Казанда 18-19 августларда “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә “РОСТКИ”: Россия-Кытай үзара файдалы хезмәттәшлек” халыкара форумы була.
Ходай биргән мөмкинлек
– “РОСТКИ” Россия белән Кытай хезмәттәшлегенә зур мәйдан. Быелгы форумда Кытайның 24, ә илебезнең 59 төбәгеннән 10 мең кеше катнаша. Ике илнең хөкүмәтләре вәкилләре, төбәкләр җитәкчеләре, эшкуарлар һәм экспертлар килә. Төзелеш, авыл хуҗалыгы, мәдәният, спорт, сәүдә , туристлык һәм башка темаларга сөйләшүләр үткәрелә, килешүләр кабул ителә. Форум Кытай инвесторлары һәм эшкуарлары белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге бирә. Казанда “Кытай инвестицияләренә теләктәшлек үзәге” ачыла. Ул “Корстон” бинасына урнашачак. Анда рус телен белгән 3 кытай хезмәткәре финанс-бизнес мәсьәләләрен хәл итүдә булышачак, – диде Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Хөкүмәт йортында узган брифингта.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “РОСТКИ” форумына зур әһәмият бирә, аны оештыруга теләктәшлек күрсәтә.
Сян Бо хыяллары
– Дөнья үзгәрештә, ләкин катлаулы шартларда да Кытай белән Россия дуслыкка корылган хезмәттәшлекне саклый. Кытайда Җиңүнең 80 еллыгы колачлы билгеләп үтелде. “РОСТКИ” яхшы нәтиҗәләр бирә, быелгы форумга Кытайдан 10 рәсми делегация килә. Форум кысаларында мәдәни-гуманитар чаралар оештырыла. “РОСТКИ” ике ил төбәкләре хезмәттәшлегенә мөмкинлекләр тудыручы “тәрәзә” ул, – диде Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы Сян Бо.
Форсаттан файдаланып, “Казанда кытай архитектурасында бер кечкенә шәһәрчек төзү буенча планнарыгыз юкмы? Шунда кибетләр, рестораннар, бизнес офислары урнашыр иде”, – дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
– “РОСТКИ” форумнары үзара хезмәттәшлекне торган саен үстерә бара. Хезмәттшлектә матур планнар һәм хыяллар күп. Казанда кытай архитектурасы нигезендә төзелгән шәһәрчек тә булыр әле бер заман,– дип җавап бирде Сян Бо.
Гольфтан хәер-сәдәка
Спорт министры Владимир Леонов спортның “дуслык күпере” булуын искәртте.
– Кытайга эшлекле сәфәр вакытында бер кытай хезмәткәре мине танып алып, җылы сәламләде, “Казанда бергә теннис уйнаган идек бит”, диде. Спорт әнә шулай халыкларны якынайта. Быелгы “РОСТКИ” форумы кысаларында Татарстан Рәисе Кубогына хәйрия гольф турниры үткәрелә. Бәйгедә Россиядән һәм чит илләрдән 130 спортчы катнаша, кергән акча хастаханәгә күчерелә. Узган ел 4 миллион 900 мең сум җыелган иде. “Казан Экспо”да шулай ук Кытай белән Россия командалары арасында өстәл теннисы һәм ГО турниры була, – диде Владимир Леонов.
Хезмәт һәм ял
Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сөйләгәнчә, Евразия транспорт коридоры безнең республика аша уза. Татарстанда мультимодаль хаблар, ягъни, йөкләрне кабул итә һәм озата торган пунктлар төзелә. Нәтиҗәдә, йөкләрне башка төбәкләргә дә озату шартлары барлыкка килә.
Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер әйткәнчә, узган ел Татарстан белән Кытай арасындагы сәүдә әйләнеше 3 миллиард долларны тәшкил иткән. Казанда 17 августта Камал театрының яңа бинасы янында Кытай Сабан туе бәйрәме үткәрелә. Түбән Кабан күлендә кытай аждаһа көмәләре йөреше һәм байдаркаларда узыш оештырыла.
– Россия Президенты Владимир Путин азык-төлек җитештерүне арттыру бурычы куйды. Авыл хуҗалыгы тармагында Кытай белән дә хезмәттәшлектә торабыз. Татарстаннан Кытайга көнбагыш һәм рапс майлары, кондитер әйберләре күпләп озатыла, – диде республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов.
Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин хәбәр иткәнчә, “РОСТКИ” халыкара форумы кысаларында “Казан Экспо”да Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган күргәзмә эшләячәк. “Мирас” татар милли циркы тамашасы була. “Мир” кинотеатрында 18-19 августларда кытай фильнары тәкъдим ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар