8 август җир җимертеп яшәгән яшь гаиләнең якты көнен дөм караңгы итә: “Ашыгыч ярдәм” хезмәте аша икенче мәртәбә табиблар кулына килеп кергән Гөлинә Зиннәтуллинаны кичке сәгать дүртләрдә операциягә алып кереп китәләр.
“Үләсен сизенеп йөрдеме?”
Казан шәһәренең Көек бистәсендә яшәүче Зиннәтуллиннар гаиләсе ут уртасында – 3 баласын калдырып, табиблар кулында гомере өзелгән Гөлинәнең бакыйлыкка атлавына ышанырга да, ышанмаска да белмиләр. Дөресрәге, ансыз ничек яшәргә дип гаҗизлектән сыкраган ире Алмазның йөрәк әрнүенә түзә алмас чиккә җиткән мәле. Ләкин яшисе, кулында калган өч газиз баласын аңа ничек тә күтәрәсе, тормышны дәвам итәсе. Әлегә ул чарасыз. Балалары Гөлинәнең әти-әнисе – Теләче районының Югары Мәтәскә авылында яшәүче Гөлнара ханым белән Марсель абый янында бүген.
- Әле менә өйләренә килдек. Балалар да авылда булгач, өй эче шып-шыр... Хәер, балаларны авылдан алып килгәч тә, Гөлинәсез “суык” булыр инде монда. Без бит аның авырганын белмәдек тә. Җомга көнне ире Алмаз миңа шалтыратты. Кайларда сез, ди. Авылда, мәйтәм. Балаларны кайтарып куйыйм әле, Гөлинәне “Ашыгыч ярдәм” машианасы хастаханәгә алып китте, ди. Ник, авырый идемени, нишләп хәбәр итмәде, дим әле. Сеңлемнең авырганлыгын беренче шушы мәлдә ишеттем. Безгә әйтмәгән, әнине дә, мине дә борчыйсы килмәдеме инде, – дип сөйләде безгә Гөлинәнең бертуган апасы Гөлназ.
Татар хатын-кызларының сабырлыгы Гөлинә холкына да салынган, күрәсең. Ире сөйләвенчә, сишәмбе көнне үк “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга мәҗбүр булган ул. Эче авыртып азапланган. Ләкин хастаханәгә китергәч, берникадәр вакыттан соң өенә кайтып киткән.
- Алмаз безгә бу хәлне Гөлинәне җирләгәч кенә сөйләп күрсәтте, анысын да белмәдек бит. Табибларның мөнәсәбәте дә ошамый, карамыйлар да, вакытымны тиккә үткәреп ятмыйм әле, бер файдасы да булырга охшамаган дип, үзе теләп кайтып киткән шул. Икенче август көнне авылга кайтканнар иде алар. Әни хастаханәдә санитарка булып эшли, суткада көне туры килгән. Икенче көнне генә кайта бит андый көннәрдә, якшәмбе көнне Гөлинәләр киткән дә. Бик тыныч иде ул кайтуда Гөлинә, ди әни. Андый булмый торган иде, әллә соң үләсен сизенеп йөрдеме икән?.. – ди Гөлназ.
“Әни ничек яши икән анда?”
Кичке сәгать дүртләрдә Гөлинәне операциягә алалар. Аналыгында киста була аның. Алмаз бу хәлне авылга да җиткерә. Һәммәсе дә изге теләктә чакта, ике сәгатьтән яңа хәбәр килә – Гөлинәне инде реанимациягә чыгарганнар. Менә шушында эшләр никтер кирегә китә.
- Табиблар әйтүенчә, сеңлем клиник үлем кичергән. Йөрәге күтәрә алмаска мөмкин дипме, кардиохирурглар аны кабаттан операциягә ала. Иренә дә хәбәр бирәләр. Хатыныгызның хәле авырайды, диләр. Алмаз кияү бертуган апасы белән ук шикелле хастаханәгә барып җитәләр. Безгә шалтыратты ул. Табиблар Гөлинәнең хәлен бик авыр дип аңлаталар, иң начар хәлгә әзер булып, кирәкле әйберләрне хәстәрләп куярга куштылар, ни уйларга да белмим, Аллаһка тапшырдык, Гөлинә исән генә калсын берүк, диде. Күпме генә вакыт үтте икән, Алмаз кабат җыйды, Гөлинәне саклап кала алмадылар, китеп барган, мәңгегә югалттык, диде. Әни Гөлинәнең кечкенә кызын күтәреп, минем Алмаз белән сөйләшкәнемне аңлап, яныма ук килеп баскан иде, сүзсез дә аңлады, исән түгелмени Гөлинә, дип бөгелеп тә төште. Шуннан соң безнең хәлне күз алдына китерүе дә авыр, – ди әңгәмәдәшем.
Өч бала ярты ятим кала. Олысына – 8, уртанчы балага – 5, төпчек кызга нибары 2 яшь кенә. Әни кирәк чакларында бу балалар әни назыннан мәхрүм...
- Гөлинәне авыл зиратына җирләдек. Кечкенәләре белештермәде, ә менә Айзиләгә җайлап аңлаттык. Көн туган саен бер сорау. Әни ничек яши икән анда, әни янында салкынмы икән, дип аптырый. Юатабыз да соң, безнең сүзләрне колагына да элми. Сеңлемнең дә, минем дә балалар авылда, әлегә аларга алданып уйнап йөриләр, өйләренә килгәч, әниләрен таптырырлар, нәрсә дипләр җавап бирәсе булыр. Айзилә быел укырга керә, 18 август көнне үк мәктәпкә чакырганнар, мәктәпкә әзерлек чоры башлана. Кызының беренче сыйныфка укырга керүләрен күрә алмады инде Гөлинә. Табиблар да аптырыйлар, кистасы да шартламаган бит, диләр. Реанимациядә чакта аның клиник үлем кичерүен белгәч, кардиологларны чакырталар. Тегеләре минут арасында аны операциягә әзерлиләр. Йөрәгенә стимулятор куялар. Эшләп китәр дә, йөрәккә җиңеллек бирер дип уйлыйлар. Ләкин... Гөлинә җан биргәч, Алмаз белән аның апасын операция бүлмәсенә алып керәләр. Алмаз әйтә, Гөлинәнең куллары гына суына башлаган, битләре җып-җылы, әле тоташтырган аппаратларын да ычкындырмаганнар иде, ди. Табибларга сорауларыбыз күп булса да, аларны гаепләргә, каядыр шикаятьләр язып бирергә җыенмыйбыз. Гөлинәне алай гына кайтарып булса икән! Кайтмый бит ул. Язмышы шулайдыр, әҗәле табиблар кулында икән, бер хәл дә эшләп булмый, – ди Гөлназ.
Бик аянычлы хәл. 8 август көнне Казан шәһәренең 7 нче хастаханәсендә операция барышында гомере өзелгән Гөлинә Марсель кызының өч баласы әнисез калды. Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен 8 919 691 71 85 телефонына сбербанк картасына беркетелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Югары Мәтәскә кызы ул безнең Гөлинәбез
0
0
0
0
Фамилялэрен дорес язмагансыз Зиннатуллиннар гаилэсе, Нигматуллиннар тугел
0
0
0
0
Зинһар гафу итегез ялгыш бастым
0
0