16+

“Яңа исем” проекты: сан артыннан куып сыйфатны югалтмасыннар иде

09 июня 2025, 15:59
1385
0
0
Уку өчен 3 минут

Менә өченче ел инде Яңа исем” проекты эшләп килә. Каләм тотучы, илһамланып иҗат итәргә яратучы яшь егетләр, кызлар өчен ул.

“Яңа исем” проекты: сан артыннан куып сыйфатны югалтмасыннар иде

Менә өченче ел инде Яңа исем” проекты эшләп килә. Каләм тотучы, илһамланып иҗат итәргә яратучы яшь егетләр, кызлар өчен ул.

Язганыңны күрсәтеп, тәҗрибәле остазлардан файдалы киңәшләр алырга була. Сәяхәтләргә чыгып, әдәбиятыбызның классик язучыларының туган якларының һаваларын сулау да бик файдалы. Каберләрен күрү дә уйландыра. Язучы бит иң беренче чиратта битараф булмаска тиеш. Менә шуңа өйрәтәләр дә инде киләчәкнең каләм тотачак кешеләрен, аларны олы шәхесләр итеп үстерергә тырышалар. Дәресләрне Галимҗан Гыйльманов, Ландыш Әбүдәрова, Ләбиб Лерон һәм Гөлүсә Батталова кебек талантлылар алып бара.  

Күзгә-күз карап очрашып сөйләшергә дә, интернет аша аралашырга да була. Узган ел 60лап башлап язучыдан гариза килгән булган. Алдагы елда да шул тирә. Ләкин соңга таба язучы һөнәренең җиңел түгел, ә бик күп вакыт һәм тырышлык сорый торган авыр хезмәт икәнен аңлаганнар төшеп калган. Утызлабы гына калган. Аларның остазлары ярдәме белән туган иҗат җимешләре “Казансу” һәм “Чулман” дигән ике җыентыкка тупланып, укучыга барып ирешкән. Хәзер анда кергән авторлар “китабым бар!” дип сөенә һәм горурлана алалар. Бу аларны яңа иҗатка илһамландырсын иде. Оештыручылар “Мәгариф” журналы башлап җибәргән, “Казан утлары” күтәреп алган бу эшнең файдасы яшь каләмчеләргә дә, олпат әдипләргә дә гомумән, әдәбиятыбызга булыр дип өметләнәләр.  

Менә быел да 1 июньнән гаризалар кабул итүне башлап җибәргәннәр. Өченче сезонга да старт бирелгән, димәк. Анда мәктәп укучылары, студентлар да гомумән,  40 яшькә кадәр һәркем катнаша ала. Быел күпме гариза килер инде дип борчылып көтәләр бүген. Берәүгә дә сер түгел, мәктәпләрдә татар телен укыту сәгатьләре елдан-ел кими бит. Ә укымыйча, үзеңә кадәр язганнарны өйрәнмичә генә язучы булып булмый. Яхшы язучыны күз алдында тотып әйтүем.  

Язасы килгән, Тукаебызча әйтсәк,  күкрәгендә шигырь уты сау булганнарга иҗат итәр өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар хәзер. “Иделем акчарлагы”, "Илһам” конкурслары һәм менә язучы инкубаторы булган  “Яңа исем “ проекты. Язасың килмәсә дә, язарсың: бүләкли, мактый - данлый яздыралар. Язучы кеше җанының инженеры икәнен, җаннан чыкканның гына җанга барып җиткәнен, әдәбиятның тамырында әдәп ятканын  онытмасыннар иде берүк. Сан артыннан куып сыйфатны югалтмасыннар иде.

“Яңа исем”проектының  өченче  сезоны турында сөйләшүгә багышланган матбугат конференциясендә оештыручылар Рөстәм Галиуллин, Ләбиб Лерон, Ландыш Әбүдәрова  белән бергә  башлап язучылар: Таңчулпан  Гыйләҗева һәм Ихтияр  Кыямов та катнашты. Аларның үз сүзләрен әйтергә тырышулары битараф булмаулары һәм әдәбият  белеменнән шактый гыйлемле булулары сөендерде. Әлеге проектта катнашучыларның башкалары да шундый булса, әдәбиятыбыз яңа исемнәргә генә түгел ,талантлы җисемнәргә дә баер иде. Ләкин башта укучыны китапка якынайтуның, туган телне өйрәтүнең берәр кызыклырак, үтемлерәк, файдалырак юлын уйлап  табасыдыр шул?!
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading