16+

«Үз әтием кайтса да, миңа әтиле килеш ятим үсәргә туры килде»

Бөек Ватан сугышында катнашкан каһарманнарның гына түгел, тыл хезмәте ветераннарының саны да елдан-ел кими бара.

«Үз әтием кайтса да,  миңа әтиле килеш ятим үсәргә туры килде»

Бөек Ватан сугышында катнашкан каһарманнарның гына түгел, тыл хезмәте ветераннарының саны да елдан-ел кими бара.

Сугыш  чорындагы илгә төшкән  бөтен  авырлыкны үз җилкәләре белән күтәргән,  Җиңү көнен якынайтырга зур өлеш керткән хатын-кызларны,  балаларны хаклы рәвештә тыл батырлары дип әйтү кирәктер. Бөек Җиңү көне якынайган көннәрдә районыбызның төрле төбәкләрендә яшәүче тыл ветераннары белән очрашып, сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган өлкәннәрнең хатирәләрен яңарттык. Байлар Сабасында яшәүче, олы тормыш юлы үткән Гөлкамал Заһидулла кызы Гомәрова да  үзенең истәлекләре белән  бик теләп уртаклашты.

Илебезгә фашист гаскәрләре аяк басканда  Гөлкамал апага  10 яшь була. Ул  1931 елда  Сатыш авылында туа.  “Мин гаиләдә ялгыз үстем. Миннән өлкән туганнарым вафат булганнар.  Әнием әти белән аерылышып,  икенче кеше белән тормыш корган. Үги әтием дә, үз әтием дә сугышка киттеләр. Укулар насыйп булмады.  Кечкенәдән баш авыртуы белән интектем, сәламәтлегем чамалы иде.

Мәктәпкә киләм дә, башымны тотып утырам. Укытучы апа   мине кызганып,  өйгә  кайтарып җибәрә. Шуңа бер сыйныф та укый алмадым. Колхоз эшенә көчем җитми, гәүдәм арык.  Әмма эшлисе килү теләгем көчле иде” –дип сөйли 93 яшьлек  Гөлкамал апа. Әнисе аны кече яшьтән тегәргә өйрәтә. Ул 12 яшеннән Сатыш авылындагы тегү артелендә эшли башлый. Яше тулмау сәбәпле, кызны булдыра алсаң гына калырсың, дигән шарт белән  эшкә алалар.

 “Эшемне гел  тикшереп тордылар. Мин  сабыйлыгым белән бөтен көчемә тырышам. Эштән генә җибәрмәсеннәр, чөнки башка авыр эшләрне булдыра алмыйм. Ялгызы тормышны тартучы әниемә бик авыр.  Тора-бара мине гел мактый башладылар. “Җөйләрең дә матур. Булдырасың, сеңлем”, – дип  аркаларымнан сөйделәр”, –дип искә ала ул елларны Гөлкамал апа.  Беләге көчкә туенмаган арык гәүдәле кыз 12 яшеннән фронттагыларга кием-салымнар тегә. Башта бияләйләр, остара төшкәч бүрекләр, сырма чалбарлар тегеп, сугыштагыларны өс-баш белән тәэмин итәләр. Җиңү көнен якынайтырга үзеннән өлеш керткән, үзенең иңбашлары белән ул елларның бөтен михнәтен күтәргән ветеранны ничек  тыл батыры дип атамыйсың?

1977 елда Сабада фатирда торганда клубка концертка барышлый  булачак тормыш иптәше Әсхәт урлап алып кайта аны.  Ни кызганыч, дүрт баласының берсе дә озын гомерле булмый. Гөлкамал Гомәрова  гомере буе яраткан хезмәтенә тугры кала: Сатышта артель ябылганнан соң Шәмәрдәннең тегү комбинатында, аннары Сабаның көнкүреш хезмәте йортында тегүче булып эшли. Гомере буе башкаларны үзенең күңел җылысы кушып тегелгән кием-салымнар белән сөендереп, 1986 елда лаеклы ялга чыга.  

Күзләр тимәсен, ул 93 яшендә дә җитез хәрәкәтле, сәламәтлегеннән зарланмый. Социаль хезмәткәр Рәшидә Нуриева кайгыртуында яшәсә дә, эшсөючәнлеге, тынгысызлыгы бүген дә  тик торырга ирек бирми:  кибеткә  барып  ипи-чәен алып кайта, йорт-җирен тәртиптә тота. Рәшидә ханым белән бергәләп Сатышта әнисе, туганнары каберләренә зират кылуны   үзе исән чакта зур бурычы дип саный.

 “Әнием 1973 елда вафат булды. Соңгы көннәренә кадәр  карап соңгы юлга озаттым. Үги әтием сугыштан әйләнеп кайтмады. Үз әтием кайтса да,  миңа әтиле килеш ятим үсәргә туры килде. Яшем туксаннан артса да, яшәүдән һич туймадым.  Аллаһы шул чорда күргәннәремнең әҗерен бүген бирә торгандыр дип уйлыйм”, –ди ул.  

Чыганак: Саба таңнары

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading