16+
#Язмалар 15 июля 2025, 14:19 Уку өчен 3 минут
8538
1
9

Шул кичтән соң егет хәмергә тотынып та карамый

15 июля 2025, 14:19
8538
1
9
Уку өчен 3 минут

Урамда яткан исереккә дә: “Все, беткән бу, моннан кеше чыкмаячак» – дип карама. Миңа шундый бер булган хәл сөйләделәр.

Шул кичтән соң егет хәмергә тотынып та карамый

Урамда яткан исереккә дә: “Все, беткән бу, моннан кеше чыкмаячак» – дип карама. Миңа шундый бер булган хәл сөйләделәр.

Бер авылда яшәүче егет яшьтән үк салгалый башлый. Бу хәл еллар буе дәвам итә. Хәмер эшенә дә, тормышына да алга китәргә бирми моның. Дуслары да, якыннары да аның инде бу сазлыктан чыга алуына ышанмый. Бервакыт клубта ниндидер бәйге вакытында әлеге егет тә ярышырга чыга. Бөтен кешегә көч бирәләр, җан аталар, ә моны беркем уйлап та карамый. Берзаман классташ кызы: "Әйдә, әйдә, була синнән", – дип, аның исемен әйтеп көч бирә башлый. Егет күзләре белән тавыш килгән якка карый. Ә классташы – яулыклы мөслимә кыз, бөтен йөзе белән елмаеп, аңа көч бирүен, ышануын белдерә. Егетнең күзләре генә түгел, күңеле дә өмет, көч, яшь белән тула. Шушы кичтән соң егет хәмергә тотынып та карамый. Теге кыз белән дуслашып, озак та үтми никах укыталар, хәзер 2 кызлары үсеп килә. Үзләре 5 вакыт намазда. Быел егет олы хаҗ кылып кайтты.

Сез дә, начар юлда булган яки начар гадәтле бер танышыгызны күз алдына китерегез әле. Аның турында күңелегездә нинди уйлар туа: ачу, гаепләү, түбәнсетү... Ә хәзер күз алдына китерегез, сезгә мондый хәбәр килде ди: бу кеше берничә елдан Аллаһның яраткан колы, Аның юлында ихлас хезмәт итүче булачак. Ә хәзер бу кешегә мөнәсәбәтегез үзгәрдеме? Аның турында начар уйлар, хаталарын санау, гаепләүне дәвам итәрсезме? Минемчә, юк. Аллаһның яраткан колы турында алай уйларга батырчылык итмәс идек. Әгәр Раббыбыз аңа шундый югары дәрәҗә әзерләгән икән, димәк анда чыннан да ниндидер гүзәл, яхшы сыйфат бар.  
 Әйе, киләчәкне алдан белсәк, кешенең йөрәгендә нәрсә икәнен аңлый алсак беркемне дә гаепләмәс идек. Тик бу мөмкин түгел. Шуңа да андыйларга яхшы мөнәсәбәт күрсәтү, кешенең яхшы сыйфатларын табу, күрү авыр. Сынауларның мәгънәсе дә шунда минемчә, кешеләр турында яхшы уйлау авыр. Яхшылыкны күрү, яхшыга өметләнү, аңа ышану авыр. Бигрәк тә, кызганыч хәлгә төшкән кешеләргә Аллаһ каршында бөек дәрәҗә теләү, алар өчен ихлас догада булу авыр...    
Кемнең кем булуына карамастан, һәрберебезнең Аллаһның дусты булырга мөмкинлеге бар. Син дә, синең нәфесең дә, синең күңелең дә синеке түгел! Барысы да Аллаһка бәйле. Аның чиксез зирәклеге белән ясалган бернәрсәне дә кимсетергә хакыбыз юк. 
Килешәсезме?

Альбина Фазлыева блогыннан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

9

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин килешэм!

    Мөһим

    loading