16+

“Бәхил бул, Нәҗибә апа! Рәнҗеп китмә”

16 января 2025, 14:10
1920
1
6
Уку өчен 5 минут

Рәхмәт фәрештәләре каршы алсын үзеңне! Фани дөньяда бәяләп бетерелмәгән бәһасез хезмәтләреңнең ахирәттә әҗерен күрергә насыйп булсын.

“Бәхил бул, Нәҗибә апа! Рәнҗеп китмә”

Рәхмәт фәрештәләре каршы алсын үзеңне! Фани дөньяда бәяләп бетерелмәгән бәһасез хезмәтләреңнең ахирәттә әҗерен күрергә насыйп булсын.

Без аның китәсен белә идек инде. Ел азагында “Татар-информ” хәбәрчесе Рузилә Мөхәммәтова әҗәл угы кадалган Нәҗибә Сафинаның өенә барып, аның белән ихластан сөйләшеп, сөенечләрен дә, көенечләрен дә, хәтта васыятен дә язып чыгып, барыбызны да аяз көнне яшен суккандай иткән иде. 

Җиргә дөп-дөп басып йөргән, һәр нәрсәгә үзенең карашы, акыллы фикере булган, җаны милләт өчен үлеп сызланган, рухи байлыкны бөтен акча-маллардан өстен күргән туры сүзле Нәҗибә апабыз бик нык авырый, хәтта табиблар да ярдәм итәрлек түгел, фани дөньяда санаулы көннәре генә калган икән бит. Моны белү кәефләребезне нык төшерде, быел хәтта Яңа ел чыршысындагы утларның да төсе тоныкланган төсле булды. 

Өметләнергә тырышсак та, кызганыч, алар акланмады. 11 гыйнвар көнне иртән иртүк кайгылы хәбәр килеп җитте: “Язучылар берлеге әгъзасы Нәҗибә Сафина вафат”. Бик кыска иде ул хәбәр, шуңа набат шикелле яңгырады да. Бернинди исемнәре дә, премия-бүләкләре дә юк икән. Ә бит 75 яшьлек әдибә бер генә көн дә каләмен кулыннан куймый иҗат итте. Зур авырлыклар, мең җәфалар белән булса да, әйтер сүзен дистәләгән китапка бастырып калдырды. Аларның һәркайсы премия-бүләккә лаек иде, билгеле. Әйтик, Такташ, Алиш исемендәгеләренә, аннан абруйлыларына да. Ләкин Нәҗибә апа гел бер сүзне кабатлады: “Туган телем, халкым шундый хәлдә булганда, миңа бернинди дә бүләк тә, исем дә кирәкми!” - диде. Бу сүзен теләсә кайда, теләсә кайчан, теләсә кем алдында кычкырып әйтергә дә курыкмады да, оялмады да. Һәм гомере буе шуңа тугры калды. Бәлки, безгә бөтенебезгә аңа ияреп, шулай уйларга һәм эшләргә кирәк булгандыр, мөгаен. Юк мөгаен гына түгел, тәгаен шулай кирәк булган да бит. Татар акылы – төштән соң...

Мин аның белән ничек таныштым икәнлеген төгәл генә әйтә дә алмыйм. Күпсанлы очрашуларның берсендә бер-беребезгә тартылуыбыз гаҗәп түгел инде, җандашлар идек бит. Бер утларда яндык, бер казанда кайнадык. Бер юбилеемда туган авылыма кайтып, авылдашларыма әниләрчә җылы рәхмәт сүзләре әйткән кеше дә әле ул. Яңа Тинчәле халкы мине күргән саен аңа кайнар сәлам әйтеп җибәрә иде. Катлаулы, бормалы, уйлы-чоңгырлы иҗат юлының башында торып, беренче адымнарын ясарга җыенган һәр яшь каләм иясенә хәерхаклы, фатихалы иде ул. Бигрәк тә, үз көче, таланты белән алда торган киртәләрне ватып-җимереп алга барганнарга хөрмәте зур иде. Казан мәктәпләрендә “Аулак өй” проекты башлангач та, язучылардан иң беренчеләрдән булып Нәҗибә апа Сафина кушылды. Ул фикер җиткерергә мәйдан табылганга шатланып, милләт киләчәге алдында очкыннар чәчрәтеп, шигырьләрен дә укыды, моңлы көйләребезне дә сузды. Ул очкыннар аны тыңлаган малай кызлар күңелендә сүнми калып, зур учакка әйләнерләр дигән өметем бар. Нәҗибә апа үзе дә сүзенең үтемле булуына бик өметләнә, нык ышана иде.

Нәҗибә Сафина – бәхетле шагыйрь. Татар әдәбиятының иң якты йолдызларының берсе – замана Тукае дип аталып йөртелүче Халык шагыйре Мөдәррис Әгъламовның тормыш мәктәбен, барын – бергә, югын уртак итеп, бергә үткән, аның илһамчысы булган бит ул. “Бәгырь!” генә дип сөеп дәшкән аңа бөек шагыйрь. Нәҗибә апа да Мөдәррис абыйны бик яратып, бик сагынып, бик олылап сөйли иде. Инде менә үзе турында да сагынып, үткән заманда сөйләргә туры килә.

Кешегә туган ягын сайлап алу хокукы бирелмәгән. Аны Аллаһы Тәгалә үзе хәл итә. Башкортстанның Яңавыл районы Кисәк-Каен авылында дөньяга килгән Нәҗибә Әхмәтнур кызын да юкка гына 1949 елның 2 мартында шушы авыл тумасы итмәгән инде өстәге кацелярия. Авылллары белән туры сүзле, курку белмәс, батыр йөрәкле икән алар. Бу сыйфатлар әти-әни геныннан да, туган туфрактан да килә. Бу яктан да Нәҗибә апа бәхетле. Кулларына каләм кыскан бик күпләр куркуыннан коелып төшеп, өстән боерык көтеп утырганда Нәҗибә апа терекөмеш кебек йөгереп килеп, төрле мәйданнарда сәхнәгә менеп, үз сүзен чатнатып ярып, җаннарга уярлык итеп салып калдырды. Кемнәгәдер бу бик ошап та җитмәде. Авызын томаларга, юлына аркылы төшәргә тырышучылар да булды. Милләтче дигән ярлык та тактылар үзенә. Ләкин тумыштан хөр табигатьле талантлы шагыйрә аны да горурланып сөенеп йөртте. Тик ул милләтче түгел, ә милләтпәрвәр иде. Милләт өчен җанын да кызганмаучы. Шулай булып чыкты да.

Нәҗибә апа белән хушлашу рәсми урында булмыйча, аның өендә генә узды. Җәсәде янында да аны хөрмәт иткән, үзе яраткан кешеләр генә иде: каләмдәшләре, милләт мәйданындагы көрәштәшләре. Ә алар шактый һәм һәрберсе шундый гомер кичергәне өчен рәхмәтен әйтеп калырга теләп, сөйләде дә сөйләде.

- Мондый озын-озак мәрәсимне күргәнем юк иде әле, - диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары кайгылы миссияне алып баручы Рифат Җамал.
Әле бик күпләр үз сүзләрен әйтми калды. Шул исәптән мин дә. Кызыл кәнәферләр алып килдем мин аңа. Соңгы бүләгем итеп. Розалар да, лилияләр дә түгел, ирләр гөле, батырлык символы булган, шәһитләр каны төсендәге канәферләр. Чөнки Нәҗибә апа үзе нәфис хатын-кыз затыннан булса да, күкрәгендә чаптар атлы ирләр йөрәге тибә иде. Инде менә ул туктады. Ләкин безне, аны белүче, аңа сокланучы укучыларына, каләмдәшләренә туган тел, милли мәгариф өчен көрәшне һәркем үзеннән башлап, бер генә минутка да туктатмыйча, милләтне йоклатмый яшәтүне васыять итеп калдырып, үрнәген күрсәтеп китте. Бердәнбер кызы Лилия дә, оныгы Әмирә дә туган телгә хөрмәт белән тәрбияләнгән, рәхәтләнеп татарча сөйләшә торган иманлы балалар. Татар шагыйрәсе өчен иң зур бәхет шул бит. Һәркемгә дә насыйп булсын иде мондый бәхет.

“Бәхил бул, Нәҗибә апа! Рәнҗеп китмә” - дидек без туган ягы Җанавыл (үзе яратып шулай дия иде) туфрагына кайтып, “җир ярасына ямау булырга” (монысы әнисенең сүзләре ) җыенып яткан Нәҗибә апабызның җансыз гәүдәсе белән хушлашып. Рәхмәт фәрештәләре каршы алсын үзеңне! Фани дөньяда бәяләп бетерелмәгән бәһасез хезмәтләреңнең ахирәттә әҗерен күрергә насыйп булсын.

Нәҗибә апаның 70 яшьлек юбилеенда аңа багышлап язган шигыремне укыган идем, ошаткан иде ул. Чөнки аның җан халәтенә туры килә иде. Менә бүген дә рухын сөендерер өчен, язмамны шушы шигырь белән тәмамлыйм.

Очрашудан кайткач
Нәҗибә Сафинага
(уены-чыны бергә)

– Шигырьләрең сөйләт! – диеп,
– Татарчага өйрәт! – диеп,
Чакыра мәктәп, бакча.
Барам, сөйләтәм, өйрәтәм,
Тик түләмиләр акча.
Хөрмәт белән баш ияләр,
Алкышлап чәчәк бирәләр.
(Әллә инде мине чынлап
Күбәләк дип беләләр?!)
Йөзләрем инде какча,
Әгәр дә үлсәм ачка,
Куркам ятим калыр диеп
Мин барыр мәктәп, бакча.
Чакырсалар барам тагын,
Бирсәләр дә, чәчәк, гөл.
Ачтан үләргә ризамын,
Тик яшәсен Туган тел!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

1

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нәҗибә апага шәп мәрсия булган бу язман, Йолдыз. Мен рәхмәт.

    Мөһим

    loading