Алар авылның караңгы урамы буйлап атлыйлар иде.
– Телисеңме, хәзер айны кабызам! – диде ул, хатынын куенына ныграк кысып.
– Синме?! Айнымы?!
– Айны. Синең өчен генә!
Ир аз гына салганрак иде.
– Менә кара, җаным! – диде ул, һәм кулларын һавага сузды.
Иренең хыялыйлыгын хатын белә иде.
Айнык чагында коры һәм аек акыллы, эшлекле кеше икәнен дә белә иде ул. Шулай булса да ире аны бик ярата һәм хатыны өчен бар нәрсәгә дә әзер иде. Ләкин ул айнык чагында сөю сүзләренә үтә дә саран, ялынып та аннан татлы сүзләр ишетермен димә. Гомеренә бер тапкыр гына «яратам» – дип әйткәне дә булмады бит. Юк инде, мондый назәкәтлелекләр түгел, аның ягымлы йөзе, сөю чаткылары аз гына балкып киткән карашыннан башка берни күрмәссең. Болай итеп урам уртасында назлы кочаклап алулары турында сүз дә юк. Юк, көн булсынмы, төн булсынмы – урам уртасында ул сиңа мәңгегә дә хисен белдермәс.
Ә бүген…
Бүген ул салмыш иде.
Аз гына.
Аз гына авызына керсә дә ул хыялыйга әйләнә, ләкин урам уртасында түгел.
Ә бүген…
Бүген ул урам уртасында!.. хатынын кочаклап!.. юләр сатып кайта иде!..
– Нәрсә булды сиңа, җаным?
Хатын аңа ныграк елышты.
– Белмим… – диде ир, гаепле кеше сыманрак итеп. – Бүген… Әллә нинди көн…
Хатын аңа карап елмаеп куйды.
Ир дә киң елмайды.
Ул бәхетле иде.
– Телисеңме, хәзер айны кабызам?! – диде ул, хатынын назлы кысып.
Аның шушы сүзләреннән үк караңгы урам яктырып киткәндәй тоелды. Сирәк әйтелгән назлы сүзләрдән соң гел шулай була. Тик хатын сер бирмәде. Ул, унөч ел буе аның белән бергә яшәсә дә, үзенең кызлык горурлыгын югалтмаган, һәм шушы горурлыгының иренә дә нык ошавын белә иде.
– Синме? Айнымы? – диде ул аны үчекләгәндәй.
– Айны! Синең өчен генә!
Ирнең дуамаллыгы хәрәкәтләренә үк бәреп чыкты.
Алар авылның караңгы урамы буйлап атлыйлар иде.
Менә кара, җаным!… – диде ул һәм кулларын һавага сузды.
Аның хыялыйлыгын хатын белә иде.
Кулларын сузу белән генә бер нәрсә дә үзгәрмячәген дә ул белә иде.
Ир бераз салган да иде.
Тик ул кулларын күккә сузу белән дөнья яктырып китте. Хатын ирексездән һавага бакты. Болытлар арасыннан тулган ай чыгып килә иде.
Хатын аптырап иренә карады.
– Бу синең өчен, җаным…
Хатын иренә сыенды.
Тик бу килештерү өчен генә, ул иренең могъҗизага сәләтле икәненә тамчы да ышанмый иде.
– Ә телисеңме, мин синең өчен йолдызлар кабызам?– диде ир, малайларча бер ярсулык белән.
Хатын елп итеп кенә күккә карап алды. Йолдыз әсәре күренми, тиз генә күренәчәге дә юк иде. Ул иренең кәефен төшерергә теләмәде.
– Юк, җаным… Ае да бик җиткән…
Ир кинәт туктап калды.
– Ай гына җитми. Ай ул ялгыз. – диде битәрләгәндәй итеп, – Ә без икәү. Ике улыбыз бар. Аллаһы теләсә, оныкларыбыз да булыр.
Хатынның бу сүзләрдән күңеле тулып китте. Тик ул ирен, малайларча ярсулык белән кызып киткән ирен, уңайсыз хәлдә калдырырга теләми иде.
– Ай ул берәү генә, – дип назлы елмайды. – Берәү генә. Мәхәббәт кебек.
Ә үзе тагын күккә карап алды. Йолдызларның сиздермичә генә болыт арасыннан чыгуын теләде. Тик йолдызлар аны аңламады.
Ир һаман үзенекен итте.
– Ай ул мәхәббәт түгел. Мәхәббәт ялгыз булмый.– диде ул, һәм хатынына каршы төшкәнлеген сизеп, өстәп куйды, – Ай мәхәббәт кебек икән, аның янында йолдызлары да балкырга тиеш. Йолдызсыз нинди мәхәббәт инде ул!
Хатын тагын күккә күз атты.
– Син бит миңа яратам дип тә әйтмәдең, – диде ул сүзне икенчегә борырга теләп,– Үзем әйттем бит мин сиңа беренче тапкыр.
Ир аны тагын куенына кысты. Чәчләреннән генә үбеп алды.
– Яратканымны белмәсәң, әйтмәс идең…
Хатын үзе дә сизмәстән аның учларын кысып алды.
– Каян белергә тиеш идем соң мин аны? Синең белән?!.
Ир янә күккә карады.
Хатынның карашы да ниндидер өмет белән аңа иярде.
– Сиңа аны йолдызлар әйтте, – диде ир, һәм кулларын һавага сузды,– Кабыныгыз, сөю йолдызлары!
Хатынның йөзеннән бер мизгелгә, үкенү шәүләсе узды, ләкин ул шундук гаҗәпләнү белән алышынды. Күктә чынлап та бер-бер артлы йолдызлар кабына башлады һәм тиздән бөтен авыл якты нурга чумды.
Ир елмайды.
Хатын да елмайды. Тик аның күзләрендә гаҗәпләү очкыны сүнеп бетмәгән иде.
– Телисеңме, мин аларны биетәм? – диде ир.
– Йолдызлар бии белми.
Һәм ир авыл урамын яңгыратып җыр сузып җибәрде. Хатынның бу җырны ишеткәне юк иде.
– Кай арада өйрәндең син моны? – дип сорады ул, тик шунда ук моңга әсәрләнеп онытылды. Юк, моңга да әсәрләнмәде ул, иренең бик моңы юк иде дә… Тик һавада йолдызлар бии иде. Алар үз биеклекләреннән төшеп, йортларның кыегына тияр-тимәс булып өереләләр, бер-берсенең нурларына күмелеп вальс әйләнәләр иде.
Йолдызлар бии иде!
Алар үзләре дә авыл урамы буйлап, йолдызларга кушылып биергә тотындылар. ….дөнья тагы да яктырып китте.
Дөнья яктырып китте.
Әле төн уртасы гына булуга карамастан, бөтен тирә-юньдә әтәчләр уянып, сөрән салды.
Әтәч тавышына авыл картлары уянды. Киленнәр уянды.
Алар сыерларын савып, көтү куарга әзерләнделәр.
Ә урамда икәү бии иде.
– Нишләп йөрисез монда тилеләнеп! Карт юләрләр… – дип кычкырды кемдер.
Алар урам буендагы эскәмиягә барып утрдылар. Дөнья тынып калды. Йолдызлар сүнде.
Җирне тагын төн ялмады.
Ир елмайды.
– Нишләп йөрисез монда тилеләнеп! Карт юләрләр…– дип кычкырды ул, төн уртасында көтү куарга чыккан халыкка.
Кешеләр талгын гына йортларына шуды.
Урамда тынлык урнашты.
– Хәтереңдәме, – диде ир,якындагы балалар бакчасына ымлап,– Без яшь чакта шунда йөри идек.
– Хәтеремдә, – диде хатын. – Без анда синең белән әбәкле уйный идек…
Иргә бу ошамады.
– Әбәкле генә уйнамый идек, – диде ул хыялга чумып. – Анда мин сине беренче тапкыр үпкән идем.
– Синме? Минеме?!
– Сине!!!
Ирнең бу сүзе әллә ничек татлы булып тоелды һәм хатын иреннәрен очлайтып каршы төште:
– Бер дә хәтерләмим. Ничек итеп?!
Ир хәзер үбеп алырга тиеш иде. Тик ул үпкәләде.
– Шуны да хәтерләмәгәч инде…
Хатын тагы да назланды
– Ә син искә төшер.
Һәм үзенең ник алай дип әйткәненә үкенеп куйды. Тик соң иде инде, ир аны назлы гына итеп бакча ягына әйдәде:
– Кереп чыгыйк әле. Яшьлек искә төшсен.
– Юк! Кермибез!
Дәвамы бар
Комментарийлар