16+

«ТАТМЕДИА» язылучылар арасында бүләкләр уйнатты. Күбесен «Шәһри Казан» укучылары отты!

Ел саен «ТАТМЕДИА» АҖ, газета-журналларга язылу кампаниясе төгәлләнгәннән соң, абүнәчеләр арасында призлар уйната. Бу чара елына ике тапкыр – язгы-җәйге һәм көзге-кышкы язылу кампанияләре тәмамлангач үткәрелә.

«ТАТМЕДИА» язылучылар арасында бүләкләр уйнатты. Күбесен «Шәһри Казан» укучылары отты!

Ел саен «ТАТМЕДИА» АҖ, газета-журналларга язылу кампаниясе төгәлләнгәннән соң, абүнәчеләр арасында призлар уйната. Бу чара елына ике тапкыр – язгы-җәйге һәм көзге-кышкы язылу кампанияләре тәмамлангач үткәрелә.

Бүген 2025 елның икенче яртыеллыгына “ТАТМЕДИА” акционерлык агентлыгының кимендә ике һәм аерым номинация – 5 һәм аннан да күбрәк басмаларга язылган абунәчеләр арасында җиңүчеләр ачыкланды.
5 һәм аннан да күбрәк басмага язылучы җиңүчеләр:
1. Кама Тамагы районы Иске Казиле авылыннан Кадрия Гәрәфиева – тонометр;
2. Балтач районы Чутай авылыннан Сәрия Гыйлмуллина – вертикаль пылесос;
3. Балтач районы, Смәил авылыннан Нурия Назипова – электр иттаркычы.
 2 басмага язылып, җиңүчеләр исемлегенә кергән укучыларыбыз:
1.    Арчадан Данис Хәмидуллин – тонометр;
2.    Әтнә районы Әйшияз авылыннан Габдуллаҗанов Гарифҗан – утюг;
3.    Апас районы Урта Балтай авылыннан Раимкулова Гөлназ – утюг;
4.    Әтнә районы Олы Мәңгәр авылыннан Фердинанд Мөхәммәтшин – утюг;
5.    Апас районы Кече Күккүз авылыннан Ленар Әхмәтҗанов – җиләк-җимеш киптергеч;
6.    Мамадыш районы Акман авылыннан Раузина Сәләхиева – электр шуруповерты;
7.    Балтач районы Карадуган авылыннан Әнәс Әхмәтҗанов – вертикаль пылесос;
8.    Балтач районы Югары Шубан авылыннан Гәбделхак Гәбделхаков – вертикаль пылесос;  
9.    Балтач районы Яңа Салауч авылыннан С. М. Хәбибуллина – электр иттарткычы;
10.     Әтнә районы Олы Мәңгәр авылыннан Гөлүсә Рузметова – электр иттарткычы; 
11.     Саба районы Шәмәрдән поселогыннан Хәйруллин Рәсил – газон чапкыч-триммер; 
12.     Кама Тамагы районы Атабай авылыннан Илгиз Кәримов – телевизор. 

100 мең сумлык төп бүләк иясе – Балык Бистәсе районыннан Гүзәл Хәбибуллина.

Шулай итеп, “ТАТМЕДИА” тарафыннан уйнатылган 22 бүләкнең 16 сына “Шәһри Казан” газетасы укучылары лаек булды. Котлыйбыз!
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading