16+

«Яңа бинага күченә турындагы яңалыкны артистлар бик җылы кабул итте, алар бу хакта хәбәрдар...»

Тарих кабатлана. Өлкән буын яхшы хәтерли, үз бинасы булмаган Тинчурин исемендәге күчмә театр Г. Камал исемендәге театрның тарихи бинасына күченгән иде.

«Яңа бинага күченә турындагы яңалыкны артистлар бик җылы кабул итте, алар бу хакта хәбәрдар...»

Тарих кабатлана. Өлкән буын яхшы хәтерли, үз бинасы булмаган Тинчурин исемендәге күчмә театр Г. Камал исемендәге театрның тарихи бинасына күченгән иде.

Ул вакытта камаллыларга Татарстан урамында, Кабан күле буенда яңа бина сафка басты. Инде менә кабаттан тарихи вакыйга. Тинчуриннар камаллар эшләгән бинага күчә. 8 август көнне Тинчуриннарны Татарстан урамы 1 адресына күчерү турындагы документ имзаланган. Бу хакта Мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин матбугат очрашуында хәбәр итте. 

Тинчурин театрына кайсы оешма күченер, әлегә билгеле түгел. Журналистлар  белән очрашуда Мәдәният министры Ирада Әюпова бу хакта әйтергә иртәрәк дип белдерде. Шулай да, республика рәисе Рөстәм Миңнехановның театр урынында театр булырга тиеш, дигән сүзләрен җиткерде. “Бөтен килешүләрне рәмиләштереп бетергәннән соң, бу хакта киң җәмәгатьчелеккә җиткерербез”, –  диде ул. 

Рәсми рәвештә тинчуринлылар 10 октябрьдән соң Камал бинасына күченсәләр дә, декорацияләрнең бер өлеше иске бинада калачак. Аларны акрынлап күчерәләр.    
– Без бу урынга ияләшкән идек инде, –  ди Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов. – Күченү рәхәт әйбер түгел. Бер бүлмәдән икенчесенә күченү дә авыр. Ә монда бөтен коллектив белән яңа бинага күченеп, ияләшергә кирәк. Әлеге яңалыкны артистлар бик җылы кабул итте, алар бу хакта хәбәрдар. Бу безнең өчен рухи күтәрелеш. Октябрьнең беренче яртысында яңа бинада беренче спектакль премьера булачак.  

2021 елда театрның баш режиссеры итеп Туфан Риф улы Имаметдинов билгеләнгән иде. Кыска гына вакыт эчендә ул театр репертуарын классик һәм заманча әсәрләр нигезендә сәхнәләштерелгән спектакльләр белән баетты. “Идегәй”, “Җилкәнсезләр”, “Флешка, рэп һәм мәхәббәт”, “Хыялга бер адым” һәм башка әсәрләр моның ачык мисалы. 
Яңа сезонда, яңа бинада Тинчурин театрында яңа режиссер булачак. Туфан Имаметдинов урынына Айдар Җабббаров килә. Туфан Имаметдинов инде ике ел элек Мәдәният министрына эштән китәргә теләге барлыгын җиткергән булган. Аңа ирекле иҗат якынрак. Шул ук вакытта проектлар белән эшләү күңеленә хуш килә. Ул Татарстан театрлары дөньясында куратор булып калачак. Фәнис Мөсәгыйтов белдергәнчә, Туфан Имаметдинов театрдан китәргә теләк белдергәч, коллектив Айдар Җаббаров булса иде, дигән фикерне җиткергән. 

Ә Айдар Җаббаровка исә, баш режссер булырга тәкъдим берничә театрдан килгән булган. Тик ул үзен бу эшкә әзер түгел, дип уйлап каршы килгән. “Вакыты җитте, дип уйлыйм. Тәвәкәлләп, бу эшкә алынырга булдым”, – дип белдерде ул матбугат очрашуында. Репертуарны да үзгәртергә җыена һәм шул ук вакытта читтән режиссерлар чакыртып, театр коллектиавын яңа яктан ачасы килә. Иң кызыгы, Айдар Җаббаров Камал театрында спектакль куйганда,  Тинчурин театрында Камал театры режиссеры Фәрит Бикчәнтәев спектакль әзерләячәк. Яңа режиссер Чынгыз Айтматов әсәренә нигезләнеп спектакль чыгарырга да ниятли. 

Сүз уңаеннан, К. Тинчурин исемендәге театр тарихы 1933 нче елларга барып тоташа. Кәрим Тинчуринның шәхси инициативасы белән Татар дәүләт академия театрының филиалы буларак барлыкка килә. Театр озын һәм катлаулы юл кичерә: колхоз-совхоз сәхнәсе театрыннан башлап, республика күләмендәге күчмә театрга һәм К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры дәрәҗәсенә кадәр үсә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    кайсы артист жылы кабул итте ,мэсэлэн....

    Мөһим

    loading