16+

Илшат Идиатов турында тагын бер яңалык

Гел шул Илшат димәгез, бөтен җиргә чакырып торалар бит аны.

Гел шул Илшат димәгез, бөтен җиргә чакырып торалар бит аны.

«Батырлар илендә» телеграм-каналына фото куйдым да, бераз соңрак башымны кашырга мәҗбүр булдым. Ветеринар инситут юк бит инде хәзер. Аграр университет кына калды. Димәк, дөрес язмаганмы. Илшат Идиатов аграр университта дип язасы калган. Ә соңрак Илшат белән бәйле тагын бер яңалык турында ишеттем. Безгә билгеле булганча, Илшат Идиатов аграр университетка көрәш буенча баш тренер итеп чакырылган. Уйладым-уйладым да, моның да сәбәбен таптым. Билгеле булганча, Казан дәүләт аграр университетына ректор булып Арча районының элеккеге башлыгы Илшат Нуриев билгеләнде. Ә ул Илшатны әйбәт белә. Димәк, Идиатовны да ул чакырган дип уйларга нигез бар. Димәк, Казанда тагын бер көрәш үзәге барлыкка киләчәгендә шик юк. Күпме батырларны биргән авыл хуҗалыгы институты элеккеге данын кайтарыр әле бәлки. Уңышлар, Илшат!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading