16+

ИлГәрәй: “Беттем, дип уйладым...”

11 июля 2025, 12:21
6038
1
3
Уку өчен 2 минут

Җырчының тәне тулы күгәргән эзләр: Исән калуына сөенеп яшәгән җырчы соңгы көннәрдә әнә шундый фаҗигагә тарыган.

ИлГәрәй: “Беттем, дип уйладым...”

Җырчының тәне тулы күгәргән эзләр: Исән калуына сөенеп яшәгән җырчы соңгы көннәрдә әнә шундый фаҗигагә тарыган.

–    Ишегалдын каплаган навестан су үтә иде, шуны алмаштырырга һич кул җитмәде, гел гастрольдә бит. Быел чалган корбанга аш үткәрелмичә, өстебездә бурыч булып торуы да, гел күңелне тырнап торганга, башта аш үткәрдек, аннары шушы навесны ясарга керештек. Энемне чакырдым, икәү эшләп ята идек, вакыт тыгыз булганга да ашыктыммы, баскыч шуып китеп, егылып төштем. 3 атна буе урыннан да тора алмадым, сәхнәгә бүтән менә алмам, дип тә уйлаган идем. Аллаһының рәхмәте белән табиблар дәвалый алдылар. Бер аягым бик нык бәрелгән иде – буйдан-буйга кап-кара “синяк” дигәндәй, койрык сөяге тирәсенә дә каты эләккән. Ахырдан камерадан карадык, кемдер җиргә алып бәргән шикелле барып төшкәнмен. Концертларда күз тигәндер дидем,  күз тию шулай итә, алып кына бәрә бәндәне. Мин бит анда 100 мәртәбә менеп, 100 мәртәбә йөгереп кенә төшкән кеше. Әллә соң Аллаһы Тәгалә кисәттеме, “ИлГәрәй ашыкма, барысы да үз җае белән булачак”, – дияргә теләдеме? – дип тә икеләнә җырчы. 

Аның тормышында яңалыклар шактый булып чыкты. 16 июль көнне хәләле Айгөл белән тормыш коруларына 15 ел була икән. Олы кызы паспорт та алган, димәк, чын-чынлап Россия гражданины булган. Яңа җырлар өстендә эшлиләр. Гастрольләр сезоны да ябылмаган. Әле эшлибез, көндәлек чараларга чакырып торалар, әлегә Пермь якларында, урам концертларында чыгышлар ясыйбыз, ди җырчы. Һәр чыгышын, гастрольләре маршрутын коллегалары кебек социаль челтәрләрдә күрсәтергә яратмавын да яшермәде. 

Иҗат дигәннән, ИлГәрәй быел сәхнәгә хатыны Айгөлне дә алып чыкты. Хатыны чибәр, бер кашык су белән йотарлык. Фанатларның күзе төшеп, хат язып аптыратучылар булу-булмавы белән дә кызыксындык. 
–    Айгөлем, мин бик ялынып сораганга, 15 елга бер мәртәбә мондый теләгеңә каршы килмим, дип кенә ризалашты. Дуэт җырыбызны бик яратып кабул итәләр. Айгөлгә язмыйлармы соң!.. Фанатлары бихисап, артканнан арта бара. “Привет, чибәркәй!” диләр, хәлләрен сораштыргалыйлар. Андый хатларга икебез дә игътибар итмибез. Иң кызыгы, татар эстрадасында 20 ел буе кайнап, бер исем дә бирмәделәр, мине күрер һәм иҗатымны бәяләр өчен Айгөл белән дуэт яздыруыбыз җитте, “Татар эстрадасындагы казанышлары өчен” дигән медаль бирделәр. Инде әйтәм, Татарстанның атказанган исемен дә аласым килә, матурым, ул исемне алмый торып, сине сәхнәдән төшермим, дим. Насыйп булсын, эшләгәч, хөрмәтен дә тоясы килә, – ди ИлГәрәй.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

1

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Җырың белән куандырырга кирәк, болай әкият сатып түгел, кем генә егылмый тора соң ул.

    Мөһим

    loading