16+

Хашлама әзерләү ысулы белән бүлешәбез

09 июля 2025, 12:01
739
0
1
Уку өчен 2 минут

6 кешелек хашлама әзерләү өчен түбәндәге ингредиентлар кирәк булачак.

Хашлама әзерләү ысулы белән бүлешәбез

6 кешелек хашлама әзерләү өчен түбәндәге ингредиентлар кирәк булачак.

1 кг сарык ите, 800 гр помидор, 0,5 чәй кашыгы кара төелгән борыч, 5 тырнак сарымсак, 30 гр петрушка, 500 гр баллы борыч, 500 гр суган, 30 гр кинза, 30 гр укроп, 1 чили борычы, 5 лавр яфрагы, 1,5 аш кашыгы паприка тәмләткече, 1,5 аш кашыгы тоз.

Помидорларны 10 минутка яңа гына кайнап чыккан су белән пешекләп алабыз һәм тышын салдырабыз. Баллы борычны эре теп шакмаклап турыйбыз. Суганны ярымбоҗра формасында, ә сарымсакны вак итеп турыйбыз. Петрушка, кинза һәм укропны вак итеп турыйбыз. 

Хашламаны калын төпле кәстрүлдә пешерәләр. Беренче катлам итеп помидорны салалар. Алар савыт төбен тулысынча капларга тиеш. Помидор өстенә бераз тоз сибәргә. Шуның өстенә суганның 1/3 өлешен, зур булмаган кисәкләргә туралган итнең яртысын салырга. 

Ит өстенә борычның яртысы салына. Өстенә тоз (якынча 1 чәй кашыгы), түгәрәк борыч, әче чили борычын, 1 чәй кашыгы паприканы, 0,5 чәй кашыгы төелгән борычны һәм сарымсакны салырга. 
Шуннан соң катламнарны кабатлап салырга: помидор, суганның 1/3е, ит, тоз. Өстенә яшел үләннәр сибәргә, лавр яфрагы өстәргә. 

Иң өскә баллы борыч һәм суган салырга, сарымсак, тәмләткечләрне салып бетерергә. Кәстрүлне каплап, итне акрын гына утта 3 сәгать пешерергә. 
Өстәлгә бирер алдыннан яшеллек сибәргә.

ФОТО: https://www.freepik.com/

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading