Сабан туена озак калмады. Көрәшчеләр дә келәмгә чыгарга әзерләнә. Берничә Сабан туенда көрәшү дә гадәти хәл. Спортчылардан кайсы Сабан туйларына барырга уйлаулары турында белештек.
Алексей Абрамов Чаллы һәм Лаеш Сабан туйлары белән генә чикләнә. “Быел ярышлар графигы бик тыгыз. Билбау көрәше буенча чемпионатка әзерләнәсе бар. Күбрәк шуңа әзерләнәм”, - ди. Илназ Димиев Лаеш, Чаллы яки Түбән Кама Сабан туйларында катнашырга уйлый. Әлегә төгәл җавап әйтмәде.
Илнар Закиров та төгәл җавап бирмәде. “Минем үлчәү категориясенең кайда булачагын белмим, әмма хәзерге вакытта: Чистай, Чаллы, Казан дип әйтә алам”, – диде спортчы.
Илнар Галимов узган елны Алабуга Сабан туенда абсолют батыр калды, шуңа быел да катнашам, ди. Петербург Сабан туена да барырга уйлый. Шулай ук Чаллы, Актаныш Сабан туйларында да чыгыш ясарга исәп тота. "Көрәшергә теләк зур, әзрәк травмалар бар. Формага килдем бугай инде. Мөмкинлеккә, вакытка карап эш итәбез инде", – ди ул.
Раил Сәләхетдинов Киров өлкәсе Нократ аланында узачак ярышка әзерләнүе турында әйтте. Булат Мусин төгәл планнарын атап бетермәде, тик шулай да Чистай Сабан туен калдырмаячак. Киров өлкәсендә узачак Бөтенроссия татар авыллары Сабан туена да барырга планлаштыра. “Әзерлек, Аллаһка шөкер. Төп ярыш – дөнья чемпионаты, шуңа Сабан туйларында “ватылып” йөрисе килми. Крымнан җыеннан кайттык. Бераз формага киләсем бар әле”, – ди Булат.
Азат Габдрашитов исә “үзебезнең яклардан башлыйм”, – диде. Актаныш, Чаллы Сабан туйлары һәм шулай ук дөнья чемпионаты. Сүз уңаеннан, күп көрәшчеләр дөнья чемпионатында чыгыш ясау сәбәпле, Казан Сабан туен калдырырга мәҗбүр. “Казан Сабан туенда көрәшергә хыялланам. Әмма дөнья чемпионаты узгач, анда барырга кирәк. Әзерлек тулы көчкә бара. 10 килограмм авырлык куасы бар”, – ди ул.
Зәй районы өчен чыгыш ясаучы Радик Сәлахов “кайсына җитешә алам, шунда катнашам”, – диде. Шулай да Зәй һәм Нократ Аланы, Якутиядә узачак федераль Сабан туйларында катнашырга планлаштыра.
– Радик, Сабан туена сезонына нинди өметләр белән керәсез?
– Без ел дәвамында әзерләнәбез, шуңа ниндидер махсус әзерлек юк. Дөрес, авыл Сабан туйларында катнашасы килми инде, зуррак ярышларны күздә тотам. Июньдә татарча көрәш буенча дөнья чемпионаты, аннан июльдә билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты.
– Ничә ел авырлык кумыйсыз?
– 2016 елдан. 130 килограммнан артык авырлык категориясенә күчкәннән бирле авырлык куган юк. Ярышка ашап, эчеп барасың. Хәзер егетләрне жәлләп тә куям. Элек үзем дә 12шәр килограмм авырлык куа идем.
– Халыкара класслы спорт остасы исемен алгач, спорттан китәргә уйламадыгызмы?
– Аллаһ Тәгалә күпме мөмкинлек бирә, шуның кадәр көрәшәбез әле. Спорттан китү турында уйламадым. Иң мөһиме – сәламәтлек нык булсын.
Хәбәр иткәнебезчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә республикада 2025 елның 7-8 июньнәрендә авылларда һәм районнарда, 14 июньдә – Чаллыда, 21 июньдә Казанда татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар