40 ел гомерен Татар дәүләт “Әкият” академия курчак театрына багышлаган артист белән әңгәмә.
“...Тукта,сабыр бул, гашыйк җанлы Зөһрә кыз! Синең җан газапларың миндә җиңеләер. Җирдә кеше заты исән чагында барлык гашыйклар да айга карап, сине күрерләр. Сине күрерләр дә, хыянәтсез сөяргә ант бирешерләр. Кил миңа, күтәрел күккә... ”
Курчак театры сәхнәсеннән әлеге монологны үзәкләрне өзәрдәй итеп Гөлнур Габдрахманова яңгырата. (Зөлфәтнең “Таңга ─ Чулпан, айга ─ Зөһрә” спектаклендә). Кайсы гына рольдә уйнаса да, артист үзенең образлары белән төрле яшьтәге тамашачыны әсир итә белә. Ул җан өргән образларны санап бетерерлек түгел. (“Т. Миңнуллинның “Диләфрүзгә дүрт кияү” спектаклендә ─ Саҗидә, “Гөлчәчәк” әкиятендә ─ Гөлчәчәк, “Әлдермештән Әлмәндәр” дә ─ Хәмдебану һ. б).
Үзенең 40 ел гомерен Татар дәүләт “Әкият” академия курчак театрына багышлаган артист “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” һәм “Г.Тукайның 135 еллыгы” билгеләренә ия булган Татарстанның атказанган артисты Гөлнур Габдрахманова бүген яшьләргә үрнәк. Без аның иҗат юлын бергәләп күздән кичердек.
─ Гөлнур ханым, гадәттә, театр училищесына драма театры артисты булу хыялы белән киләләр. Сезне курчак театры ничек җәлеп итте?
─ Туган ягым ─ Спас районының Татар Такталы авылына Казаннан курчак театры артистлары килгәч, аларның уеннарына сокланып калганым бүгенгедәй күз алдында. Шуңа күрә 8нче сыйныфтан соң, театр училищесына юл тоттым. Имтихан вакытында укытучылар безгә: “Курчак театры артистлары әзерли торган бүлектә укысагыз да, киләчәктә сез теләсә кайсы театрда эшли алачаксыз”,─ дип алдан әйтеп куйдылар. 4нче курста ук “Кәрлә ─ мәктәп баласы” дигән спектакльдә уйный башладык. Шул чакта ук үзебезне чын артистлар итеп хис итә идек. Режиссерыбыз Илдус Зиннуров безне сихри дөньяга алып керде, курчак театрына мәхәббәт тәрбияләде.
─ Курчак театрына эшкә килгәч, яшь артистларны ничек каршы алдылар соң?
─ Ул чакта өлкән артистларның җылы карашын тоеп эшли башладык. Илдус Нәсыйх улы безгә бик таләпчән иде. Миңа берсеннән-берсе кызыклы рольләрдә уйнарга туры килде. Т.Миңнуллинның “Диләфрүз” спектаклендә ─ Саҗидә, “Гөлчәчәк”тә ─ Гөлчәчәк һәм башка образларны тудырганда, балаларның ышанып утыруларын күрү җанга рәхәтлек бирә иде. Безнең хезмәтне театрда бәяли дә белделәр.
─ Артистның арада аеруча кадерле, яраткан курчаклары да булмый калмыйдыр.
─ Уйнаган рольләремнең барысын да якын күрәм. Әмма бигрәк тә күңелгә якын булганнары да бар. Шундыйлардан “Әлфия” спектаклендә ─ Әлфия , “Елантау” да ─ Ай кызы Зөһрә, “Әлдермештән Әлмәндәр” дә ─ Хәмдебану образларын әйтер идем.
─ Заманында театр рәссамнары буган Валентина һәм Александр Губскийлар эшләгән курчаклар матурлыклары белән аерылып тора иде. Соңгы вакытта нинди генә төрдәге курчаклар юк. Кайсылары белән уйнау җиңелрәк?
─ Әйе, кая гына гастрольләргә барсак та, аларга сокланып карыйлар иде. Бүгенге көндә безгә чит илләрдән кергән курчаклар белән дә уйнарга туры килә. Үзем өчен таяклы курчаклар белән уйнау җайлы.
─ Башка театр артистлары сәхнәдә импровизация алымын куллана. Сезгә дә кулланырга туры киләме?
─ Без аны кулланмаска тырышабыз. Әмма кайчагында импровизациянең дә кирәге чыга.
─ Сез хәзер балаларга гына түгел, өлкәннәр өчен булган спектакльләрдә дә еш уйныйсыз. Әйтик, “Әлдермештән Әлмәндәр”дәге Хәмдебану образында драма артистын хәтерләтәсез.
─ Без башта өлкән тамашачы алдында уйнарга куркып калган идек. Аннары аларның үзебезгә карата әйтелгән җылы сүзләрен ишетү ─ күңелләрне күтәреп җибәрде.
─ Сез башка шәһәрләргә дә, чит илләргә дә күп фестивальләргә йөрисез. Аннан нинди тәэсирләр белән кайтасыз?
─ Фестивальләр яңа алымнар үзләштерергә, тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирә. Башкаларның ничек уйнауларын, курчакларның эшләнешен күреп, үзара фикер алышабыз.
─ Гөлнур ханым, Сез гомер буе курчак театрына тугры булып калгансыз. Үзегезнең нәни тамашачыларыгыз белән бергә балачак илендә яшисез сыман.
─ Без җансыз курчакларга җан өреп, әкиятләр аша нәни тамашачыны тәрбиялибез. Аларның мәхәббәтен яулау өчен эшлибез. Бу могҗизалар илендә чын талантлар гына үз юлын таба һәм хезмәтенә тугры кала, минемчә.
─ Хатын-кызның театрда эшләве иренә дә бәйле бит әле. Үзегезне театрдан читләштермәгән кеше кем ул? Нинди һөнәр иясе?
─ Ирем Васил ─ Әтнә якларыннан. Ул мине аңлый торган кеше. Белеме буеча төзүче. Безнең гаиләдә беркайчан да көнләшү дигән нәрсә булмады. Яраткан театрымда эшләвем өчен өчен мин аңа рәхмәтле.
─ Кайберәүләр балаларын мәктәптән тыш нинди дә булса түгәрәкләргә йөртүгә әллә ни игътибар бирми. Сез балаларыгызда сәнгатькә мәхәббәт тәрбияли алгансыз.
─ Алар кечкенәдән театрга йөрде, спектакльләр карап үстеләр. Улыбыз Рамил ТР Җыр һәм бию ансамбле каршындагы балалар өчен вокал-хореография студиясендә 8 ел бию белән шөгыльләнде. Әмма хореография училищесына керергә йөргәндә, математика укытучысы шалтыратып, аңа башка һөнәр сайларга кирәклеген әйтте. Аннары мәктәпне тәмамлаганнан соң, КФУның икътисад факультетында белем алды. Кызыбыз Ләйсәннең кечкенәдән яраткан шөгыле аэробика иде. Җырларга, шигырьләр укырга яратты. Аның артист һөнәрен сайлавына каршы килмәдек. Быел ул театр училищесының Фәрит Бикчәнтәев җитәкләгән курсын тәмамлый. Күптән түгел куелган “Башмагым” спектаклендә уйнарга өлгерде инде. Киләчәктә үзе теләгән рольләр башкарырга насыйп булсын.
─ Сезнең өчен тормышта иң мөһиме нәрсә?
─ Иң элек ил-көннәребезнең тыныч булуы кирәк. Минем өчен тамашачының ягымлы карашын тоеп, үз эшемнән тәм табып эшләү мөһим .





Әңгәмәдәш ─ Люция Хәбибуллина.
Комментарийлар