16+

Балалар хастаханәләрендә “корылтай”: сынган аяк-кул, ярылган баш һ.б.

20 июня 2025, 15:19
350
0
0
Уку өчен 4 минут

Җәйге кызу көннәрне, бигрәк тә озын ялларны, балалар табиблары яратып бетерми. Җәрәхәтләнүләр арткан чор бит. Каникуллары башлану белән әти-әниләр үсмер балаларын җитәкләп, кабул итү бүлегенә өере-өере белән килә башлый.

Җәйге кызу көннәрне, бигрәк тә озын ялларны, балалар табиблары яратып бетерми. Җәрәхәтләнүләр арткан чор бит. Каникуллары башлану белән әти-әниләр үсмер балаларын җитәкләп, кабул итү бүлегенә өере-өере белән килә башлый.

Сынган аяк-кул, умыртка сөяге, баш җәрәхәтләре, пешүләр һ.б. белән мөрәҗәгать итүче үсмерләр җәй айларында бермә-бер арта. Әле балалар үз аягында килерлек булса ярый, ашыгыч ярдәм бригадалары тәрәзәдән егылган, питбайк-самокатларда юл һәлакәтләренә эләккән, суга баткан иң авыр хәлдәге кечкенә пациентларны ташый. 

Кояшлы көн – бәла, яңгырлы көн – бәйрәм 

Быел җәй иртә килде. Шуңа да май аеннан ук балалар травмотологлары, хирурглары һәм нейрохирурглары өчен дә кызу эш чоры башланган. Республика балалар клиник хастаханәсенең хирургия юнәлеше буенча баш табиб урынбасары Михаил Поспелов сүзләренчә, юл кагыйдәләрен үтәмәү аркасында җәрәхәт алучылар, мунча миче, учак яндырганда иминлек чараларына кул селтәү нәтиҗәсендә пешүчеләр, әти-әниләр игътибарсызлыгы аркасында тәрәзәдән егылучылар, тарзанка-батутларда сикереп зыян күрүчеләр,  суга батучылар иң авыр хәлдә хастаханәгә китерелә. Кызганычка, табиблар балаларның гомере өчен никадәр генә тырышсалар да, югалтулар булмый калмый, ә исән калганнарының бер өлеше гомерлеккә инвалидлыкка дучар була.

-    Безнең кабул итү бүлеге аша атнасына төрле җәрәхәтләр алган 1200-1500 бала уза, тәүлегенә 50-60 мөрәҗәгать була. Ярдәм сорап килүчеләр арасында шәһәр халкы да, районнардан килгәннәр дә бар. Былтыр апрельдән үк җиң сызганып эшкә керешкән идек, быел җәрәхәт алучылар майда күбәйде. Иминлек чараларын үтәү мөһимлеге, әлеге  проблемалар турында сөйләмәсәк, тенденция дәвам итеп кенә калмыйча, үсеш алачак, - дип хафалана Михаил Поспелов. 

Бигрәк тә матур кояшлы көннәрдә эш арта икән. Озын-озак яллар да еш кына җәрәхәтләргә әверелә. “Яңгырлы көн безнең өчен бәйрәм”, - дип көлә табиблар. 

Шлемсыз сәпидкә утырма

Бигрәк тә эш көне тәмамлангач, хастаханә коридорларында корылтай, диярсең. Әле, җитмәсә барысына да хезмәтне тиз күрсәтергә, шунда ук кабул итәргә кирәк.

-    Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге төштән соң була. Әти-әниләр эштән кайткач хастаханәгә агылалар. Күз алдына китерегез, кичен безгә 30-40 мөрәҗәгать була. Һәр балага 15 минут хезмәт күрсәтсәң дә, сәгатенә бер табиб 4 баланы кабул итә ала. Коридорларда, билгеле, чират. “Ни өчен шулай озак?” дип табибка ябырылалар. Ә бит күп очракта, балаларының җәрәхәт алуында ата-аналар үзләре гаепле. Самокаттан, велосипедттан егылып, баш сөяге-мие җәрәхәтләре алганнарның берсендә дә башында шлем булмаган. Ә бу куркынычсызлыкны нигезе булып тора. Нигәдер әти-әниләр балалары иминлеге турында уйламый. Минем балаларым, әйтик, велосипедка шлемсыз утырмый. Миннән шәп кенә эләгәчәген аңлый, - дип, табиб-нейрохирург Эльза Фатыйхова беренче чиратта балалары сәламәтлеге өчен әти-әниләр җаваплы булуын ассызыклый.

Аның сүзләренчә, шлемсыз самокатларда, велосипедларда йөрү өчен саллы гына штрафлар кертергә кирәк. Һәм бу штлафлар шлем бәясеннән зуррак булырга тиеш. Әйтик, яхшы шлем бәясе 5 мең булса, шлемсыз йөрүне 10 мең итәргә. Берничә тапкыр штраф түләргә мәҗбүр булса, ата-ана баласының саклану чараларыннан файдалануына да игътибарлы булачак, дип саный ул.  

“Кәттә” уенчыктан уймак чыкмасын

Табиб-травмотолог-ортопед Руслан Хәсәнов билгеләп узганча, электросамокатлар барлыкка килгән генә чорда, алардан егылып аяк-кул, умыртка җәрәхәтләре алучылар күп булса, хәзер әлеге дә баягы питбайклар травмотологларның баш авыртуына әверелгән. Апрельдән башлап, питбайкта юл һәлакәтенә эләгеп, ДРКБга 24 кеше китерелгән һәм аларның  барысы да диярлек шактый авыр хәлдә, ди Руслан Хәсәнов.

-    Элек малайлар турында гына сөйләсәк, хәзер кызлар да китерелә. Каядыр кырда авып җәрәхәтләнүләр түгел бу, ДПСтан качканда һәлакәткә эләгәләр, төркемләп йөриләр, бер-берсе алдында мактанып, арткы тәгәрмәчләрдә күтәреләләр. Әйтик, менә Чаллыдан юл киселешендә һәлакәткә эләккән берәүне алып килделәр. Бик авыр җәрәхәтләр алган, нык катлауланулар булды, нәтиҗәләре бик җитди – гомерлек инвалид дигән сүз инде бу, - дип, балаларына алынган “кәттә” уенчыкларның бик тә куркыныч булуын әйтә травмотолог.

Чыра һәм кәгазь куркынычсызрак

Табиб-хирург Владимир Линьков сүзләренчә,  ел башыннан пешүләр белән 100 бала мөрәҗәгать иткән. Җәйгә керү белән шашлык кыздырганда һәм мунча якканда бит, кул-аяклар пешеп килүчеләр арткан. Бар бәла ут яндыру сыекчаларыннан килә. Ялкын дөрләп китә дә, битләре, тәннең алгы өлешләре зыян күрә.  Бу нигездә 2-3 стадиядәге, озак дәвалану таләп иткән җәрәхәтләр. Мондый балаларга тире күчертеп утыртырга, озак реабилитация узарга туры килә, ди хирург. Владимир Линьков ата-аналарга үсмер балаларын уттан ераграк тотарга киңәш итә. Ут яндыру сыекчалары урынына исә, элекккеге кебек кәгазь, чыра куллану хәерлерәк булуын әйтә.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading