Басудан кайткан ашлыкны иң беренче ул күрә, алып кереп, сыйфатын: җилемлелеген, чүплелеген, дымлылыгын тикшерә.
Вакыты булганда туган ягының басу-кырларында йөрергә ярата Гөлҗиһан ханым. Бигрәк тә, ашлыклар өлгергән чакта, башаклар тулышканда. Ул аларны уып иснәп, хәтта кабып та карый – сыйфатын тикшерә. Менә быелгы ашлык та сөендерергә охшаган: башаклары бер сөям озынлыгында, бөртекләре эре, гәрәбәдәй ялтырап тора. Эш күп булачак. “Ярар, булсын, ходай исәнлекне бирсен!” – дип, белгән догаларын укып, юлын дәвам итте.
Әлки районы Салман авылында тугыз балалы гаиләдә үскән кыз бит, эштән куркып тормый. Балачакта ипигә туймаган көннәре булгангамы икән, һөнәр сайлар вакыт җиткәч, Казанга икмәк пешерүче технологка укырга китә. Дипломлы яшь белгеч булып район пекарнясына кайта. Һәм шунда... 24 ел буе иң изге эшне башкара.
– Яраттым, яратмасаң аның кадәр бер урында эшләп булмый инде ул, – ди Гөлҗиһан ханым, елмаеп. – Кешеләргә кирәкле булуыңны тою эш дәртен арттыра, арганда да көч бирә иде. Икмәк һәркөнне һәркемнең табын түрендә бит ул. Ансыз яшәп булмый, икмәк булса гына җыр да була.
Тырышып теләп башкарган хезмәтен көннәрдән бер көнне алмаштырырга туры килер дип уйлап та карамыйча көнне төнгә ялгап эшли. Тик заманалар үзгәрә, күп нәрсә бер хуҗа кулына күчә башлый, эшнең дә кызыгы калмый. Шул чакта энесе: ”Апа, Матакта яңа элеватор төзиләр бит. Тиздән ачалар да, шунда барып карамыйсыңмы соң?” – дип киңәш бирә. Тиз генә ризалашмаса да, бара Гөлҗиһан. Элек басу булган, игеннәр үскән урында кояшта ялтырап 16 силос башнясы тора. Чит планета кораблары төсле бу корылмаларны күрү белән үз итә. Икеләнүнең эзе дә калмый.
Алар, ничектер, аны үзләренә тартып чакырып торалар. 2005 ел була бу. Шулай итеп, икмәк пешерүчедән ашлык сыйфатын тикшерүче лаборантка әйләнеп куя Гөлҗиһан. Бүген дә шунда. Егерме ел инде менә ил-республика халкының тамагы тук, икмәкле, ашлык яхшы сыйфатлы булсын, вакытында тиешле урынга урнашсын өчен тырыша. Басудан кайткан ашлыкны иң беренче ул күрә, алып кереп, сыйфатын: җилемлелеген, чүплелеген, дымлылыгын тикшерә. Моның өчен махсус аппаратлар бар. Аларның телен белмәсәң бик кыенга туры килә.
2010 елга кадәр башта бөртекле ашлык кына кабул иткән яңа элеватор. Аннары көнбагыш, кукуруз кебек майлы культураларны да. Аларның мәшәкатьләре тагын да күп. Ныграк киптерсәң, ут каба. Дөресен әйткәндә, элеватор янгын куркынычы зур булган, бик җаваплы предприятие. Шуңа да Гөлҗиһан ханым элеватор капкасыннан: “Алла сакласын!” – дип килеп керә дә “Бисмилла” әйтеп эш башлый. Шөкер, моңарчы саклап килде Хак Тәгалә. Бәла-каза күрсәтмәде.
Директорлар, җитәкчеләр алмашына. Ә Гөлҗиһан ханымның үзе яхшы белгән һәм яраткан эшендә исән булса, эшләргә әле исәбе. Хәер, китмәсә ярар иде, ансыз нишләрбез дип куркып торалар җитәкчеләр дә. Тәҗрибәнең әле бер эштә дә артык булганы юк “Карт алаша буразнаны бозмый” дип юкка гына әйтмиләр бит инде. Карт алаша дип санамый әле үзен санавын. Ләкин оныкларга карасаң, гомер үткәне сизелә шул.
Хезмәт белән гаиләсен дә бергә алып барган уңган хатын әни дә әле ул. Ире Таһир белән өч малай үстергәннәр. Тик, кызганыч, ире вафат инде. Хатынының эшен ярата, аңлый иде мәрхүм. Шулай булмаса, ашлык ташыган машина шоферларыннан көнләшсә, бер көн дә эшли алмаган булыр иде Гөлҗиһан ханым. Җиде еллап бергә дә эшләделәр ире белән. Ул вакытлар аеруча сагындырып-сагышландырып исенә төшә бүген. ”Бергә чакның кадерен белегез, җае тур килсә, килмәсә китереп, гел бергә, бер уйда булырга тырышыгыз!” – дип яшьләргә дә әйтә. Гомер бик тиз үтә, күз ачып йомган арада. Соңыннан үкенергә туры килмәсен өчен мизгелнең дә кадерен белергә кирәк. Бу Гөлҗиһан ханымның үзе ачкан тормыш хакыйкате. Үзе шулай яшәргә тырышты.
Егерме ел эчендә төрлечә килгән еллар булды. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүченең күккә багып уза ич аның. гомере. Берәр тамчы таммасмы дип зарыгып көткән корысы да, әллә төбе тишелдеме, туктаса ярар иде инде, дип уфтанган бик яңгырлысы да. Тукай әйткәнчәсе дә. Әйтик, 2022 -23 елларда иң күп уңыш булган 100 мең тоннага кадәр кабул иткәннәр. Ә 2021-22 елларда шуның яртысы гына кергән элеваторга. Болар барысы да килограммына кадәр журналга язып барыла. Андый кенәгәләр Гөлҗиһан ханым өстәлендә өелеп тора. Гүя тырыш тынгысыз хезмәтенә һәйкәл.
Әгәр ниндидер могҗиза булып, икенче тапкыр тормыш бирелсә дә, нәкъ шулай бер көнен дә үзгәртмичә яшәр иде Гөлҗиһан ханым Садыйкова. Табын күрке булган икмәкне пешерү дә, ашлыкның сыйфаты сагында тору да бик кирәкле изге хезмәт ич.
Быел да басуларда ашлыклар өлгереп килә, күңелендә сөенеч тә горурлык, моңсулык та арткан вакыт үзе дә тормыш көзенә кереп баручы ханымның.
Базарлы Матак.
Комментарийлар