Юкка гына Аллаһтан ата-бабаларының да белеп яки белми кылган гөнаһларын гафу кылуын сорамый адәм баласы. Кемдер уйлый шул хакта, кемдер исенә дә алмый. Ә бит юкка. Мин хәзер бәян итәчәк хәлләр моны ачык раслый. Кайчандыр, моннан җитмеш-сиксән ел элек булган хәлнең касәфәте балаларга да, хәтта оныкларга да төшәсен белсә, бу икәүнең дә башына яман уйлар кермәс иде кебек. Әгәр “беркемнең дә исемен атый күрмә, балалары-оныкларына авырлык килә күрмәсен” дигән тыю булмаса, мин җәелебрәк яза алыр идем. Ләкин мин, вәгъдә иткәнемчә, исемнәрне үзгәртеп, кайбер нәрсәләрне әйтеп бетермичә генә язармын. Шуны гына әйтә алам: ике гаиләнең дә язмышы мактанырлык түгел – кемдер үз-үзенә кул салган, мордар киткән, машина астына кергән, чирле балалар туган, агуланган, төрмәгә эләккән...
Шулай да бер өмет нуры бар: нәселдән берәү Аллаһ юлына кереп киткән, авылдашлары алдында абруе көннән-көн үсә бара, диләр. Игелекле эшләр иясе, диләр. Белеп һәм белми кылган гөнаһларның ярлыкануын да сораучы бар, димәк.
Язмышны үзгәрткән көн
Алтмышка якынлашып килүче Нургали, гадәттәгечә, җай гына почта ишеген ачып керде, кабаланмый гына эшенә кереште. Акыллы Нургали дип йөртәләр аны: беркайчан ашык-пошык карар кабул итмәс, хапор-хопыр эш эшләмәс. Сугыш гарасаты да аның бу сабыр холкын үзгәртә алмады. Пенсия көне иде. Нургали акчаны санап алды: төгәл ике мең. Авыл шактый зур булса да, кемнәр елын тутырмаган, кемнәргә башка сәбәп белән – бөтенесенә дә ул ун-унике сум пенсия тәтеми. Әле анысын да кайчан гына бирә башладылар. Ә бит гомер буе шул колхозга бил бөгә инде халык. Ир, авыр сулап, акча төргәген өстәл өстенә куйган гына иде, ике авылдашы килеп керде.
-Нихәл, гадук, эш барамы? -Синең монда җиләс икән, әзрәк хәл җыеп алыйк әле. Колхоз эше бетмәс ул. Кордашлар булсалар да, бик якын итеп бетерми Нургали бу Харрас белән Салихны, шулай да караңгы чырай күрсәтүне дә дөрес санамый. Керүчеләр стенага эленгән стендны караштырды, “Социалистик Татарстан” газетасын сорап алып, укып утырдылар, кемнәрнедер сүктеләр, кемнәрнедер мактап куйдылар – чыгып китәргә ашыкмадылар. Эче пошса да, берни эшли алмады Нургали – кешене куып чыгарып булмый. Ул вак-төяк эшләрен караштырды, хисап эшләрен җайлап куйды, акчасын санады, ара-тирә тегеләрнең сорауларына җавап биргәләде. Сүздән бозау имезергә яратмый ул, “әйе”, “юк”, “була”, “булмый”. Аныкы – кыска, төгәл, урынлы. Күпмедер вакыттан соң кече йомышка кысталды, озак кына түзеп утырганнан соң: -Гадуклар, ни бит... Миңа чыгып керергә кирәк, - диде.
Комментарийлар