16+
#Төрлесе 26 июня 2025, 16:17 Уку өчен 4 минут
2131
0
9

«Сакаллы байкер белән базарда сатучы апай»ның телефон мәхәббәте

26 июня 2025, 16:17
2131
0
9
Уку өчен 4 минут

Эштән өйгә арып-талып кайткач, аш-су бүлмәсенә кереп үземә ромашкалы чәй әзерләдем.

«Сакаллы байкер белән базарда сатучы апай»ның телефон мәхәббәте

Эштән өйгә арып-талып кайткач, аш-су бүлмәсенә кереп үземә ромашкалы чәй әзерләдем.

Бераз вакыт тынлыкта утыргач, телефонымны алдым. Экранда конверт сурәте күренде. Мессенджерда килгән хәбәрне ачып укысам, таныш булмаган номердан: "Әни, мин сиңа шалтырата алмадым. Эшемдә бераз тоткарланырмын, борчылма!", дип язылган смс килгән. Шунда билгесез адресатка ялгышуы турында язу теләге туды. Югыйсә, әнисе борчыладыр, ә аның улы яки кызы, хәбәрнең укылганын күреп, тыныч кына эшен дәвам итәдер. Тик аннары миндә кызык фикер барлыкка килде-нигә миңа бераз күңел ачмаска?

Мин җавап хатын җыйдым: "Кадерле балам! Син күмелеп китеп номерны бутагансың. Яңадан әниегезгә смс хат языгыз әле!" дидем дә «Таныш булмаган матуркай» дип имзаладым. Озакламый җавап килде: "Хөрмәтле, таныш булмаган матуркай! Сезне мөһим эшләрегездән аеруым өчен гафу итегез! Миңа игътибар иткәнегез һәм хәбәрегез өчен рәхмәт! Айдар".

Әйе! Бу ир-ат! Җавап хаты таләп ителмәсә дә зыян юк! «Хәзер мин тынычланып, китап укый алам», дидем мин дә. Ә бер минуттан янә җавап килде: «Вакытыгызны бушка үткәрмисез икән!»
Кирәк бит, нинди әдәпле. Үземә каһвә ясадым да яраткан китабымны алып яраткан кәнәфиемә менеп утырдым.

Төн урталары тирәсендә яңа хәбәр килде: "Хәерле төн, таныш булмаган матуркай!" Сәгатемә карасам, төнге 11 булган, мин дә җавап яздым:" Сезгә дә тәмле төшләр!" Юынып, караватыма яттым да  бу Айдарның нинди кыяфәтле булуын күз алдыма башладым.

Иртәнге тугызлар тирәсендә мине телефон уятты. Күзләремне ачып, тумбочкадан телефонымны алдым да, карасам: "Хәерле иртә! Бу тагын мин. Уянңыгызмы?", дигән. "Бу иргә күңелсезмени әллә!"- дип уйладым мин елмаеп. Дөресен генә әйткәндә, миңа аның хәбәрләрен уку рәхәт иде. Янә җавап яздым: "Сезгә дә хәерле иртә! Тәмле йокымнан уяттыгыз. Ярый, киттем эшкә". Мин юындым да аш-су бүлмәсенә юнәлдем. Шунда җавап килде:"Ял көнендә сезне борчуым өчен гафу". Мин шунда ук җавап яздым: "Зыян юк. Миңа нәкъ менә бер проект буенча эшемне төгәлләргә кирәк". Һәм җавап көтеп телефоныма төкәлеп утыра башладым. Һәм ул килде: "Бүген шимбә бит, ә ял көнендә ял итәргә кирәк! Миңа да эшләргә кирәк шул, компьютерны кабызам инде". Мин: "Уңышлар сезгә!" дидем дә, шуннан соң тулысынча проектка чумдым. Телефон көне буе дәшмәде. Кичкә таба кәефем төште. Аннары түзә алмыйча: "Йә, көнегез ничек үтте, Айдар?" дип яздым. Аның реакциясе яшен тизлеге белән бер булды: «Барысы да яхшы! Ә сез ничек, таныш булмаган матуркай? Кәефегез ничек?». Мин шунда ук: "Шәп!" дидем. Менә шулай, хәзер эштән тыш минем тагын бер хоббием барлыкка килде - минем телефоным. Дөресен генә әйткәндә, мин үземнән моны көтмәгән идем.

Соңрак сорау килде: "Сезгә шалтыратырга мөмкинме?" Мин сүзсез калдым, ләкин бераз уйлап торгач: "Әйе", - дип җавап бирдем. Һәм бик каты борчыла башладым, минем хәтта тамагым да кипте. Айдар белән сөйләшү бик яхшы үтте. Ул кызыклы әңгәмәдәш булып чыкты һәм хәтта очрашуны да таләп итмәде. Аннары без аралашуны якшәмбе көнне дә дәвам иттек. Смс хәбәр языштык.
– Гафу ит, әмма телефоным теләсә кайсы вакытта сүнәргә мөмкин, батареям утыра. – диде бервакыт Айдар. – Эш телефонныннан шалтыратсам, гаҗәпләнмә.

– Яхшы,-дидем мин.
– Ә синең тышкы кыяфәтең нинди? – дип сорадым мин, янә шалтыраткач.
–  Мин галәмәт зур мотоциклда йөрим, сакаллы бер байкер инде, – дип көлеп ул.
– Алайса мин базарда сатып торучы түгәрәк кенә бер апай,- дидем көлемсерәп.
- Әйе, бездән менә дигән пар туачак. 

Беркөнне иртән мин будульникны ишетмәгәнмен. Тиз генә җыенам, шунда "Хәерле иртә! Эшкә барасыңмы?" дигән смс килеп төште. Мин: "Барам гына түгел, очам, соңга калдым!" - дидем. Өйдән йөгереп диярлек чыгып чаптым да тукталыш ягына йөгердем. Ләкин минем автобусым китеп барган иде, шуңа күрә мин юлаучы машинага кул болгый башладым. Ләкин берәү дә туктамады.

Һәм шунда хәбәр килде:"Син шундый матур!". Шунда янәшәмә машина килеп туктады һәм тагын бер хәбәр килде: "Сине илтеп куярга мөмкинме?" Шул вакытта машина ишеген ача идем. Машина йөртүчегә карадым, ул да кулында телефонын тоткан һәм миңа карап хәйләкәр елмая иде.

– Бу синме? Ләкин син мине ничек таптың соң?- дип гаҗәпләндем мин.
– Миңа дустым бераз ярдәм итте. Синең номерың буенча яшәгән адресыңны таптык. Димәк, мин сине эшкә алып бара аламмы?
–Әйе, әлбәттә!  дип көлдем мин, - Ә син сакал баскан байкерга бөтенләй охшамагансың.

Без икебез дә көлеп җибәрдек. 

Сиринә

Казан
Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

9

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading