Резидә Шәрәфиеваны туганнары кебек якын белгән иҗатташ дуслары да бар. Равил Галиев белән Резидә Шәрәфиева дуэты – татар эстрадасында иң озакка сузылган иҗади тандемнарның берсе.
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафаты күпләрне тетрәндерде. Җырчы белән таныш булганнар матур хатирәләре, истәлекләре белән уртаклашты. Тик шулай да Резидә Шәрәфиеваны туганнары кебек якын белгән иҗатташ дуслары да бар. Равил Галиев белән Резидә Шәрәфиева дуэты – татар эстрадасында иң озакка сузылган иҗади тандемнарның берсе. Алар иҗатчылар гына түгел, якын дуслар да иде. Татарстанның халык артисты Равил Галиев белән хәбәргә чыгып, мәрхүмәне искә алдык.
– Равил абый, Резидә апаны сездән дә яхшы белүче кеше юктыр. Бу хәбәрне ничек кабул иттегез?
– Резидәнең вафатын акыл аңлый, әмма йөрәкнең ышанасы килми. Югыйсә, сәламәтлеге начар булуын да белә идем. Бу бөтенләй яңалык та түгел, әмма... Резидәнең вафаты турында хәбәрне туганнардан кайтып барганда белдем. Җәмәгатем Ландыш бу хәбәрне беренче күреп алды. “Равил, юл кырына чыгып тукта әле”, – диде. Күңел әллә нишләде. “Резидә китеп барган бит”, – ди. Мин бу хәбәргә ниндидер бәя дә бирә алмадым. Аяз көндә яшен суккан кебек, диләр халыкта. Әмма мин бөтенләй югалып калдым. Резидәнең вафатына инану озак килер әле. Сәгать үткән саен, бу хәлнең нинди зур фаҗига булуына төшенәм. Ул чын мәгънәсендә иҗат кешесе иде. Без бик затлы, зәвыклы җырчыбызны югалттык. Резидәнең кешелеклелеген әйтеп тә тормыйм инде. Без 30 елдан артык бергә иҗат иттек. Аның 20 елга якыны бөтенләй тыгыз булды. Иҗади дуэтыбыз Яр Чаллы шәһәрендә “Сердәш” ансамблендә барлыкка килде. Мин аңа кадәр дә Резидә белән таныш идем. Башта мин ансамбльгә кушылдым, аннан Резидә дә килде. Менә шулай бергә үстек. Безнең кебек дуэт эстрадада бөтенләй юк иде. Гаилә дуэтлары булды, ә менә безнең кебек дуэт булмады. Безнең кебек озын гомерле, үз тарихлы дуэт юк та әле.
– Резидә апа белән соңгы тапкыр кайчан күрештегез?
– Бер атна элек кенә сөйләштек. Мин кыенсынып: “Кеше күрергә телиме икән?” – дип икеләнеп йөргән арада Резидә үзе хәбәр салды. “Киләм дип әйткән идең, күренмисең”, – ди. Мин инде тизрәк җыенып, Казанга килдем. Ул очрашудан соң, шулкадәр сөенеп кайтып киттем. Анда булган яшәү дәртенә сокландым. “60 яшьлек юбилейга сценарийны үзем яздым. Мин әзер инде, Равил. 59ны үткәреп тә булмады, 60ны яхшылап үткәрергә кирәк”, – дигәч, канатланып кайтып киттем (тынлык). Сөйләргә дә кыен, Илгизә...
– Аңлыйм, Равил абый. Гыйнвар аенда гына энесен җирләгәч хәбәрләшеп алган идек. Бүген үзе турында сөйләшергә мәҗбүр... Әнисе, кызы, якыннарына бик авырдыр.
– Рәйхан апага, кызы Зөләйхага, туганнарына бик авыр. Резидә бит ул бөтен нәселне җыеп, тотып торучы иде. Һәрберсенең баласын, баласының баласын, ерак туганнары белән элемтә тотты. Ярдәм кирәгенә ярдәм кулы сузды. Аның бу изгелекләрен Аллаһ Тәгалә күрер дип ышанам. Аның шикелле туган җанлы кешене күргәнем юк. Туганнары аңа карата нинди мөнәсәбәттә булса да, ул һәрберсен яратты, хөрмәт итте. Алар өчен янып торды ул. Хәзер Резидәнең якыннары гел ятим калган кебек. Аларга бик авыр, кайгыларын ихлас күңелдән уртаклашам.
– Резидә апаның пиар ясаганы да булмады бит...
– Дөрес әйтәсең, пиар аңа кирәк тә булмады. Аның өчен җырлары, эшләгән изгелекләре сөйләде. Соңгы елларда ул шулкадәр дөньяга ачылып, иҗатының тәмен тоеп, бирелеп эшләде. Берсеннән-берсе матур җырлар иҗат итте. Менә шулай яшьнәп торган мизгелдә китеп барды...
– Кызы да бик яшь бит әле. Аның да хәле кыендыр. Сез элемтәдәме?
– Соңгы вакытта аралашканыбыз булмады. Иң мөһиме – бөтенләй ялгыз калмады. Әтисе бик булдыклы, тырыш кеше, шуңа күрә бераз булса да, күңел тыныч. Бу яшендә әнисез калуы бик кызганыч.
– Резидә апа белән озак еллар бергә чыгыш ясадыгыз. Мондый хәлдән соң дуэт җырлау да кыендыр?
– Бу кабатлана торган әйбер түгел бит. Мин җырлармын, дуэт та җырлармын. Әмма мондый зур иҗади дуслык бүтән булмый инде. Үземнең җәмәгатемнән: “Равил, берүзең калдың бит”, – сүзләрен ишетү сәеррәк тоелды. Әмма бу сүзләрдән соң, мин, чыннан да, ялгыз калуыма инандым. Шулай икән бит ул.
– Равил абый, Резидә апаның авыруы турында иҗатташ дуслары да белгән. Әмма аның оптимизмы башкаларның күңелендә дә өмет уятты кебек...
– Без мондый хәл була алуына ышанмадык. Аның яшәве үрнәк булды, хәтта үлеме дә безгә үрнәк. Резидә нәрсә белән авырганын тәгаен үзе дә белмәде. Бик күп тапкыр тикшеренде. “Хәзер барысы да җайланачак, ашый башладым, авырлыгым да артты әле”, – дигән иде. Аның хәле турында чын дөресен берничә кеше генә белде. Ул беркайчан авырыйм димәде. Аның матур булып сәхнәгә чыгасы килде. Соңгы көннәренә кадәр: “Хыялланып, эшләп, яшим”, – дип үлгән кеше ул. Резидәнең үлеме бик тетрәндерде.
– 60 яшьлеген истәлек итеп үткәрү мөмкин булырмы икән?
– Аллаһ Теләсә, үткәрербез. Әйтелмәгән сүзе, җырланмаган җыры калды. Бу хәлләрдән бераз айныгач, уйларбыз. Авыр туфраклары җиңел, урыннары оҗмахта булсын.
Резидә Шәрәфиеваның якыннары, туганнары, дусларының авыр кайгысын урткалашабыз. Урыннары оҗмахта булсын!
Фото «Шәһри Казан» архивыннан
Комментарийлар
11
0
Равильнын язмасын елый елый укылюдым. Рэзмэт сезгэ ярезеданы ташламаганыгыз очен. Бик кызганыч. Бездэн хэзер ана догалар инде, тыныч йокласын, урыны ожмах турлэрендэ булсын
0
0
12
3
Резиданын китуенэ ышанасы килми,фейк дип уйлаган идём,бигрэк нэзакэтле Ханым Иде.Урыны жэннэттэ булсын инде,очень жаль конечно,такая молодая,экстравагантная певица
0
0