16+

“Бу дөрес хәл түгел!”: гаиләдә белем алучылар тәнкыйтьләнә

2024/2025 уку елы нәтиҗәләре буенча гаиләдә белем алучылар саны.

2024/2025 уку елы нәтиҗәләре буенча гаиләдә белем алучылар саны.

1 215 кешегә, яки 50 процентка диярлек арткан. Мондый мәгълүматларны Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин китерде. Аның сүзләренә караганда, хәзер Казанда 2 329 бала гаиләдә белем алучы булып исәпләнә, иң күбе башлангыч мәктәптә – 1 120, төп мәктәптә — 999, урта мәктәптә — 310.

-    Бу дөрес хәл түгел! Мәктәп директорларыннан моңа игътибар итүләрен сорыйм, бу төп бурыч. Сез Татарстан рәисе позициясен беләсез. Алга таба без алай эшли алмыйбыз, үсеш 1 215кә! Иң күбе башлангыч мәктәптә арткан, - ди Һадиуллин. 

Министр сүзләренчә, Татарстан бу тема буенча берничә тапкыр Россия Мәгърифәт министрлыгы җитәкчелегенә һәм Дәүләт Думасы депутатларына мөрәҗәгать иткән. Әмма гаилә мәгарифен гамәлдән чыгару турындагы закон проекты «уздырылмый». 

-    Кайбер җитәкчеләр үзләре гаилә формасына күчәргә тәкъдим итә дигән сигналлар бар. Октябрь башына бездә бер сан, уку елы ахырына — икенче сан. Минем нәрсә турында сөйләгәнемне сез бик яхшы аңлыйсыз. Ел ахырына гаиләдә белем алучылар санының артуы, ә аннары аның кимүе —мондый мәктәпләрне тикшерү өчен сигнал: балалар мәктәптән ни өчен китә, сыйныф җитәкчесе кая карый, - дип, борчуын белдерә Һадиуллин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading