16+

Социаль пенсиянең уртача күләме арткан. Күпмегә?

Россиядә социаль пенсиянең уртача күләме быелның 1 июленә 15,5 мең сумнан артып киткән. Бу хакта РИА Новости Социаль фонд системасы мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.

Россиядә социаль пенсиянең уртача күләме быелның 1 июленә 15,5 мең сумнан артып киткән. Бу хакта РИА Новости Социаль фонд системасы мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.

Мәгълүматларга караганда, социаль пенсиянең уртача күләме быелның 1 июленә 15 534 сум тәшкил иткән. Гомумән алганда, 1 гыйнвардан ул 2 мең сумнан артыкка күтәрелгән.

Шул ук вакытта эшләмәүче пенсионерлар өчен бу төр пенсия күләме 15 856 сум тәшкил итә. Эшләүче социаль пенсия алучыларга аена 11 659 сум түләнә.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading