16+

Кыяр үстерүчеләр нинди 6 хата җибәрә?

11 июля 2025, 13:01
1017
0
1
Уку өчен 2 минут

Мул уңыш алам, үсемлекләргә ныгырга, күп уңыш бирергә булышам дип, үзебез дә сизмәстән, кайвакыт артыгын тырышып ташлыйбыз һәм хаталар кылабыз.

Кыяр үстерүчеләр нинди 6 хата җибәрә?

Мул уңыш алам, үсемлекләргә ныгырга, күп уңыш бирергә булышам дип, үзебез дә сизмәстән, кайвакыт артыгын тырышып ташлыйбыз һәм хаталар кылабыз.

Бу кыяр үсентеләренә дә кагыла. 

1. Бик салкын су сибү. Кыяр өчен шлангтан аккан яисә коедан алып сипкән судан да начары юк. Салкын су үсентеләрдә стресс барлыкка китерә. Тамырлар “эшләми” башлый һәм яфраклар саргая. Кыярга сибә торган су, ким дигәндә, бүлмә температурасында булырга тиеш. Яңгыр суы яисә мичкәдә кояш астында җылынган су иң яхшысы санала. 

2. Азотлы ашламаларны кирәгеннән артык куллану. Яфраклар саргая башлады икән, димәк, азот кирәк, дигән фикердә бакчачы. Һәм үсентеләргә селитра яисә мочевинаны күпләп кертә башлый. Нәтиҗәдә, яфраклар тагын да күбрәк саргаячак, үсенте авыруларга тизрәк бирешә башлаячак. Бар нәрсәнең дә чамасын белергә кирәк. Концентрацияләнгән азот түгел, ә балансланган ашламалар кулланыгыз. 

3. Теплицаны даими җилләтмәү. Әгәр дә кыярны теплица эчендә үстерәсез икән, саф һава турында онытмагыз. Дымлы җылы һава авырулар өчен менә дигән тирәлек. Аз гына җил кыярлар өчен зыянлы түгел, ә менә һавасызлык, киресенчә, тискәре йогынты ясый. Нәтиҗәдә кыярлар теплица эчендә “янып”, кибәргә мөмкин. 

4. Кыярны гел бер урынга утырту. Ике ел рәттән яисә башка кабаксыманнардан соң кыяр утырту дөрес түгел. Чөнки кыяр, кабак, ташкабак туфракны бик тиз ярлыландыра һәм ул урында үзләренә хас авырулар калдыра. Әгәр ел саен кыярны бер урынга утыртсагыз, аның яфраклары үсә башлауга саргаячак. 

5. Кыярны артык тыгыз утырту. Күп уңыш алам дип, кайбер бакчачылар кыярны артык тыгыз утырта. Нәтиҗәдә, аның мыеклары бер-берсенә үрмәли, яфраклар берсен-берсе каплый, аларга яктылык җитми. Мондый очракта башта аскы яфраклар саргая, аннан кыяр төбе белән авырый башлый. 
Кыяр төпләре арасында 40-50 см дан да ким булмаган ара булырга тиеш. 

6. Яфракларны артык күп кисү. Авыру яфраклар белән бергә, яшьләрен дә кисеп ату үсемлектә стресс барлыкка китерә. Фотосинтез мәйданы кими, үсемлек хәлсезләнә. Шуңа да башта кибә башлаган яфракларны кисегез. Кипкән, авыру яфраклардан котылу зыянлы түгел. Бер кискәндә, 2-3 яфрактан да артыгына тимәгез.   

ФОТО: https://www.freepik.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading