16+

“Нигә мин дә Әмирдә тумадым икән?”

14 июля 2025, 16:23
2513
3
10
Уку өчен 5 минут

Ул көнне бик күпләрнең башыннан шундый уй үткәндер. Үтсә дә, гаҗәп түгел.

“Нигә мин дә Әмирдә тумадым икән?”

Ул көнне бик күпләрнең башыннан шундый уй үткәндер. Үтсә дә, гаҗәп түгел.

Бу авылда туып, шунда яшәп ятучы 50, 55, 60, 65, гомумән, 90га кадәр юбилейлары булганнарга сәхнәгә менгереп кыйммәтле бүләк бирделәр. Быел чыгарылыш сыйныфын тәмамлаучылар (кызганыч, 11не тәмамлаучы юк) тугызынчыны тәмамлап укырга керүчеләр дә, укытучылар да бүләксез калмады. Бәбиләре туган яшь гаиләләр дә, хәерле сәгатьтә парларын табып никахлашканнар да бүләк алды. Ә иң зур бүләк Илдус Җиһаншинга насыйп икән. Мәйдан уртасындагы колга төбендә ап-ак “Нива” машинасын күреп, бу төп батыргадыр инде дип уйлады күпләр. Ләкин алар ялгышкан булып чыкты. Бу зур затлы бүләк Миндар Әгъләмовның сыйныфташы, ике аягын югалтса да,  тормышта үз урынын тапкан көчле рухлы, нык ихтыярлы Илдус абзый Җиһаншинга аталган икән. Аңа ачкычлар тапшырганда мәйдан гөрләтеп кул чапты, ә алтмыш бишле юбилеена җиткән ир-атның күзләрендә яшь иде. Гомере буе машина рулен әйләндереп меңләгән чакрымнар узган, соңгы елларда агач эшләнмәләр белән шөгыльләнүче бу авылдашлары чынлап та олы хөрмәткә лаек. Өч бала әтисе: ике кыз бер малай, сигез оныкның бабасы ул бүген. Иң сөендергәне бәхетне туган җирдән тапкан ата балаларына да шуны яхшылап сеңдерә алган. Алар да шушы авылда төпләнеп бәхетле гомер итәләр.

Уңга-сулга бөтен лаеклыларга бүләк биргән бу юмарт җаннар кемнәр соң? Кайда булды бүгенге заманда мондый әкияткә охшаш хәлләр?” – дисезме. Җавабым әзер. Үзем быел бу матур бәйрәмнең “Әмир көне”нең шаһиты булдым. Унберенче тапкыр үткәрәләр икән инде аны Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар. Себердән Сургуттан кайтып бит әле.  

Аларның бу игелекле гамәлен күргәч, башыма бер фикер килде. Авыллар да кешеләр шикелле бәхетле һәм бәхетсезгә бүленә, күрәсең. Баласын дөрес тәрбияләгән, кечкенәдән игелек-шәфкатькә өйрәткән, үзе дә үрнәк күрсәткән ата ананың картлыгы шатлыклы булган кебек, үз улын-кызын милли йола-гадәтләребез белән, дөрес юлдан атлатып үстергән авыл да бәхетле була. Мин моны үземнең Яңа Тинчәлемә (Буа районы) карата гел әйтә идем. Ул көнне Әмир авылы да шундый бәхетле иде. Әгъләмовлар ярдәме белән авыл чиста сулы була. Сөлчә аша күпер салуда да беренче ярдәмне алар башлап күрсәтә. “Мәңге яшә, Әмирем!” дигән китап та дөнья күрә. Туган авылларында калып йорт салырга җыенган егетләргә дә булышалар. Авылдагы мәчет әтиләре исемендә Әгъзам. Әниләре Мөшбикә исемендәгесе район үзәгендә иманга чакырып тора. “Ходай биргәнгә генә бирә” дигән бик тә акыллы-хак канун белән яшиләр. Биреп кенә синең әйберең бетми, арта гына бара. Бу дөньядан киткәндә без берни дә ала алмыйбыз, безне бары тик кылган гамәлләребез генә озатып бара.

Алар хакында күптән ишетеп-белеп, сокланып очрашасым килеп йөри иде. “Бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына” диләр бит нәкъ шулай булды. Әлмәттән кайтканда Кама күперен чыккач, кафега кергән идек. Бер ханым елмаеп карап торды да: ”Сез язучы бит. Безгә Сезнең китаплар кирәк, оныкларга!” – дип яныма килеп сүз башлады. Кайсы язучы үз укучысына битараф булсын ди. Танышып киттек. Рәшидә ханым Фазыл абзыйның хатыны икән. Авылдан Сургутка китеп барышлары. Мин дә башта машинадагы китапларымны бирдем. Аннары Казанда очрашып шактый озак сөйләшеп утырдык.

Фазыл абзый әтисез балачагын искә алганда күзләрендә сагыш чагылып китте. Сугыштан аяксыз кайткан, тыныч тормышта озак яши алмаган әтиләре 7-11 яшьлек 7 баласын калдырып, авыр яралардан сызланып үлеп китә. Кеше арасында ким-хур булмас өчен, сөргән җирдән бәрәңге чүпләп, шуны сатып мәктәпкә кием-салым юнәлткәннәрен дә искә төшерде. Онытырлык кына түгел шул ул кимлек ятимлек, дошманыңа да күрсәтмәсен. Гаделсезлек белән дә еш очраша алар – якларга әтиләре юк бит. Андый чакларда “ә мин игелекле, шәфкатьле, юмарт булам!” – дип үз-үзенә сүз бирә Фазыл. Һәм вәгъдәсендә тора. Егет сүзе бер була. Халкыбызның әлеге мәкален кечкенәдән ишетеп, күңеленә салып үсә бит ул. Аны да Тукайдагыча милләте башыннан сыйпап үстерә.

Себердә Сургутта “Техтранссервис” компаниясен җитәклиләр бу абыйлы-энеле ике брат. Башта Себергә апасы белән җизнәсе эшкә килә, аннары Фазыл белән Рәшидә. Бераздан Гөлфия белән Миндар да. Хәзер инде аларның бу оешмасын бөтен төбәк яхшы белә.”Татарлар “дигән исем дә биргәннәр үзләренә. Чөнки аларның 80-85 проценты татар егетләре. Өметле тырыш егетләрне кайгыртучан ата шикелле канат асларына алалар. Яхшы итеп хәләл яшисе килгәннәргә ярдәм итеп тә торалар. Милли аңы булмаган хатын иренә терәк була алмый. Монда эшләүче егетләрнең һәркайсы нинди милләттән булуына карамастан, һәр иртәне татарча исәнләшә, хәл белешә икән, ә планлаштыру җыелышларына матур түбәтәйләрдән йөриләр.

Үзем Фазыл абзыйны тыңлыйм, үзем күз алдыма китереп сөенеп елмаеп куям. Их, һәрбер җитәкче шундый милләтпәрвар булсын иде дә бит. Кемнән үрнәк аласы дип тә аптырыйсы юк.

Түбәтәйгә мәхәббәт аңа хөрмәт аларның гаиләсендә дә кечкенәдән тәрбияләнә икән. Оныклары Кәрим урамга чыкканда өстенә куртка кигәнче башына түбәтәй кия дип сөенеп горурланып елмайды Рәшидә ханым. Инде икенче оныклары да туды. Анысы да малай – нәсел дәвамчысы, дип шатлыклары белән уртаклашты яңа танышым. Ихластан котладым.

Узган ел, инде традициягә кергән Әмир авылы бәйрәмен уздырмый калдырган булганнар. Инде мондый юмарт бәйрәмгә өйрәнгән авыл халкы да, кунаклар да моңсуланган. Оештыручыларның үзләренең дә эчләре пошкан. “Авылның алабутасы да кадерле, якын.” – дигән иде бит Фазыл абзый сөйләшкәндә. Шуңа да быел ике еллык итеп тагын да күңеллерәк, тагын да юмартрак итеп уздырганнар. Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ансамбль милли киемнәр киеп милли уен коралларында уйнап җырлап-биеп, бәйрәмне оныталмаслык иттеләр. Хәер, бәйрәмдә милли киемлеләр: калфак-түбәтәйлеләр шактый иде. Милли кием киючегә дә бүләк булачагын радиодан яңгыраган белдерүендә дә әйткәннәр иде шул. Һәм сүзләрендә тордылар да, аларга да бүләк өләштеләр.

Әмир әллә ни зур авыл түгел. Күршедә Лашман, анысы олы. Элек ике авыл бергә үткәргән сабантуйларында әмирлеләр ничектер югалыбрак, малайлары бүләксез дә калгалаган. Алар арасында Фазыл белән Миндар, аларның туганнары да булган. Менә шуны төзәтергә уйлап авыл бәйрәме уздырып караганнар Әгъламовлар. Беренче коймак төерле булмаган. Барсына да ошаган. Хәзер инде олысы да кечесе дә көтеп тора.

Бәйрәмгә килгән кунаклар белән Әмир халкы аерыла иде. Әмирлеләрнең күзләрендә бәхетле горурлану, “әйе, бу – без, әмирлеләр!” – дигән шатлык чагыла иде аларда.  

Шаккатарсың, көн саен чиләкләп яуган: печән табарга җиләк җыярга ирек бирмәгән яңгыр да ниндидер кодрәт белән яумый торды. Төрле яктан гайрәтләнеп килгән кара болытлар да мәйдандагы матурлыкны, батырлыкны юмартлыкны күргәч, кире чигенделәр. Аларның да мондый яхшы үрнәк булып торган чын милли ихлас бәйрәмне бозасы килмәде шикелле. Бары тик кич кенә бәйрәмне тәмамлар алдыннан гына сибәли башлады.

Бер рәхмәт мең бәладән коткара диләр. Ә ул көнне рәхмәтләр бик күп яңгырады. Алар бар дөньябызны, тынычлыгыбызны сакларга якларга да җитмәсме әле?!

Чирмешән районы.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодецлар шул!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бигрәк булдыклы, кешелекле һәм юмарт кешеләр! Авылдашларына күпме шатлык бүләк иткәннәр! Язманы күргәч үк, " Моны Йолдыз язгандыр әле"-дип укый башлаган идем, шулай бнулды да. Рәхмәт авторга!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Фазыйл абый белэн Миндар абыйларга, Рашида апа белэн Голфия апаларга иксез чиксез рэхмэт яусын, бик юмарт, изгелекле ,кин кунелле кешелэр, андый кешелэр бик сирэк. Узлэредэ гомерлэре буе рэхэттэ яшэсеннэр, сэлэмэтлек, озын бэрэкэтле гомер телим аларга.

        Мөһим

        loading