16+

Күп балалы әтиләр өчен ташламалар кертелерме?

29 мая 2025, 16:38
1180
0
1
Уку өчен 2 минут

Путин күп балалы әтиләр өчен ташламалар кертергә чакыра.

Путин күп балалы әтиләр өчен ташламалар кертергә чакыра.

Россия Президенты Владимир Путин РФ вице-премьеры Татьяна Голиковага мөрәҗәгать итеп күп балалы әтиләр өчен ташламалар кертү һәм күп балалы ата-аналарның пенсиясен исәпләгәндә балалар өчен стажны исәпкә алу мәсьәләсен хәл итүне ахырына кадәр җиткерүне сораган.

Свердловск өлкәсеннән Радионовларның күп балалы гаиләсе пенсиягә чыкканда бала карау буенча стажны 1,5 елга кадәр киңәйтүне сорап Путинга мөрәҗәгать итте. Хәзер ул дүрт бала карау чоры өчен генә исәпләнә, ә аннан соңгылары исәпкә алынмый. Моннан тыш, алар күп балалы әтиләргә ташламалар кертү зарурлыгына да игътибар иттеләр.

Голикова үз чиратында хәбәр иткәнчә, Президент йөкләмәсе буенча күбрәк балалар өчен стаж исәпләү турындагы закон проекты әзерләнгән һәм якын арада Дәүләт Думасына кертеләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading