Әлмәтнең 5нче гимназиясе чыгарылыш сыйныф укучысы Милана Камалова рус әдәбиятыннан Бердәм дәүләт имтиханын иң югары баллга тапшырган.
“9нчы сыйныфтан соң төп дәүләт имтиханында рус әдәбиятыннан көтелгән “5”ле урынына “4”ле алгач, БДИны бик тә 100 баллга тапшырасым килгән иде. Бу предметны беләм һәм яхшырак нәтиҗәгә ирешә алам, дип үз-үземә исбатлыйсым килде”, - ди Милана. Һәм теләгенә ирешкән дә!
Рус әдәбиятына мәхәббәтне аңа балачактан ук дәү әнисе сеңдергән. Күп вакытын аның янында уздырган Миланага ул әкиятләрнең ниндиен генә укымаган! Хәреф танырга да әбисе өйрәткән. 8нче сыйныфта исә еш чирләү сәбәпле Миланага күп кенә дәресләр калдырырга туры килгән. Барлыкка килгән буш вакытын әрәм итмәгән – китап дөньясына кереп чумган ул. Китап уку хоббига әверелгән.
- Яраткан авторым Федор Михайлович Достоевский. Аның «Җинаять һәм җәза» романы миңа әдәбиятны яңа яктан ачарга, тирәнлеген тоярга ярдәм итте. Күбрәк рус классикасына чумасым килде, шуңа өстенлек бирәм дә. Достоевскийдан тыш, Бунин әсәрләрен яратам (мәсәлән, «Чиста дүшәмбе»), алар үзенең проблематикасы һәм подтексты белән үзенчәлекле, - дип сөйләде Милана.
Гомумән, Миланага гуманитар юнәлеш, төгәл һәм табигый-фәнни предметларга караганда, җиңелрәк бирелә. Рус теле, әдәбияты һәм инглиз теле – аның профиле. Математика белән исә артык дуслык юк, дип шаярта ул. Алай да бу предметны ныклы “4”легә белеп, кыз көмеш медальгә исәп тота. Ә хыялы – журналист булу. Шуңа күрә Бердәм дәүләт имтиханнарыннан тыш, аңа июль уртасында вуз сынауларын да узасы. Санкт-Петербург һәм Сочи югары уку йортларына кереп карарга ниятли.
Кыз сүзләренчә, 100 баллык нәтиҗәгә ирешүдә күп факторлар йогынтысы бар. Иң беренче, әти-әниләре өлешен билгели ул.
- Әти-әнием – алтын кешеләр, алар миңа өй буенча эшләр йөкләмәде, укуда ярдәм итте һәм мотивация бирде. Әти дә, әни дә миңа нәтиҗәләр килгән көнгә кадәр көч өстәп торды, барлык тырышлыкларың акланачак, дип, ышандырды, - ди 100 балл иясе.
Белем алган мәктәбендә исә аңа яхшы база бирәләр. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Миронова һәрвакыт кирәкле юнәлеш күрсәткән. Сочинениедәге хаталарга кызның игътибарын юнәлтә һәм аларны төзәтергә ярдәм итә, темаларны энәсеннән җебенә кадәр аңлата.
БДИга көчәйтелгән әзерлекне Милана 10нчы сыйныф уртасында башлый. ЕГЭленд онлайн мәктәбендә курс таба һәм моның иң дөрес карар булуын билгели.
- Гомумән, имтиханга әзерлегем өч аспекттан торды: үзлегемнән әзерләнү, гимназиядәге рус әдәбияты дәресләре һәм онлайн-мәктәп. Мөстәкыйль әзерләнү авыр. Чөнки сине җилкетеп торучы, юллаучы һәм җентекләп аңлатучы кирәк. Әмма иң мөһиме бу предметны ярату, дип саныйм. Нәкъ менә шул очракта әзерлек күңелле һәм теләк белән барачак. Әлбәттә, даими рәвештә сочинение язу һәм тестлар үтү ялыктырырга мөмкин, ләкин ни өчен тырышуыңны аңлау мөһим, - дип билгели кыз.
Әзерлеге көчле булса да, Милана иң югары балл алга өметләнергә дә курка. Чөнки бу предметны бәяләүдә баллар системасы шундый ки, бер хата өчен берьюлы 6 икенчел баллдан колак кагуың бар. Берәр җөмләдә өтер төшеп калса яки сөйләм хатасы җибәрелсә, инде 100 балл өмет итмә.
Инглиз теленнән имтихан биргән көнне Милана нәтиҗәләрне тикшерергә Интернетка керә. Экранда 100 баллны күргәч, башта ышанмый. Кат-кат яңартып карый. Чыннан да 100 балл булуына инангач, шатлыгы эченә сыймый. Әти-әниләре янына йөгереп чыга да: “Минем 100 балл” дип әти- шатландыра. Ә алар кызларының уңышында шикләнмәгән дә!
P.S. Барлыгы Татарстанда рус әдәбиятын 100 баллга 80 укучы тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар