау көнендә ачылган.

4200 кв м мәйданлы мәйдан зоналаштырылган һәм төрле яшьтәге балалар өчен 8 уен зонасыннан тора (3 яшькә кадәрге балалар өчен зона, фонтанлы су зонасы, төрле биеклектәге калкулыкларда һәм күперләрдә актив уеннар өчен зона һ. б.).

Рөстәм Миңнеханов киңлекне карап чыкты һәм үсми калган агачларны утырту мәсьәләсе турында уйларга кушты, дип яза ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading