16+
#Спорт 21 июня 2025, 17:26 Уку өчен 3 минут
7273
0
3

«Кулны сындырдым»: дөнья чемпионатында безнекеләр ничек көрәшә?

21 июня 2025, 17:26
7273
0
3
Уку өчен 3 минут

Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда көрәш буенча Дөнья беренчелеге һәм чемпионаты баргач, үзебезнең егетләрнең хәлләрен белеп кайтасым килде.

«Кулны сындырдым»: дөнья чемпионатында безнекеләр ничек көрәшә?

Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда көрәш буенча Дөнья беренчелеге һәм чемпионаты баргач, үзебезнең егетләрнең хәлләрен белеп кайтасым килде.

Монда күршемдә бик акыллы бер студент яши. Төрекмәнстаннан укырга килгән, булачак табиб. Аны да үзем белән иярттем әле. Күрсен көрәшне, дидем. "Келәмгә Төрекмәнстан көрәшчеләре чыкканда - алар өчен, безнекеләр чыкканда безнекеләр өчен җан атарсың, яме", - дидем). 
Башкалада берничә җирдә Сабантуй булгач, билгеле инде, чемпионатта залда кеше аз иде. 
Килүгә үзебезнекеләрдән беренче булып Илнар Закиров, Илфат Миңнегалиевларны күрдем. Сөйләшеп алдык.

-Бар да яхшы. Финалга чыктым. Иртәгә, беренче тапкыр, кыргыз көрәше буенча да ярышачакмын. Нинди көрәш икәнен беләчәкмен инде, - ди Илнар Закиров. - Чемпионатны матур, югары дәрәҗәдә оештырдылар. Катнашучыларның да күбрәк булуын күрдем. Көндәшлек дәрәҗәсе дә үскән. Миңа аеруча Азәрбайҗан җыелма командасы ошады. Үсеш күзгә карап күренә. Күзләрендә ут яна. Нык әзерләнгәннәр. Үзбәк милләтеннән булган көрәшчеләр дә бик көчле. Көндәшләрнең шулай әзерләнүе безне сөендерә генә. Димәк, көрәшебез үсә!

-Беренче әйләнештә кыргыз милләтеннән булган көндәшемне җиңдем. Икенче әйләнештә азәрбайҗан егетен чистага оттым. Иртәгә финалда үзбәк милләтеннән булган көрәшче белән туры киләм. Бик көчле ул. Гомумән, көндәшләр көчле, элеккеге кебек түгел, -  диде Илфат Миңнегалиев. 

-Матур көрәшәләр. Төрле илләрдән көрәшчеләр ныклы әзерлек белән килгән. Елдан-ел шомара, остара баралар. Хәйран гына каршылык күрсәтәләр. Шаккатыргыч алымнар ясауларын сокланып күзәтәбез. Чемпионат матур бара. Халык Сабантуйга китмәсә, монда шактый тамашачы җыелыр иде әле, аларга да бик ошар иде, - дип белдерде келәмдә хөкемдар булып эшләүче Илшат Гарипов.

Олылардан финалга безнекеләрдән Ислам Фәлахов кына үтмәде. Җитди җәрәхәт алуы бик кызганыч. Ислам Артур Хәкимовка җиңелде. 

-Хәлләр ярый. Кулны сындырдым. Гипс салдылар. Спорт имгәнүләрсез булмый инде. Шулай язган... Әле тез дә тотмый, связкалар тартылган шикелле. МРТ ясатасы бар, - диде Ислам. Тизрәк сәламәтләнә күрсен Ислам. 

Барлык спортчыларыбызга да уңышлар телибез! Көрәш буенча Дөнья чемпионаты нәтиҗәле һәм имгәнүләрсез уза күрсен!

Лилия ЙОСЫПОВА.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading