16+

Быел корбан сарыклары күпмегә сатыла?

Чаллыда «под ключ» дип аталган ысул белән, корбанлык сарыкны 13,5 мең сумга тәкъдим итәләр икән. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Чаллыда «под ключ» дип аталган ысул белән, корбанлык сарыкны 13,5 мең сумга тәкъдим итәләр икән. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Корбан бәйрәменә әзерлек башлана

Чаллыда корбан чалу өчен гаризалар кабул ителә башлаган инде. Бәйрәм якшәмбе, 16 июньдә билгеләп үтеләчәк.

Мөселманнарның төп бәйрәменә кадәр тагын бер айга якын вакыт бар, әмма Чаллы халкы мәчетләр каршындагы хәйрия фондлары, Тукай районы фермерлары һәм шәхси хуҗалыклары хуҗалары белән алдан ук хәбәрләшә башлаган.

Быел корбанлык сарык бәясе үзгәрдеме?

"Челнинские известия" хәбәр иткәнчә, бер хәйрия фонды бер корбанлык сарыгы өчен 13,5 мең сум сорый. Бу нәрсәне аңлата? Телефон аша сөйләшкәндә фонд вәкиле бөтен эшне үз өстенә алуларын аңлаткан: сарык сатып алу, ислам кануннары буенча хайван сую, итне бүлү. Аннары үзләре, үз исемлекләре буенча, корбан итен турыдан-туры ятимнәргә, инвалидларга, аз керемле, күп балалы гаиләләргә илтәләр.

Бу фондта хайваннарның бәясе бер ел эчендә мең сумга диярлек кыйммәтләнгән. Чагыштыру өчен, ике ел элек 10 мең сум сораганнар.

Сарык ите кибете хуҗасы, авырлыгына карап, бер сарыкны 15-17 мең сумга сата икән. Шул ук вакытта ул хайваннарның Тукай районында яшәүче абыйсының шәхси хуҗалыгыннан китереләчәген билгеләп үткән. Сыерның бәясе-150 мең сум тора икән, шул ук вакытта аны берничә кешегә заказ итәргә була (ит җиде өлешкә бүленә, һәркайсы - 50 килограмм).
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading