16+

Владимир Путин KazanForum катнашучыларына сәламләү телеграммасы юллады

Россия Президенты Владимир Путин «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» XV юбилей Халыкара икътисади форумында катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү юллады. Телеграмма Кремль сайтында чыккан.

Владимир Путин KazanForum катнашучыларына сәламләү телеграммасы юллады

Россия Президенты Владимир Путин «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» XV юбилей Халыкара икътисади форумында катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү юллады. Телеграмма Кремль сайтында чыккан.

Президент билгеләп үткәнчә, Татарстан чираттагы тапкыр бай потенциал һәм төрле өлкәләрдә алга таба хәрәкәт итүгә нык әзерлек күрсәтә. Аның казанышлары Россия мөселманнары һәм республикадагы барлык милләтләр халкының туган илләрен үстерүгә, аның суверенитетын һәм йогынтысын ныгытуга, тотрыклылыкны һәм татулыкны саклап калуга керткән саллы өлешен раслый.

«Россия мөселман илләре белән традицион дустанә элемтәләрне бәяли. Аларның бәйсез тышкы сәясәт үткәрергә, халыкара эшләрдә үз ролен арттырырга омтылуын югары бәялибез», - диде дәүләт башлыгы.

Ул искәрткәнчә, Россия мөселман илләре белән күпполяр дөнья - тигез хокукка һәм гаделлеккә нигезләнгән демократик дөнья формалаштыру яклы. Мәскәү барлык өлкәләрдә мөнәсәбәтләрне алга таба үстерүгә өметләнә.

«Ислам хезмәттәшлеге оешмасы вәкилләре катнашында «Россия - Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеменең чираттагы утырышына зур әһәмият бирәбез. Россиянең төбәк һәм глобаль көн тәртибендәге актуаль мәсьәләләр буенча әлеге абруйлы халыкара структура белән хезмәттәшлеге үсә баруы мөһим», - диде Владимир Путин.

Йомгаклап ул форумда катнашучыларның конструктив һәм эчтәлекле диалог уздырачагына ышаныч белдерде, ул катнашучы илләр арасындагы дуслыкны һәм партнерлыкны алга таба ныгытуга ярдәм итәчәк.

Искәртик, быел KazanForum 14-19 майда «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә уза.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading