16+

Нишләп уклауга рюмка бәйлиләр һәм пашул ботка ул нәрсә?

14 июля 2025, 16:40
2454
0
5
Уку өчен 5 минут

«ШК» журналистлары керәшен туенда булып кайтты.

Нишләп уклауга рюмка бәйлиләр һәм пашул ботка ул нәрсә?

«ШК» журналистлары керәшен туенда булып кайтты.

Соңгы тапкыр туйда кайчан булдыгыз? Дәшкәннәре юкмы? Алайса сезгә Теләчегә барырга кирәк. “Авылча туй” проекты инициаторы Булат Шәйхразыев сезне беркайда да күрмәгән йолалар, уеннар белән үтә торган күңелле, җырлы-биюле чып-чын туй мәҗлесенә чакыра. Вәт анда үткәрә беләләр икән туйны. Керәшен туенда булганыбыз юк иде, бардык, күрдек. Шаккаттык! Туйны алып барырга хәтта танылган тамада Агрофена Васильева белән талантлы яшь җырчы Татьяна Ефремованы да чакырганнар иде!  

Күптәнге хыял 
– Бу минем күптәнге хыялым дип әйтсәң дә була. Татарстанның Икътисад министрлыгы каршындагы Эшмәкәрләрне яклау үзәге вәкиле булып эшләгән вакытта авылларда күп йөрдем. Әллә нинди зур эшләр майтара торган эшмәкәрләр белән танышып, һәр сәфәремнән менә боларны берләштереп, авылларны таныта торган әллә нинди көчле проектлар эшләп була дип кайта идем. Вакыты хәзер җиткәндер, берничә эшмәкәр белән берлектә, “Авылча туй” дигән туристлык продукты эшләп карарга булдык. Ни өчен туй дигәндә, нәкъ менә анда билгеле бер халыкның йолаларын, гореф-гадәтләрен, ризыкларын, киемнәрен, җыр-биюләрен күреп була. Аны сәхнәдән күрү бер нәрсә, ә монда син үзең дә шунда катнашасың, чынлап торып туйда ял итеп кайтасың, – ди Булат Шәйхразыев. 

Очраклы рәвештә генә Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин белән таныша ул, һәм аны җитәкче үзләренә кунакка чакыра. 

– Теләче белән танышкач, аның үзенчәлекле район икәнен аңлап алдым. Казанга якын гына урнашса да, монда тел, гореф-гадәтләр, авылча яшәү рәвеше сакланып калган. Проектны Айрат Гилванович та хуплады. Райондагы уникаль кеше Рифкать Шәфыйков белән дә таныштык. Банкет залы территориясендә ул музей булдырган. Бик кызыклы шәхес. Командабызга ул да кушылгач, туйны уздыру урынын эзләп йөрисе булмады. Райондагы фольклор коллективлар да хуплап алдылар. Безнең проект, бердән, гореф-гадәтләрне саклауга юнәлтелгән, икенче максатыбыз – кечкенә авылларга игътибар юнәлтү. Аларда саклана да инде милли йолалар, традицияләр. Һәм бу туристларга да кызыклы булырга тиеш дигән фикергә килдек, – дип сөйли әңгәмдәшебез. – Бу проектка тулы бер команданың көче керде. Минем идеяне күтәреп алган Раил Курамшинга, Алексей Дмитриевка, Агрофена Васильева белән Татьяна Ефремовага, сценарист Евгений Максимовка, “Чулпы”, “Карендәшләр”, “Нардуган” фольклор коллективларына шундый зур эшне оештырырга булышканнары өчен рәхмәтемне җиткерәм. 

Син дә кияү була аласың
Сездә дә ни өчен керәшен туе дигән сорау тугандыр. Оештыручыларның берсе булган эшмәкәр Раил Курамшин аңлатуынча, алар төрле милли-мәдәни оешмаларга мөрәҗәгать иткәннәр һәм иң беренчеләр булып керәшен иҗтимагый оешмасы теләк белдергән.  

– Без әлегә шушы проект белән Теләчедә эшләргә җыенабыз. Бу туйны, ихтыяҗга карап, атна саен да уздыра алачакбыз. Кияү белән кәләш тә гел бер кеше булмаска мөмкин. Бәлки өйләнешергә уйлаган һәм үзенчәлекле, истә калырлык туй үткәрергә ниятләүче яшьләр килеп чыгар. Шулай ук проектка кушылырга теләгән эшмәкәрләр, башка халыклар туйларын оештырырга теләүчеләр бардыр бәлки. Һәр районның үз бренды булган шундый туристлык продуктлары күбрәк булсын иде. Бу уңайдан без барысы белән дә хезмәттәшлек итәргә әзербез, – ди ул. 

Булат Шәйхразыев фикеренчә, авыл туризмы иң перспективалы тармак хәзер. “Шәһәрне авылга алып кайтырга кирәк. Авылларыбыз сакланып калсын өчен аларны шушындый проектлар белән җанландыру мөһим”, – ди эшмәкәр.  

Бер айдан тагын туй
Инде туйның үзенә килик. Ә башта кемнәрнең өйләнешкәнен әйтик инде. Анжелика белән Алексей Дмитриевларның туенда гуләйт иттек без. Алар икесе дә Кукмара районының Поршур авылыннан. Авылдашлар, күршеләр ди. Биш ай очрашып йөргәннән соң, Алексей Анжеликага тәкъдим ясаган. Яшьләр язылышырга өлгергәннәр, ә туйлары бер айдан буласы ди. Алексейның “Авылча туй” проектының төп оештыручысы булуын әйткән идек инде. Менә башта шулай үзе өйләнеп күрсәтте ул. “Чын туебызга да бүген күрсәтелгән йолаларны кертмәкче булабыз. Безгә туй бик ошады. Үзенчәлекле, беркемне кабатламый торган матур йолаларыбызны башкаларга да күрсәтәсебез килә. Бу проект уңышлы булыр дип ышанабыз”, – ди Алексей     

Сүз сөйләмиләр, җыру әйтәләр
Без иң беренче булып кыз алырга киттек. Җыру җырлап бардык. Кызның капка төбендә җырлый башлаганнар иде, туйдан таралышканчыга кадәр җырладылар. Керәшен туйлары шулай кара-каршы такмак әйтешеп үтә икән.  

Кәләшне тиз генә бирәселәре килмәде. Капка төбендә кияү ягына кесәләрен шактый гына бушатырга туры килде. Кияү кергәнче, күз тимәсен өчен, кызның йөзе капланган була икән. Шуннан кызның йөзен ачтыру йоласы башкарылды. Тиешле ырымнар укылды да әти-әнигә рәхмәтләр әйтелгәч, туганлыкны белдереп җырулар әйтелгәч, туйга киттек. 

Туйны алып барырга аргыш Аграфена Васильева чакырылган иде. Йолаларны кунакларга ул бар нечкәлегенә кадәр аңлатып, сөйләп барды.
Яшь кызлар элек чәчләрен бер генә толымга үрә торган булган, кияүгә чыккач, туй көнендә аулак урында, чәчен сүтеп, ике толым итеп үреп куйганнар. Бу аның парлы булуын күрсәтә. Хатын-кызның статусын да баш киеменнән белеп булган. Кәләшкә туйда ак төстәге калфак кидергәннәр. Туйдан соң инде ул ирле хатыннар кия торган икенче төрле баш киеменнән йөри башлаган. Менә шушы йоланы күрсәтүне аргыш, ягьни тамада  Аграфена ханым яшь буынга җырчы Татьяна Ефремовага тапшырды. Җырчы туй мәҗлесендә керәшен халык җыры “Ак калфак”ны башкарып, шул йоланы да күрсәтте. Кәләшнең ак калфагын салдырып, дүртпочпаклы баш киеме кидерде.

Кунаклар өчен иң кызыклы йола уклауга бәйләнгән рюмкадан көмешкә эчү булгандыр. Табын артындагы һәр кеше янына килеп, кияү ягы кунакларны көмешкә белән сыйлады. Каршы яктагы кунакка да үрелеп булсын өчен, рюмканы уклауга бәйләгәннәр. 

Җырлап-биеп, такмаклар әйтешеп, туйның ахырына җиткәнне сизми дә калдык. Пашул боткасын чыгарырга өлгермәделәр – таралыштык. Анысы тагын нәрсә дисезме? Теләсә кайсы ярмадан ботка пешерелә дә табынга иң азактан чыгарыла. Бу инде кунакларга китәргә вакыт дигәнне аңлата. 

Яшь парларга теләкләребезне җиткереп, оештыручыларга шулай күңелле ял иттергәннәре өчен рәхмәтләр әйтеп без дә таралыштык. Туйда бөтенләй чит кешеләр утырса да, мәҗлес ахырында дуслашып, якын туганнардай җылы итеп саубуллашты халык. 

Сокландырды безне керәшеннәр! Алардагы энергетикага күзләр тимәсен, ике сәгатьтә артык шулай җырлап торып кара син! Ә проектның уңышлы эшләп китәсенә шик юк. Шәп туйга алып кайтабыз дигәннәр иде оештыручылар, сүзләрендә тордылар. Нык шәп булды бу туй! 


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading