Казанның «Ногай» кунакханәсендә татар һәм чуваш телләре буенча үзөйрәткечләр тәкъдим ителде.
Аларның авторлары – күп телләрне үз көчләре белән өйләнгән полиглотлар Алексей Арзамазов һәм Максим Кузнецов. Әлеге әсбапларда алар, үз тәҗрибәсенә таянып, телләрне уңышлы үзләштерү алымнарын тәкъдим итә.
- Минем өчен бу – зур вакыйга, чөнки мин үзлегемнән татарча өйрәнәм, соңгы елларда студентларны да укытам. Татар теле буенча һөнәри дәреслек язу һөнәри хыялым иде. Ниһаять, ул тормышка ашты. Бу үзөйрәткеч күпләр өчен файдалы булыр, дип ышанам. Мәскәүдә студентлар белән аралашам. Алар арасында татарлар күп. Күбесенең татар телен беләсе килә. Бәлкем, бу китап татар теленә юл ачар, – ди Казан фәнни үзәгенең гуманитар анализ һәм когнитив филология лабораториясе җитәкчесе, Алексей Арзамазов.
2022 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу зур планнарны тормышка ашыруга башлангыч була. Галимнәр аңа, туган телләрне, шул исәптән татар телен укыту фәлсәфәсен үзгәртергә кирәклеге турында сөйли. Күп кенә дәреслекләр искергән, һәм дөньякүләм инновацион тәҗрибәгә таяна торган яңа алым кирәклеге әйтелә.
Озакка сузмыйча, эшкә тотыналар: Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән яңа үзөйрәткечләр сериясе чыгарыла башлый. Хәзерге вакытта барлыгы биш басма дөнья күргән. Икесе – татар, калганнары удмурт, чуаш, мари телләренә өйрәтүче басмалар.
Татарстанда үзөйрәткечләр күп. Әмма аларның авторлары, гадәттә, башкаларга үзләренә туган булган телне өйрәтә. Бу очракта исә үзөйрәткечне башка милләт вәкилләре, телне үзлегеннән өйрәнгән, ягъни яңа тел өйрәнүнең сикәлтәле юлын үзләре кичкән, моның үзенчәлекләрен һәм кыенлыкларын үз тәҗрибәсендә күргән галимнәр яза.
Алексей Арзамазов, әйтик, телне системалы рәвештә 4 ел элек өйрәнә башлаган, һәм аның бәяләвенчә, сөйләм телен ярты ел эчендә үзләштереп була. Ә инде әдәби телне өйрәнү озаграк вакыт таләп итә. Бүген галим иркенләп татар телендә аралаша, берникадәр акценты гына башка милләт вәкиле булуын сиздерә. «Татарлар еш кына моңа «төрттерергә ярата», - ди галим. «Синдә мишәр акценты бар», - диләр икән. Әмма татарларның күпчелеге туган телләрен гомумән дә белмәгән заманда, милләте буенча удмурт булган кешенең шул дәрәҗәдә иркен сөйләшүе – үзе бер гаҗәеп күренеш. Өйрәнелгән телләр арасында иң ошагына кайсы тел? – дигән сорауга да аның җавабы бер: Татар теле, әлбәттә. Галим аны ресурслы тел, башка телләрне өйрәнергә нык ярдәм итә торган тел буларак бәяли.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, бу сериядәге татар теленнән беренче үзөйрәткечне 2023 елда Арзамазов җитәкләгән лаборатория хезмәткәре Максим Кузнецов чыгарган. Аның сүзләренчә, үзөйрәткечләр кулланылган алымнар ягыннан аерыла.
- Минекендә теориягә, бу теорияне аңлаешлы тел белән аңлатуга зур басым ясала. Алексей Арзамазов коммуникатив юнәлешкә, диалогларга зуррак игътибар юнәлтә, - ди Кузнецов.
Бу юлы Кузнецовның инде чуаш теленнән үзөйрәткече тәкъдим ителде. Аның сүзләренә караганда, үзе өчен таныш булмаган чуваш телен өйрәнү өчен аңа ике ай чамасы вакыт киткән. Китап язу тагын өч ай алган. Барлыгы 30 дәрес эшләнгән, әмма китапка шуның яртысы гына кергән. Соңрак икенче өлеше дә дөнья күрер дип ышаналар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар