16+

Казанда алданган өлешчеләр әле күпме көтәчәк?..

21 июля 2025, 17:38
507
0
0
Уку өчен 3 минут

Быелның июль аена социаль найм килешүе буенча торак чиратында 11 253 Казан гаиләсе чиратта тора. 2019 елда алар 18,5 меңнән артык иде.

Казанда алданган өлешчеләр әле күпме көтәчәк?..

Быелның июль аена социаль найм килешүе буенча торак чиратында 11 253 Казан гаиләсе чиратта тора. 2019 елда алар 18,5 меңнән артык иде.

Бәхет ачкычлары
– Чират 40 процентка кимеде. Сәламәтлекләре чикле гражданнары булган 93 гаилә дә торак белән тәэмин ителде, Казанда хәзер әлеге категориядәгеләрнең чираты бетте, – диде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

Беренче яртыеллыкта мохтаҗларга 21 торак мәйданы бирелде. Рөхсәтсез яшәүчеләр чыгарылганнан соң, 64 торак мәйдан муниципаль карамакка күчерелде. Ел башыннан 18 гаилә торак шартларын яхшыртуга дәүләт субсидиясе алды, болар: Бөек Ватан сугышы ветераннарының 2 тол хатыны, авыру буенча 7 инвалид, Чернобыль атом станциясендәге аварияне бетерүдә катнашкан 1 кеше, 7 яшь гаилә һәм 1 күп балалы гаилә.
– Быел социаль ипотека программасына 286 гаилә исәпкә теркәлде. Июльгә социаль ипотека торагы чиратында 1 555 гаилә тора. Дәүләт торак фонды тапшырган яңа фатирларга 301 гаилә керәчәк быел. Болар 2022 елда чиратка язылган гражданнар. Алар арасында махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм һәлак булганнарның 7 гаиләсе дә бар, – дип дәвам итте Искәндәр Гыйниятуллин.

Казанда авария хәлендәге күп фатирлы 108 йорт исәпләнә. Беренче яртыеллыкта “авария” исемлегендәге йортлардан 2 гаиләгә шәһәрнең муниципаль торак фондыннан фатир бирелгән. Коммуналь фатирларны бетерү дәвам итә, 5 елда “коммуналка”дан 90 гаилә торак шартларын яхшырткан.

Сабырлык канатлары
Шәһәр Башкарма комитеты тырышлыгы нәтиҗәсендә Казанда өлешчеләр катнашындагы “сакаллы”, ягъни төзелеше туктап калган йортларның четерекле мәсьәләсе хәл ителде.
– Хәзер өлешле төзелештәге проблемалы йортлар калмады. Аграрная урамында “Золотая Середина” торак комплексында “Свей” фирмасы өлешчеләренә тиешле инде ахыргы йортта да төзелеш тулысынча тәмамлану алдында тора, – диде Искәндәр Гыйниятуллин.

Кышның тизлеге зур
Казанда торак фондның, шулай ук социаль учреждениеләрнең кышка әзерлеге 55 һәм 57 процентны тәшкил итә. Башкала мэры Илсур Метшин социаль биналарны һәм торак фондны кышка әзерләүгә җаваплы карарга чакырды.
– Мәсәлдәге кебек, әйләнеп карарга өлгермәячәкбез, биналарның әзерлек паспортын күрсәтергә вакыт килеп тә җитәчәк, – дип искәртте мэр Илсур Метшин.

Торак фондны хәстәрләү белән беррәттән 31,6 чакрым җылылык һәм җылы су үткәргечләрен дә төзекләндерү башкарыла. Капиталь ремонт программасына быел күп фатирлы 226 йорт алынды. 18 елда күп фатирлы 4 191 йорт яңартылды, 3 241 лифт алмаштырылды. Быел Казанда күп фатирлы 141 йортка 459 яңа лифт куела.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading