16+

Казан мэриясе балконнарында – чын спектакль

Татарстан башкаласы Мэриясе бинасы (Кремль ур., 3 йорт) бишенче тапкыр “Казан тавышлары” перформансының уникаль мәйданчыгына әвереләчәк.

Татарстан башкаласы Мэриясе бинасы (Кремль ур., 3 йорт) бишенче тапкыр “Казан тавышлары” перформансының уникаль мәйданчыгына әвереләчәк.

Узган елда чара җыр һәм шигырьләрне генә үз эченә алган булса, быел тамашачылар балконнарда тулы спектакль карый алачак. Режиссеры – Айдар Җаббаров.  
Чара, гадәттәгечә, Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көне алдыннан, 28 августта 20.00 сәгатьтә узачак. Илһам чыганагы итеп быел Иоганн Штраусның “Летучая мышь” опереттасы алынган. Классик тарих заманча яңгыраш алачак. Казанның танылган театр артистлары, музыкантлар һәм җырчылар – барлыгы 70 кеше. Барлыгы исә, оештыручыларны һәм техник хезмәткәрләрне кушсаң, проектны тормышка ашыруга 100дән артык кеше җәлеп ителгән.   

Идея авторы, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова билгеләп узганча “Казан тавышлары” биш елш эчендә  шәһәрнең милли брендына әйләнгән. Баштарак төрле бина балконнарын, Ирек мәйданын колачлау турында уйлаган булганнар, әмма соңыннан мэрия балконннарының иң уңышлы урын икәненә инанганнар.
Перфоманс якынча 1,5 сәгать дәвам итәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading