16+

Без инде “цифрлы дәръяга” бүген үк чумдык

14 июля 2025, 16:08
979
0
1
Уку өчен 3 минут

Татарстанның үсештә булганлыгын чит илләрдә дә белеп торалар.

Без инде “цифрлы дәръяга” бүген үк чумдык

Татарстанның үсештә булганлыгын чит илләрдә дә белеп торалар.

Быелның 17-19 сентябрьләрендә “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә Kazan Digital Beek форумы булачак.

“Форум цифрлы үсеш өлкәсендә нәтиҗәле һәм ихтыяҗлы мәйданга әверелде. Алдынгы технологияләрне өйрәнергә һәм республикада кулланышка кертергә кирәк”, – ди Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Яхшы хәбәр еракка тарала

Digital Week, ягъни, “Цифрлы атна” форумы Казанда тәүге мәртәбә 2019 елда үткәрелде. Ул елдан-ел абруй яулый бара, хәзер федераль дәрәҗәдә үткәрелә. Быелгы чарада 20 мең кеше, 220 компания катнашачак.

– Форумга 60 илдән килергә теләк белдерделәр инде. Мәсәлән, Белоруссия, Һиндстан, Пакстан, Кытай, Гыйрак, Кыргызстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Индонезия, Төркия, Австрия, Әзәрбайҗан дәүләтләреннән киләчәкләр. Форумның максаты – фәнни-техник мәгълүмат алмашу, чит ил товарларына алмаш булдыруда фәнни-техник куәтләрне туплау, технологик мөстәкыйльлекне тәэмин итү, – диде Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Форум кысаларында цифрлы технологияләр күргәзмәсе оештырыла.

– Татарстанның цифрлы технологияләр өлкәсендә үсештә булганлыгын чит илләрдә дә беләләр, шунлыктан үзләренең мөмкинлекләрен безгә күрсәтергә һәм хезмәттәшлек урнаштырырга омтылалар. Быелгы күргәзмәдә катнашырга теләк белдергән компанияләр саны тагын да артты, нәтиҗәдә экспозиция 3 залны тутырачак. Татарстан предприятиеләре дә үзләренең эшләрен күрсәтә. Форум күргәзмәсендә катнашучыларның 83 проценты Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән үзләренә хезмәттәшләр таба. Узган ел “Атом” электр автомобиле экспонат сыйфатында гына торган иде, быел әлеге автомобильне йөртеп карап та булачак, – диде Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов.

Цифрлы технология юнәлешләре

Форум Россиянең, шулай ук чит илләрнең галимнәрен, белгечләрен, җитәкчеләрен һәм предприятиеләр вәкилләрен бер мәйданга туплый. Технологик үсештә ясалма акылның роле – форумның төп темасы булачак. Акыллы транспорт чаралары; цифрлы индустрия; кибериминлек; мәгарифтә, сәламәтлек саклауда, мәдәнияттә һәм авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләр темаларына “түгәрәк өстәл”ләр планлаштырылган.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов:”Татарстан цифрлы үсештә – әйдаманнарның берсе. IT-тармак үсешенә “Цифрлы икътисад” илкүләм проекты нык ярдәм итте. Гражданнарның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә дә ала алу мөмкинлекләрендә Татарстан илдәге төбәкләр арасында беренче”, – дигән иде узган елгы форумда.

– Цифрлы технологияләр ярдәмендә мәдәни мирасны барлыйбыз, музей экспонатларының электрон базасын булдырабыз. Форум кысаларында “цифрлы мода” күрсәтеләчәк. Мода күрсәтүдә Казахстан белән Белоруссия дә катнаша. Концерт программасы да цифрлы технологияләрне кулланып әзерләнә, – диде Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева.

Цифрлы технологияләр өлкәсе белгече Никита Аронов әйтүенчә, форумда кибериминлек мәсьәләсе дә өйрәнеләчәк, чишелешләр тәкъдим ителәчәк.

Форум кысаларында “Криптофорум”, “Халыкара стартаплар аллеясы”, “Вакансияләр ярминкәсе” эшләячәк. Татарстан һәм Россия төбәкләре укучылары командалары арасында кече роботлар бәйгесе була. Россиянең 54 төбәгеннән 249 команда кибертурнирда ярышачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading