Түбән Кама районының Шәңгәлче авылы сәхнә осталарына гына түгел, һөнәрчеләргә дә бик бай.
Түбән Кама районының Шәңгәлче авылы сәхнә осталарына гына түгел, һөнәрчеләргә дә бик бай. Габделбасыйр хәзрәт Әүхәдив җирлектә казылык җитештерүче буларак абруйлы. Аның казылык продуктлары телең йотарлык, үзәебез ашап карадык. Ассортимент дигәне дә саллы! Хәтта хәтфә болыннардан җыеп ясалган чәй белән үзләре кайнаштырган аджикага кадәр бар.
«Эшкә өйрәнерләр дидек»
Шәңгелчедә ул бер карасаң ят кеше, бөтенләй башка туфракта шытым алган – Киров өлкәсе Кама Аланы районы, Урта Шөн авылы егете. Республикабыздан читтә үскән дип күзалласак та, чынлыкта исә, Кукмара районы белән чиктәш җирлек, ике арадагы юл – 30 чакрым. Балачагы авыл тормышы белән бәйле, ат астында үскән, төптән юан, эшкә нык кеше ул.
– Әнием Равия 40 елдан артык сыер сауды, әтием Галәветдин тракторчы иде, гомеренең соңгы елларында авылда имамлык итте. Әби абыстай иде безнең, авыл өстендә Коръән укып йөрде. Киров өлкәсе авыл хуҗалыгы университетына укырга кергәч, 3 елдан ташларга туры килде. Заманалар алмашып китте, дин иреге күтәрелде. Гаиләдәге дини мохит, Аллаһы Тәгалә әмере белән, һидәят юлын күрсәтте. Намазга бастым. Чаллыда мәдрәсә ачылганын ишетеп, өйдәгеләр фатыйхасы белән шунда киттем. Андагы мәдрәсә дә күптән үзгәрде инде. Аллаһы насыйп иткәч, Мәдинәгә үк кузгалдым, Халыкара ислам университетында 6 ел укыдым. Кайткач, Диния нәзаратендә Йосыф хәзрәт Дәүләтшин кул астында эшләдем, дини марәсимнәр бүлеген җитәкләдем, – дип таныштырды ул үзе белән.
Язмышына язылган юллардыр, үз тиңнәренең авыл ягына сукмак салуы аны да уйланырга мәҗбүр итә. Шәһәрдән читтә җир кишәрлеге алып, яңа йортына казык каккан егетләрнең тырышлыгын күргәч, ул да тәвәккәлли.
– Түбән Кама районының Шәңгәлче авылын килеп күргәч тә яраттык без. Шәһәр сулышы белән яши торган авыл, халкы эшчән, юллары төзек, Түбән Камага якын. Миләүшә белән без дә кайтып урнаштык. 7 балабыз бар. Фатыйма 27 яшьлек, Габрахман 25 нче яшенә чыкты, Әхмәт 22 яшен тутырды. Әминә, Сөләйман, Һаҗәр белән Зәйнәп кечерәкләр әле. Менә шул балаларның киләчәген дә уйладык. Эш мәлен белеп үсүләре хәерле. Безнең өчен алар булышчылар, ә менә үзләре өчен көн күрмәккә бер һөнәргә өйрәнерләр дидек тә, ат ите сатып алдык. Башта үзебез өчен генә казылыклар ясап карадык. Тәмле килеп чыкты кебек. Туганнарны, дусларны, күршеләрне сыйлап карадык. Һәммәсе дә ошаттылар. Менә шуннан соң ике куллап эшкә керештек, – ди Габделбасыйр хәзрәт.
«Исраф итәргә ярамый»
Ат малына карата анда аерым мөнәсәбәт. Яшьтән ат яратканга да, кәсебе ат итеннән тәмле казылыклар ясауга корылган. Башта казылыклар гына ясыйлар әле.
– Атның тиресен тунап, эшкәртеп бетерүгә барып алабыз. Кукмара ягында ат үрчетүче егетләр белән тыгыз элемтәдә без. Колыннарны үстереп, симертеп торалар, Аллаһыга мең шөкер. Динле, иманлы куллар белән эш итәбез. Эчәгеләренә кадәр алып китәбез. Ярыларыннан, сеңерләреннән аралап, эшкәртелгән эчәгеләргә итне майлары белән аралаштырып тутырабыз. Тозын да, сарымсагын да белеп кенә кушу кирәк, артык та, ким дә ярамый! Кибәргә элеп куйгач, өч атна яисә бер ай тирәсе җилләнә ул. Кибә торгач, беләк юанлыгы булган казылык тәмам кечерәеп бетә. Килограммын 460 сумнан сатып алуыбызны да истә тотыйк. Казылыкка керми калган ярыларны, бисмилла әйтеп, гел урамдагы песиләргә бирә идек. Алар кыш буена тәмам симереп бетәләр иде. Ризыкны алай ук исраф итәргә ярамый дип, казылыкның ысланганын да, ярымысланганын да ясый башладык. Аның өчен Пензада яшәүче мөселман кардәшләребездән рецептларын юнәттек. Кулыңда тәмле ит булса да аны эш итә белергә кирәк! Анысына өйрәндек, бер эзгә төшкәч, кыенлыгы юк, казылыкка керми калганнар хәзер барысы да ысланучынысына кереп бетә, – ди хәзрәт.
Ыслауга килгәндә анысы да әлегә кулдан ясалган дип аңладым. Берьюлы мичкә 30-40 килограмм казылык кереп китә икән, саннары якынча 120 штук дигән сүз. Берничә сәгатьтән өлгереп тә чыгалар, шул мәлдә үк суыткычка кереп тә яталар. Ветчиналарны ыслар өчен зирек агачының чүбен кулланалар, шулай тәмлерәк килеп чыга дип ышандыра Габделбасыйр хәзрәт.
Кайчандыр гаилә башлыклары өстәл өстендә үзләре пычак биетсә, бүген бу эш бөтереп балалары кулында. Кайсыдыр савыт-саба юа, кайсыдыр ит турый, өченчеләре кулында эчәге, дүртенчеләренең исә үз мәшәкате.
– Савыт-саба да бик күп тотыла, һәрберсен үз вакытында җәһәт кенә юып куясы! Тырышалар, сүзгә килми генә эшлиләр. Ризыкның бәрәкәте өчен тәртипле генә эшләргә кирәк, безнең гаиләдә татаулык дигәне нык анысы, – дип куана гаилә башлыгы.
Ир белән хатын бер-берсен тулыландырып, аңлашып яшәсәләр генә кәсеп дигәнен бизнес дәрәҗәсенә кадәр күтәрергә мөмкиннәр. Үтәр тагын берничә ел вакыт, Әүхәдиевләрнең көче дә, егәре дә тагын да артыр, бизнеска әйләнер иншәаллаһ бу кәсепләре. Һәрхәлдә минем өметем, ә аларның андый хыяллары юк түгел.
– Әлегә без өй шартларында эшлибез. Зур гына аш-су бүлмәсеннән кала бүтән уңайлыклар да юк. Хәләл җефетем Миләүшә, мәктәпне тәмамлаганнан соң аграр көллияттә пешекче һөнәренә укыган. Аш-суга кулы ятып тора, минем тәвәккәллек, аның осталыгы белән керешкән эшебез инде менә 20 ел дәвамында ишле гаиләбезгә ипи ашата, – ди Габделбасыйр хәзрәт.
Кереме күпме?
Һөнәрче кешегә төп сорауны да бирми булмый, керем ягы ничегрәк соң, дигәч, Габделбасыйр хәзрәт, берникадәр уйланып торды.
– Акчасы әйбәт аның, ләкин керем керү юлы озынрак. Соңрак кайта акчасы. Әйткәнемчә, казылыкларны ясалгач та өлгертер өчен вакыт кирәк. Кипкәндә алар авырлыгын да югалта. Сатып алучы кулына барып җиткәнче, ягъни сатылып беткәнче әле күпме вакыт уза. Ә менә ат итен сатучы көне-сәгате белән акчасын кулына ала. Без әле җәйләрен дә эшне туктатып торабыз, чөнки итләрне саклау кыен, тиз бозылалар. Көз җитеп, кышкы суыкларга алышканда тагын эшне башлыйбыз, – ди хәзрәт.
Ә җәйләрен нәрсә эшлиләр соң? Бакчада яшелчә үстерәләр. Суганын, сарымсагын, бәрәңгесен, әче, баллы борычларын дигәндәй. Үзләре үстергән борыч белән сарымсактан бер дигән аджика ясыйлар. Җәй кызуында болынга барып иван чәе җыялар, аны тиешенчә киптереп, махсус савытларга тутыралар.
– Әбием чыгышы белән Кукмара районының Янсыбы авылыннан. Минем дә үземне Татарстан егете дип санарга тулы хакым бар! Кукмара халкы тырыш, әнә шул тырышлыгым нәселем каныннан килә. Әле бит мин группа туплап, хаҗиләрне хаҗ кылырга йөртәм. Айдан артык читтә яшәп кайтам. Ул көннәрдә дә күңелем тыныч, балаларым кәсепле, мин югында да эш тукталмый, – ди Габделбасыйр хәзрәт.
Әүхәдиевлар гаиләсе җитештергән продукцияне кайда да чират торып алалар. Алар күпчелек ярминкәләрдә, күргәзмәләрдә сату итә. Авыл халкы белә: нык тәмле һәм дә иң мөһиме, хәләл! Шәңгәлчеләрнең алар казылыгын әле сатып алмас борын мактап туймауларына үзем шаһит, юкка гына мактамыйлар, димәк.
Комментарийлар