– Син балачактан ук башкалардан аерылып тордыңмы? – Шук бала идем. Мәктәптә укыганда кызларны егетләр кимсетсә, миңа килеп әйтәләр иде. Малайлар белән сугышкан да булды. Балачакта еш кына почмакта басып тордым. Мин өйнең шул почмагында пропискага кергән булганмындыр (көлә). Әле ярый почмакка бастырганнар. Хәзер балаларга барысы да рөхсәт. Үземнең балаларым юк әлегә, әмма мин бик таләпчән әни булырмын дип уйлыйм.
– Мондый ут кызга игътибар итмичә калып та булмый. Ни өчен йөрәгең буш? Сайланасыңмы? – Баш зәңгәр булгач, игътибар итмәү кыендыр ул. Тик беләсеңме, мин ни өчендер сәеррәк кешеләрнең игътибарын җәлеп итәм. Юрганыңа карап аягыңны суз, диләр. Менә алай түгел икән. Мин үзем кешеләрне аермыйм, шуңа күрә, бәлки, миңа әллә кемнәр тартыладыр да. Дөрес, эмоциональлегем дә бар, гел үзем өчен җавап бирергә дә күнектем. Ә ир-атлар күп очракта йомшаграк холыклы кызларга игътибар итә. Йә аралаша башлыйбыз, барысы да яхшы кебек, әмма вакыт узгач, егетләр мине үзләренә яраклаштырып үзгәртергә тырыша башлый. Минем белән бер дулкында булган кешене очратасы килә. Әлегә йөрәгем буш. Бер елдан артык мөнәсәбәтләрдән ял итәм. Элек язып торучылар, нәрсәдер өмет итеп йөрүчеләр бар иде. Бер мизгелдә барысы белән дә элемтәләрне өздем. Беләсеңме, шундый рәхәтлек, җиңеллек, тынычлык сиздем.
– “30, 40, 50” проектында син яшь буын вәкилләренең фикерен тәкъдим итәсең. Яшьләр арасында мөнәсәбәтләр нинди ул? – Егетләр ялкаурак хәзер. Бер егеткә ун кыз туры киләдер, шуңа күрә артык тырышып торуның мәгънәсен дә күрмиләр. Хәзер кызлар да көчле, үз-үзләрен тәэмин итеп торалар. Әлбәттә, кызлар: “Мин болай да үземне киендерәм, тамагымны туйдырам. Егет белән мөнәсәбәтләргә керсәм, мин үземне тагын да яхшырак хис итәргә тиешмен”, – дип уйлый. Ә күп кенә егетләрнең хәтта максатлары да юк. Мин фатир, машинаны бергә алу мөмкинлеген дә кире какмыйм, әмма егетләр бөтенләй битараф. Элеккеге сөйгән ярым: “Машина да, фатир да кирәкми. Минем үз рәхәтемне күреп яшисем килә”, – диде. Бу егет 30дан узган бит... Мин, мәсәлән, шәһәрдән читтә торам, егетләр хәтта очрашырга килергә дә иренә. Ерак диләр. “Яхшы егетләр юк”, – дип әйтмим. Бар алар, әмма аз. Белмим, миңа ярамаган ир, бәлки, кемдер өчен идеалдыр. Мин әле генә сайлана башладым. Элек мине ошаткан кешеләр белән аралаштым. Кимчелекләрен күрсәм дә, аларны акларга тырыштым. Хәзер егетләре дә: “Мин бу юлы беренче яздым, икенче тапкыр син язарга тиеш”, – дип тә уйлый. Монысы нинди “мода”дыр тагын. Мин, гомумән, егетләргә беренче язмыйм. Монысы инде шәхси принцип. Тагын бер кызык күзәтүем: хатын-кыз “мин бу егеткә туры килмим”, – дип үзенә читтән бәя бирә, ә ир-атлар алай түгел. Кайберсенең өс-башы да чиста түгел, әмма ни өчендер алар “принцесса Дианага” карап, мин аны үземнеке итә алам дип уйлыйлар. Беркемне дә үпкәләтәсе килми, бу гомуми күзәтү. Яхшы, тәрбияле егетләр батырлыкларын җыеп, беренче адым ясый алмыйча да кала. Бер кызыклы фикергә тап булдым әле: психик яктан сәламәт булган кешеләр кире кагуны бер тапкырдан ук кабул итә икән.
– Без психология белән артык мавыгып китмибезме икән? – Анысы белән дә килешәм. Хәзер бөтен кеше акыл өйрәтә. Йолдызнамә буенча ниндидер нәтиҗәләр ясаучылар да бихисап. Хәтта бер үк көнне туган кешеләр дә холыклары буенча бөтенләй төрле бит. Бөтен әйбергә дә аек акыл белән карарга кирәк. Гаилә кору мәсьәләсе, әлбәттә, әти-әниләрне борчый. Кияүгә чыгып була ул, ә менә парлы тормышның никадәр гомерле, озакка сузылуы икенче мәсьәлә.
– Социаль челтәрләрдә урнаштырган шаян видеоларыңа егетләр үпкәләмиме? – Юморга юмор итеп карый белергә кирәк. Мин бит төгәл бер кеше турында сөйләмим, гомумиләштереп әйтәм. Әйе, кызлар арасында да, егетләр арасында да төрле кешеләр бар. Үпкә белдерүчеләр күп очракта шул видеоларда сурәтләнгән образларга туры килүчеләр. Әгәр нәрсәдер ошамый икән, димәк, үтәсең дә китәсең.
– Кешеләрне рәнҗетүдән курыкмыйсыңмы? – Мин ул хакта күптән түгел генә уйландым әле. Шаян видеоны бөтенләй башка төсмердә күтәреп алып, мине дә хурлап була бит. Кешеләрне начарлыкка да өндәмим инде.
Комментарийлар