16+

«Курчак кебек өйдә утырган хатыным тормышка кайтты, кабат кеше булды»

09 июля 2025, 12:37
1471
0
3
Уку өчен 4 минут

Авылда күршебездә бер өй буш тора иде, шуны шәһәр гаиләсе сатып алды.

«Курчак кебек өйдә утырган хатыным тормышка кайтты, кабат кеше булды»

Авылда күршебездә бер өй буш тора иде, шуны шәһәр гаиләсе сатып алды.

Күченеп кайталар, күршеләр барлыкка килә, дип сөендек. Ләкин, бу кешеләр өйне “кыргый дача” урынына гына тотарга исәпләгәннәр. Байлар хәзер урманнарга, тайгаларга, үзкөнкүрешенә калдырылган авылларга китеп, тынычлыкта ял итүне хуп күрә икән. Әлеге гаилә, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә кайтып киткән чагында да, күңелемне кузгатырга өлгерә, мәгәр. Яңа күршенең хатыны бигрәкләр дә нәзберек, бигрәкләр дә иркә зат булып чыкты. Бер эш эшләми, ашарга пешерми. Шәһәрдән алып кайткан ризыклары бетсә, районнан заказ буенча такси китерә. Иркә хатын булса да, гаҗәеп юмарт үзе. 
– Монысы баллы, монысы тозлы. Тавыкларыгызга бирегез, ризыкны чүплеккә ташлау гөнаһ бит, – дип, калган пиццаларын, пирогларын безгә кертә.

Мондый ят һәм тәмле ризыкларны ни йөзең белән тавыкларга бирәсең? Үзем ашап бетерә барам. Баштарак ирем кагылмаган булган иде, хәзер ул да сыптыра. 
– Үзең пешер, синең камыр ризыкларың тәмлерәк тә, туклыклырак та, – дип әйтә-әйтүен табын яныннан купканда.
Казан читендә үзләренең зиннәтле йортларында яши икән яңа күршеләребез. Гаилә башлыгы бик бай эшкуар, имеш. Бакчаларын бакчачы карый, аш-су әзерләүне һәм өй җыештыруны хезмәткәрләр башкара, ди. Ирем күрше хатынына “Инклюзив” дигән кушамат такты.
–Бер эш эшләми, эшли дә белми. Тормышка яраклаштыр син бу Инклюзив тәтәйне, – ди ирем.
Дөрестән дә, кайчак, Ай планетасында берьялгызы үскән кеше сыман тоела күршем. Бакчада урак белән кычытканнар урып йөргәнемне күргәч, күзләре шакмак булды. 
– Нинди тылсымлы тимер бу? Коттедж диварына тарихи экспонат итеп элеп куям, – дип, үтенепләр сорап алды.

Ире урак өчен бензин белән эшли торган чапкыч кертеп бирде.
– Хатыным бирергә кушты, – ди. 
Хатынын шулкадәр ярата инде ул, кочаклап-үбеп кенә тора, һәр сүзен үти. Безнең мужикларга вакытлы-вакытсыз иркәләнеп кара син. Себерке сабының кайсы агачтан ясалганлыгын сыртың белән тоярсың. 

Бер көнне ишегалдында тавыкларга пешкән бәрәңге төеп утыра идем. Күрше хатынының күзләре янә шакмак булды.
– Нинди тылсымлы агач бу? Коттедж диварына элеп куям, – дип, үтенепләр сорап алды.
Ире зур блендер күтәреп кергән.
– Хатыным бирергә кушты. Бәрәңгене шушы блендер болгатыгыз, – ди.
Үземнең ирем әйтмешли, болар икесе дә “инклюзивлар”, ахырысы. Авыл көнкүрешен белмиләр. Кем тавыкларга дигән бәрәңгене блендер белән болгата инде, әй. Ирем юкә агачыннан тагын тукмак ясап бирде инде, ни эшләмәк кирәк. Тукмаксыз бәрәңге төеп булмый бит.

Искергән джинсы ыштаннан тегелгән сумка тотып кибеткә барырга чыккан идем. Күршем чат ябышты.
– Зинһар сат! Бу дөньяда бердәнбез. Сумканы фитнес салонда дус хатыннар күргәч, көнләшүдән шартлаячаклар, – ди.
Ире икенче көнне Италиядә тегелгән затлы сумка күтәреп кергән.
– Хатыным бирергә кушты. Аның сумкаларының инде саны-чуты юк, – ди.

Авыл хатыннарының җәй буена өсләрендә бер халат, аякларында әби кәлүше бит инде ул. Күрше хатыны койма аша кычкыра.
– Вау! Нинди үзенчәлекле киемнәр. Халатың белән шушы ялтыравык аяк киемеңне миңа бир әле. Дус хатыннарым көнләшеп хуштан язачак, – дип, үтенепләр сорады.
Бирдем инде, ни эшлисең? Күрше хакы, ләбаса. Икенче көнне ире бер капчык ефәк халатлар, бер сумка импортный аяк киемнәре күтәреп кергән.
– Хатыным бирергә кушты. Аның киелми яткан киемнәреннән өй тулды инде, – ди.

Күрше хатыны безнең ишегалдындагы кош-кортка кызыгып, тавыклар сатып алды. Минем халатны, әби кәлүшен киеп, башына яшел яулыгымны ябып, кулына тукмак тотып килеп кергән бу. Игезәк кыз туганыма, чып-чын авыл хатынына әверелгән, билләһигазим. 
– Бәрәңгене ничек төяргә кирәклеген өйрәтегез әле? – ди. 
Мондый үзгәрешләргә иң шатланган кеше – күрше хатынының ире.
– Курчак кебек өйдә утырган хатыным тормышка кайтты, кабат кеше булды, – ди. 

Хәзер инде үзем, күрше хатыны бүләк иткән затлы киемнәрне өстемнән салып, кер күтәрә торган халатлы авыл хатынына әверелергә азапланам.

ФОТО: https://www.freepik.com/

 

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

4

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading