16+

Динә Гәрәева: «Татар җыры» – безнең имидж фестивале»

22 декабрьдә “Пирамида” концертлар залында Халыкара «Татар Җыры» эстрада фестивале XIX тапкыр узачак. Чын мәгънәсендә ел вакыйгасына әверелгән фестиваль бу юлы да эстрадабыз мэтрлары белән беррәттән популяр яшь башкаручыларны да, яңа исемнәрне дә бер сәхнәгә күтәрә.

Динә Гәрәева: «Татар җыры» – безнең имидж фестивале»

22 декабрьдә “Пирамида” концертлар залында Халыкара «Татар Җыры» эстрада фестивале XIX тапкыр узачак. Чын мәгънәсендә ел вакыйгасына әверелгән фестиваль бу юлы да эстрадабыз мэтрлары белән беррәттән популяр яшь башкаручыларны да, яңа исемнәрне дә бер сәхнәгә күтәрә.

«Барс-Медиа» татар медиа группассының башкарма директоры Динә Гәрәева журналистлар белән очрашуда белдергәнчә, быелгы юбилей алды фестивале “Тагын бер адым” девизында узачак.

Фестиваль өчен унтугыз ел аз түгел. Бу вакыт эчендә яңа исемнәр ачылды, яңы җырчылар барлыкка килде. Иң мөһиме – меңләгән тамашачыга онытылмаслык хатирәләр бүләк иттек. Унтугыз ел дәвамында, һәм гомумән, “Барс медиа” компаниясе эшли башлаганнан бирле, без татар мәдәнияте, татар эстрадасы үсешенә зур өлеш кертәбез. Бер яктан, татар җырының, татар эстрадасының нигезендә яткан моңны да саклап калырга, икенче яктан, замана белән бергә дә атларга кирәк.  Бу безнең төп бурычыбыз. Киләчәктә дә алтын урталыкны саклый алсак, тамашачылар да, җырчылар да, без дә канәгать калыр идек. Чөнки хәзер бер чиктән икенче чиккә ташлану күзәтелә. Шуңа күрә монда төп игътибарны баланс саклауга юнәлтергә кирәк. Безнең илдә милләтләр күп, ләкин аларның кайсылары “Татар җыры” кебек фестивальләре белән мактана ала? Без моның белән горурланырга һәм булганны саклап, алга таба барырга тиеш, - диде ул.

Фестивальнең режиссеры Максим Скалозубов әйтүенчә, аңа әзерлек, гадәттәгечә, август ахырында ук башланган. Монда тулы бер команда хезмәт куя.
Һәр чыгыш шоу белән узачак. Аларга таләп елдан-ел арта, катлаулана. Монда барысы да - махсус эффектлар да, 3Д модельләштерү дә, гадәти булмаган пролог та булачак. Быелгы фестивальдә катнашучылар да тамашачыны гаҗәпләндерер дип уйлыйбыз, - диде ул.   
Оештыручылар әйтүенчә, быелгы фестивальнең бюджеты 11 миллионны тәшкил итә. Ул төп өч чыганактан тора: билетлар сатылудан кергән акча, партнерлар ярдәме һәм “Барс медиа” компаниясенең шәхси фонды.

“Татар җыры” бервакытта да коммерциячел проект булмады, ул безнең имидж фестивале. Аның белән без компаниянең еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясыйбыз һәм иң яхшы артистларны халыкка күрсәтәбез, - диде Динә Гәрәева.
Журналистлар оештыручыларның “Үзгәреш җиле” фестиваленә карата булган фикере белән дә кызыксынды.

“Үзгәреш җиле” безгә көндәш түгел, чөнки ул бөтенләй башка. Без – төрле. Андый фестивальләр дә булырга тиеш дип саныйм. Теләсә нинди фестивальнең уңышы халык мәхәббәте белән бәйле. Унтугыз ел дәвамында халык йөри икән, димәк, без дөрес юлда. “Үзгәреш җиле” быелгы өченче тапкыр уздырылды. Шуңа күрә барысын да вакыт күрсәтер. “Татар җыры” фестиваленә чит ил җырчыларын чакыру килгәндә, безнең андый теләк юк, чөнки артистлар үзебездә дә күп. Без фестивальгә халык белгән җырчыларны чакырабыз, - диде Динә.

Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев:

– Мин шушы яшемә җитеп “Алтын Барс” премиясенең лауреаты булуыма бик шат. Мин бераз дулкынланам да... Үземнең хыялымны чынга ашыра алдым, шуңа күрә миңа бик рәхәт. Татарстан тамашачысы белән таныштырган, катнаштырган өчен “Барс-Медиа” компаниясенә рәхмәт. Бу - минем өчен зур бәя. Минем бүгенге көндә бик рәхәт чакларым. Иҗатымны үз иткәннәре һәм яратканнары өчен татар милләтенә рәхмәтемне белдерәм. Үзен җырчы дип санаган һәр артист да “Татар җыры” фестивалендә катнашырга хыяллана”.

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина:

“Татар җыры” фестивале татар милләтенең музыкасын башка югарылыкка күтәрде. Унтугызынчы ел “Татар җыры” фестивале яңгырый, аны миллионлаган тамашачы карый. Минем өчен “Алтын Барс” премиясе бик шатлыклы вакыйга, чөнки җырым “Татар радиосы”нда яңгырый, ул халык күңелендә хисләр уята. “Мин сине Ходайдан сорадым” җыры барышында видеоконтентта бик эксклюзив кадрлар булачак. Килегез, күрерсез!”

Татарстанның атказанган артисты Иркә:

«Мин бу компаниядә 15 ел эшлим инде. Киләчәктә моннан пенсиягә китәргә планлаштырам. “Барс-Медиа” компаниясе белән озын-озак еллар бергә эшләвебезне телим. Атказанган артист исемен алгач, җаваплылык артты. Хәзер сәхнәгә чыгар алдыннан ике-өч тапкыр нәрсә кияргә, нәрсә сөйләргә һәм, әлбәттә, ниндирәк җырлар җырларга икәнен уйлыйм. Бу исемне алу – ул “Бетте, хәзер рәхәтләнеп ял итәргә була”, дигән сүз түгел. Бер урында тапталмыйча алга атларга, исемне расларга һәм күрсәтергә кирәк.”


“Татар җыры”  фестиваленә кагылышлы төп 8 фикер:

1. Фестиваль командасына быел яңа стилист Ләйсән Усманова килеп кушылган.

2. Быелгы фестивальдә 26 номинант булачак.  
 
3. Сценарий авторлары – Гөлназ Сәфәрова, Рамил Шәрәфиев. Оештыручылар: “Быелгы “Татар җыры”нда юмор, тамашачылар белән аралашу күбрәк булачак”, - дип ышандырдылар.

4. Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова әйтүенчә, быел бүләкләүдә дә үзгәрешләр булачак. Халыкны ялыктырмас өчен, берничә номинантны берьюлы котлаячаклар.     

5. Елдагыча, тамашаны Гөлназ Сәфәрова белән Айваз Садыйров алып барачак. Ләкин быелның үзенчәлеге шунда: аларга тагын ике алып баручы кушылачак. Аларның исемнәре әлегә сер булып калды. Оештыручылар әйтүенчә, халык аларны күргәч, гаҗәпләнәчәк, чөнки алар без күреп ияләшкән кешеләр булмаячак.  

6. Тамаша 4 сәгатькә планлаштырылган.   

7. “Татар җыры” фестивале, гадәттәгечә, “ТМTV» Татмуз Тв аша турыдан- туры трансляцияләнәчәк.
 
8. Быел фестивальдә беренче тапкыр чыгыш ясаучылар да күп булачак. Алар арасында, мәсәлән, Миндияр Шәймәрданов, Хәким, Әнвәр Нургалиев, Эльмира Кәлимуллина бар.    

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading