16+

Салмыш хәлдә, правалары юк, шлем кимәгәннәр

21 июня 2025, 16:26
524
0
0
Уку өчен 3 минут

Сезон башыннан бирле инде хокук сакчылары 133 исерек мотоциклчыны тоткарлаган.

Салмыш хәлдә, правалары юк, шлем кимәгәннәр

Сезон башыннан бирле инде хокук сакчылары 133 исерек мотоциклчыны тоткарлаган.

Язгы-җәйге сезон башлану белән Татарстанда юлларда мототранспортның шактый артуы теркәлгән. Шул ук вакытта аварияләр саны да арта, шул исәптән балигъ булмаганнар катнашында да бихисап алар. 

– Статистика юатырлык түгел, – диде безгә Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Сәмигуллин. – Бүгенге көндә без барлык өч күрсәткечнең дә үсешен теркибез: юл-транспорт һәлакәтләре, һәлак булучылар һәм төрле дәрәҗәдәге җәрәхәт алучылар саны. Кызганычка каршы, һәлак булучылар һәм яраланучылар саны буенча без узган ел дәрәҗәсенә җиттек. Мотоциклчылар тизлек режимын боза, ул вакытта әлеге транспорт чарасының теге яки бу юл шартларына җавап бирердәй техник һәм физик мөмкинлекләре юк.

ЮХИДИ вәкиле хәбәр иткәнчә, сезон башыннан республикада мотоцикл йөртүчеләргә карата 1,5 меңнән артык административ беркетмә төзелгән. Аларның күбесе транспорт чарасы теркәлмәү белән бәйле.

123 мотоцикл йөртүче саклану чараларын кимәгән, 283 – идарә итү хокукына ия булмаган, яки алардан мәхрүм ителгән. Шулай ук ЮХИДИ инспекторлары шау-шуны арттырган өчен хокук бозучыларны аулау буенча да эш алып бара, бу кагыйдәне бозган өчен транспорт чарасы теркәлүен гамәлдән чыгару каралган.

– 133 машина йөртүчене исерек хәлдә тоткарлаганнар. Бу узган ел белән чагыштырганда өч тапкырга күбрәк. Махсус стоянкаларга 366 транспорт чарасы урнаштырылган. Бу шулай ук узган ел күрсәткеченнән шактый югары, – диде Айрат Сәмигуллин. – Бүгенге көндә республикада 35 патруль мотоциклы бар. Бик тә үтемле бу, чөнки мотоцикллар теге яки бу һәлакәткә, аерым алганда юл-транспорт һәлакәтенә яки хокук бозуга оператив рәвештә килеп җитә ала.

Балалар катнашындагы аварияләргә килгәндә, анда да барлык күрсәткечләр буенча үсеш күзәтелә. Ел башыннан бирле инде бер һәлак булучы бар. Питрәч районында Кощаково авылы тирәсендә коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә яшүсмер пассажир авыр җәрәхәтләрдән һәлак булган.

Квадроцикл йөртүче 15 яшьлек кыз, яшүсмер пассажирны утыртып, трассага чыккан һәм юл-транспорт һәлакәтенә эләккән. Прокуратура мәгълүматлары буенча, ул кыз бүлгеч полосадан чыгып китә һәм «SKODA» автомобиле белән бәрелешә. Кыз авыр җәрәхәтләнгән.
Татарстанда язгы-җәйге сезонда медицина учреждениеләренә мототранспорт катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләрдән уртача 40-50 мөрәҗәгать килгән. Хәзерге вакытта аларның саны алдагы елның апреле белән чагыштырганда өчтән бергә күбрәк. Бу хакта Татарстан клиник хастаханәсенең травма-үзәгенең кабул итү бүлеге мөдире Денис Пыжиков хәбәр итте.

– Мотоциклда йөргән вакытта алынган җәрәхәтләр сәламәтлек өчен шактый җитди нәтиҗәләргә ия. Хәтта тулы экипировка булуы да мотоцикл йөртүчене, яки аның пассажирын саклап калырга ярдәм итми. Төп зарарлану өлкәләре булып корсак, күкрәк читлеге, баш санала. Бәрелешү аркасында баш, арка белән каты җиргә, асфальтка килеп төшү – баш мие өчен бик куркыныч, чөнки гомеренең ахырына кадәр урын өстенә калу куркынычы зур. Гомумән, бу юл-транспорт һәлакәтләрендә инвалидлык проценты бик зур, ягъни зыян күрүчеләрнең яртысыннан артыгы гомерлеккә инвалид булып кала, – диде Денис Пыжиков. 

Моннан тыш, табиб зыян күрүчеләр арасында өлкәннәр өстенлек итә, балалар сирәгрәк, дип тә өстәде. Олылар табиблар кулына еш кына исерек килеш килеп эләгә икән. Тизлекне чамадан тыш арттыру һәм руль артына хәмер кулланган килеш утыру-җитди җәрәхәтләргә китерә, дип чаң суга табиб.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading