«Россия автомобиль дилерлары» ассоциациясе 15 елдан артыграк кулланылган машина хуҗалары өчен транспорт салымын арттыра торган закон проектын әзерли.
Скопировать ссылку
«Россия автомобиль дилерлары» ассоциациясе 15 елдан артыграк кулланылган машина хуҗалары өчен транспорт салымын арттыра торган закон проектын әзерли.
Ассоциация президенты Алексей Подщеколдин фикеренчә, бу чара кешеләрне машиналарны яңартырга этәрәчәк. Закон проекты шулай ук иске машина хуҗаларына елына ике тапкыр техосмотр уздыру таләбен дә күздә тота.
Хәзер Россия автопаркының 70 процентын 15,5 елдан өлкәнрәк машиналар тәшкил итә. Ә биш ел элек күрсәткеч 13,5 елга тигез булган. Бу безнең илдә иске машиналарда йөрү тенденциясе барлыгын дәлилли. Россия автопаркын яңарту өчен гражданнар агымдагы 10 ел дәвамында 3 миллионга якын яңа автомобиль сатып алырга тиеш. Моннан тыш, диллерлар ассоциациясе иске машиналар хуҗалары өчен дәүләт утилизациясе программасын кертергә тәкъдим итә. Алексей Подщеколдин 15-20 еллык автомобильне утильләштергән өчен хакимият россиялеләргә 300-400 мең сум акча түләргә тиеш ди. “Бу акчаларны яңа транспорт чарасы сатып алу өчен кулланырга мөмкин булыр иде”, – дип белдергән ул “Газета.ру” порталы белән әңгәмәсендә. Иске машиналарга салым кертү чыннан да кирәкме? Бу сорауга җавапны бергә эзләдек.
Рәсим Хаҗиев, “Именно шулай” телеграмм-каналы авторы: - Кызыклы фикер, әлбәттә. Иске машиналарда йөрүче кешеләр күп булуын беләбез. Аңлашыла ки, 15 яшьлек машина белән 15 яшьлек машина арасында аерма бар. Белгечләр әйтүенчә, шул ук «Мерседес» дистә еллар узгач та яхшы хәлдә әле. Тик менә халыкны машиналарны яңартырга этәрү өчен яңа техника сатып алу шартларын да булдырырга кирәк. Иске машинадан теләсә кайсы вакытта котылырга мөмкин, ләкин яңа машина сатып алу өчен күпме вакыт кирәк булачак? Бәлки, халыкның бер өлеше – чүп-чардан котылырга теләүчеләр – бу закон проектына шат булыр. Тик иске машинаны яңага алыштыру турында уйлансак, ничек һәм нинди акчага сораулары туа. Иске машинада йөрүчеләрнең күбесе үзләренә яңа машина сатып ала алмый. Закон проекты эшлиләр икән, бу сорауларны да исәпкә алырга кирәк.
Зөлфәт Галимов, “Дакар” автосалоны менеджеры: - Бу законны кабул итсәләр, каршы килмәс идем. 15 елдан артык йөргән машиналар барыбер техник яктан камил түгел. Үземнең дә андый машинада йөргән бар. Иске машинаны яңа машина белән чагыштырып булмый. Машинаның да билгеләнгән хезмәт итү вакыты бар: чит илнекеме, Россиянекеме – мөһим түгел. Техник җитешсезлекләрне машина хуҗасына гына да сылтап калдырып булмый. 15 елдан артык юлда йөреп торган машиналар куркынычсызлык ягыннан ышанычлы түгел. Дөрес, 15 елдан артыграк хезмәт иткән машиналарга кредит та бирмиләр диярлек. Хәзер салымы да артса, техосмотр буенча да өстәмә таләпләр булса, иске машиналарга, бәлки, карамаслар да. Әмма алар болай да эшлисен эшләгән инде, шуңа закон проектын хуплап була. Тик өстәмә мәшәкатьләр машина йөртүчеләрнең ачуын чыгырырга мөмкин. Өстәмә техосмотр үтү таләбе куюның нәтиҗәсе булырмы икән? Безнең илдә техосмотрны үтә алмаган машиналарны юлга чыгарырга ярамый дигән закон юк әлегә. Техосмотрда машина йөртүчесенә техник җитешсезлекләрне генә күрсәтәләр. Тимер атны ремонтлау – һәр кешенең шәхси җаваплылыгы. Закон проектын куркынычсызлык саклау ягыннан хуплап була, әмма финанс якны уйлап бетерергә кирәк әле. Сату-алу эшенә килгәндә, әлеге закон бернинди шатлык та, авырлык та китермәячәк. Ике дөнья бер безгә. Әйе, бәлки мондый проект машиналарны яңартырга этәрер, әмма аңа карап иске машиналарга бәя төшмәс дип уйлыйм. Бәя гел күтәрелеп кенә тора ул.
Илнат Фархуллин, җырчы:
- 2014 елгы машинада йөрим. Мөмкинлеге булган кеше машинаны яңарта инде, мөмкинлеге булмаганнар ремонтлап йөри. Кесәңнең калынлыгына карап эш итәсең. Базарда сайлап алырга машиналар күп. Кытайдан да ничә төрле марка керә. Алар арасында да яхшылары бар. Кемдер өчен машина – ул дәрәҗә күрсәткече. Мин бу яктан бик гади. Йөреп тора икән, гастрольгә алып кайта, алып бара икән, димәк яхшы. Машина белән мактана торган яшьтән уздык инде. Иң мөһиме – хәвеф-хәтәрсез йөрергә насыйп итсен.
Рәфил Җәләлиев алып баручы: - Башта законны кабул итсеннәр әле, аннан соң күз күрер. Күптән түгел генә машина алдым. Аңа быел 15 ел була. Әлегә канәгать, шушы машинада йөреп торырга уйлыйм. Закон кабул итсәләр, салым күләме, өстәмә мәшәкатьләргә карап эш итәргә туры киләчәк. Әгәр машина сине канәгатьләндерә икән, салымын түләп йөрергә дә була. Яңа машина алу бәясе белән техосмотр үткән, техник җитешсезлекләрсез иске машинада йөрү хәерлерәк дип уйлыйм. Әйтик, бу машинаны 1 миллионга алганмын, ди. Шундый ук яңа машина алу 5-6 миллионга төшәчәк. Барысы да финанс мөмкинлекләргә барып тоташа. Гел яңа машина гына да алып бетереп булмый. Юрганыңа карап аягыңны сузасың. Бер кешедән: “Нинди машина яхшы? Чит илнекеме, әллә Россиянекеме?” - дип сораганнар. “Яңа машина”, - дип җавап биргән. Беренче машинамны әле дә хәтерлим. Аны 2009 елда алган идем. 2001 елгы машина иде ул. Халык теле белән әйтсәк, “девяносто девятый” машинасы. Икенче машинам да иске машина иде. Өченче машинам инде яңа иде.
Адилә Илалова, машина йөртүче: - Бу закон өлешчә минем машинага да кагыла. Ул өр-яңа түгел. Гомумән, бу беренче машинам. Әле яңа гына укуны тәмамладым. Студентларның һәрберсе дә яңа машина алырдай хәлдә түгел, билгеле. Мондый закон яшьләрнең кесәләренә дә сугачак, чөнки күбесе иске машинада йөри. Яңаны аласы килә, әлбәттә, әмма машина базарын Кытай маркалары басты. Европа машиналары керми. Ә Кытай машиналары үзләрен ышанычлы транспорт чарасы буларак танытмады әле. Нәрсә эшләргә дә белмәссең. Закон чыгаручы түрәләр бу сорауга яңадан әйләнеп кайтсын иде.
Замир Салихов, Баулы районы Татар Кандызы авылынан фермер: - Мин мондый законга каршы. Бөтен кеше дә бай булып бетә алмый бит инде. Бер таныш тракторчым өч эштә эшли. Аның машинасына 20 ел. Әйе, бик иске инде ул. Әмма яңаны ала алмый. Эчми, тартмый, тырышып эшли. Имеш, кешеләрне яңа машиналарга утырталар. Һәркем яңа машинага утырыр иде, финанс мөмкинлекләр бертөрле булса. Өстәмә акча җыюның бер ысулы гына бу.
Гөлназ Шакирҗанова, Балтач районы Куныр авылыннан умартачы: - Сөенечле хәбәр түгел инде бу. Машина бәяләре бик кыйммәт бит. Халыкның хезмәт хакы түбән. Уртача хезмәт хакы алып эшләүчеләр дә күпме икән? Халык кулында акча булса, ул иске машинада йөрмәс иде. Минем “Нива”да искеләр рәтенә керә, “Газель” бөтенләй пенсионер.
Равил Насыйбуллин, Теләче районы Иске Җөри авылы клуб мөдире: - Иң беренче машинам “семерка” иде. Иске булса да, йөреп тордык. Авыл халкы акчаның кадерен белеп, үлчәп тотарга, тормышын яхшыртырга тырыша. Йөреп торыр өчен булса да, иске машина алып торалар. Авылда төп табыш чыганагы – авыл хуҗалыгы. Аларның хезмәте никадәр кыен икәнен дә беләбез. Әле балалар үстерергә, аларны укытырга кирәк. Яңа машина алыргамы, әллә балаларга ярдәм итәргәме? Бу законны чыгаручыларга уйларга кирәк әле.
Комментарийлар