16+

Магнит давылларыннан куркырга кирәкме?

Бу күренешкә, безнең Кояшка кебек үк, якынча 4,5 миллиард ел дип бәяләнә.

Бу күренешкә, безнең Кояшка кебек үк, якынча 4,5 миллиард ел дип бәяләнә.

Магнит давыллары... Еш кына баш авыртуы, арыганлык һәм техниканың эштән чыгуы белән бәйләп телгә алынган бу күренештән чыннан да куркырга кирәкме? Казан федераль университетының Физика институты астрономия һәм космик геодезия кафедрасы профессоры, Энгельгардт исемендәге Астрономик обсерваториянең фәнни җитәкчесе Юрий Нефедьев магнит давыллары процессына, аларның килеп чыгышына аңлатма бирә. 

Бу күренешкә, безнең Кояшка кебек үк, якынча 4,5 миллиард ел дип бәяләнә. 

-    Давыллар Кояштагы кабынышлар, йолдыз өслегендәге актив зоналарда барган процесслар аркасында барлыкка килә. Магнитлы көч линияләре Кояшның бер табыннан чыга һәм икенчесенә керә, нәтиҗәдә, кысылган кояш плазмасы космоска ыргытыла. Әлеге шартлау корылган кисәкчекләр ташкынын китереп чыгара, ул Кояш җиле дип атала.  Кояш җиле Җиргә барып җиткәч, магнитосферада ыгы-зыгы тудыра», - дип аңлата Юрий Нефедьев. 

Кояш җиле планетаның магнит кыры белән бәрелешкәндә, навигация системалары, элемтә һәм техниканың кайбер төрләре эшенә йогынты ясарга мөмкин булган күренешләр барлыкка килә. Әмма көндәлек тормышта күпчелек кеше моны сизми дә.

Шулай да бер төркем метеосизгер кешеләр бар. Аларның организмы магнит фоны үзгәрүгә тыныч кала алмый. Сәбәбе – биохимия үзенчәлекләрендә, канда электромагнит давылларына сизгер билгеле бер микроэлементлар булуында. Мондый кешеләр магнит давыллары вакытында баш авыртуларыннан интегергә, кан басымы уйнавы күзәтелергә, арыганлык яки ярсучанлык кичерергә мөмкин. 

-    Шуңа да карамастан, күзәтүләргә караганда, күпчелек кешеләр, шул исәптән Татарстан халкын да, Кояш кабынышларыннан да, магнит давылларыннан да бернинди йогынты сизмиләр. Бу күренеш булган, бар һәм булачак. Алардан котылу мөмкин түгел, моның кирәге дә юк, бу табигый космик процессларның бер өлеше, - дип аңлата белгеч. 

Нефедьев сүзләренчә, магнит давыллары кешелеккә дошман түгел, ә безнең планетаның аерылгысыз иярчене. Җир аңа миллиард еллар элек ияләшкән.

КФУ матбугат хезмәте материалларын кулланып, Гүзәл Камалова әзерләде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading