16+

«Россия күләмендәге ярышларга әвереләбез»: радио журналистлары волейбол уенында ярышачак

Татарстанның татар телендә эшләүче радиолары редакцияләре арасында Республикакүләм пляж волейболының XIнче турниры була. Бәйге Казанда 20 августта Сибгат Хәким урамындагы Пляж волейболы үзәгендә 10.00 – 15.00 сәгатьләрдә барачак.

«Россия күләмендәге ярышларга әвереләбез»: радио журналистлары волейбол уенында ярышачак

Татарстанның татар телендә эшләүче радиолары редакцияләре арасында Республикакүләм пляж волейболының XIнче турниры була. Бәйге Казанда 20 августта Сибгат Хәким урамындагы Пляж волейболы үзәгендә 10.00 – 15.00 сәгатьләрдә барачак.

– “Тәртип” радиосы инде 3 мәртәбә җиңү яулады, узган елны да Кубокны алуга ирештек. Уенның шартлары буенча, җиңүче редакция чираттагы турнирны оештыра. Быелгы турнир Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. “Тәртип” радиосы ватанпәрвәрлек тәрбиясе алып бара, турнир вакытында да артистлар ватанпәпвәрлек рухындагы җырлар башкарачак, – диде “Тәртип” радиосының баш редакторы Ризәлә Исмәгыйлова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә.

“Тәртип” радиосының баш редакторы урынбасары Ләйлә Гыймадиева таныштырганча, редакция милли мирасны халыкка җиткерү максатында яңа программалар әзерли. 

– Казанда 2013 елда Универсиада зурлап үткәрелде. Шул халыкара спорт чарасы рухында күңелемдә татар радиолары редакцияләре арасында волейбол бәйгесе оештыру уе туды. Мин әлеге елларда “Болгар” радиосында эшли идем. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максат итеп куелды. Турнир инде унберенче мәртәбә үткәрелә, шөкер. Быел “91,4-Сергач” татар радиосы да Казанга бәйгедә катнашырга килә, бу бик ямьле булыр. Россия күләмендәге турнирга әверелә барабыз, димәк, – дип хатрәләре белән уртклашты журналист Илнур Фәйзрахманов. “Иң кызыклы плакат-өндәмә язып алып килгән тамашачыга бүләк биреләчәк”, – дип кызыктырып та куйды ул.

“Ватаным Татарстан” газетасының баш редакторы Илназ Фазуллин турнирның баш хөкемдары.

– Мин 20 елга якын волейбол белән шөгыльләнәм. Республикада татар милли көрәше кебек спортның волейбол төре дә популяр. Артистлар да, җитәкчеләр дә волейбол уйный. Республиканың волейбол федерациясен Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкли. Радио редакцияләре турнирында командаларның чыгышына волейбол уенының гамәлдәге кагыйдәләре нигезендә бәя бирелә. Моңа кадәр ризасызлык белдергән команда булмады. Бу турнир беренче чиратта радио журналистларының дусларча очрашуы, аралашуы, – диде Илназ Фазуллин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading