16+

Фура катнашындагы коточкыч юл-транспорт һәлакәтеннән соң җинаять эше кузгатылган

09 июня 2025, 12:56
651
0
0
Уку өчен 2 минут

Кичә Югары Ослан районында М7 трассасының 767 нче чакрымында булган коточкыч юл-транспорт һәлакәтеннән соң «Саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Бу хакта Татарстан прокуратурасы хәбәр итә.

Беренчел тикшерү барышы-күзәтчелек ведомствосы контролендә.

Авария кичә Татарстанның Югары Ослан районында килеп чыккан. Nissan Serena алда баручы IVECО фурасы астына очып кергән.

Машинада 34 яшьлек әти балалары белән булган. 3 яшьлек кыз авария урынында үлгән, 9 яшьлек малай һәм балаларның әтиләре авыр хәлдә хастаханәдә.

"Казанның 7 нче номерлы Дәүләт клиник хастаханәсенә китерелгәннән соң баланы тулысынча тикшерделәр, ә аннары республика балалар клиник хастаханәсенә күчерделәр. Зыян күргән ир-ат хәзерге вакытта реанимациядә авыр хәлдә", - дип хәбәр иткәннәр хастаханәдә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading