16+

Казан үзәгендәге төзелеш мәйданчыгында борынгы кеше сөякләре табылган

14 июля 2025, 17:00
685
0
0
Уку өчен 2 минут

Казанның тарихи өлешендә, Мөштәри урамы, 14 адресы буенча булачак торак комплексның төзелеш мәйданчыгында археологлар узган гасырларга караган кеше калдыклары һәм артефактлар тапкан.

Казанның тарихи өлешендә, Мөштәри урамы, 14 адресы буенча булачак торак комплексның төзелеш мәйданчыгында археологлар узган гасырларга караган кеше калдыклары һәм артефактлар тапкан.

Бу хакта Тактарстан мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, табылган кеше калдыкларына 100 елдан артык булырга мөмкин.  Сөякләрдән тыш, археологлар төрле тарихи чорларга хас көнкүреш әйберләрен тапкан. Барлык табылдыклар экспертизага җибәрелгән.

Анализ дәвам итә-галимнәргә калдыкларның төгәл яшен һәм артефактларның мәдәни ягын билгеләргә туры киләчәк. Әлеге мәгълүматлар Казан тарихының моңарчы билгеле булмаган аспектларына ачыклык кертергә мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading