Җиләк вакыты. Җәйнең иң эссе, иң матур көннәре. Давыллап, яшенләп яуган җылы яңгыр артыннан җир җиләкләре тагын да тулышып үсеп киткәннәр.
Пешкән җиләкнең баллы исе бөтен тирә-юньгә таралган. Шушы көннәрнең үзенә генә хас бер матурлыгы, юмартлыгы күңелләргә рәхәтлек бирә. Уйлар, ирексездән, балачакка алып кайта.
Җәй җиткәч,без тимер юл буендагы агачлыкка печән җыярга, җиләк ашарга киләбез. Җиләкне савытларга, кечкенә кәрзиннәргә тутырып, өйгә дә алып кайтабыз. Аннан әниләр кайнатма ясыйлар. Кышкы салкын кичләрдә урамда чана шуып, арып-талып кайтып кергәч, җир җиләге, каен җиләге кайнатмасы белән чәй эчәбез.
Шундый матур көннәрнең берсендә авылга кунакка кайткан апам белән оныкларыбызны ияртеп тимер юл агачлыгына киттек. Тимер юл безне аллы-гөлле чәчәкле үзәннәре, ике яклап тезелгән чыршылары, талгын җилдә яфраклары сәлам биреп, серләшеп утырган юкә, каен, миләш агачлары белән каршы алды. Кояш нурында кызарып пешкән сусыл җиләкләр ашап туймаслык тәмле иде. Оныкларыбыз да хуш исле чәчәкләр диңгезендә коенып, гөлдән-гөлгә куна-куна очып йөргән күбәләкләр артыннан йөгереп, тәмле җиләк ашап кинәнделәр.
Якыннан гына узып баручы пассажир поездын карап озаткач та, апам басып торуын двам итте.
-Күр әле бер генә, бу чокыр һаман да бар икән. Хәтерлисеңме, бер капчык ипиебез шунда тәгәрәп төшеп киткән иде. Без аны авырлык белән генә тартып чыгардык. Шунда ниндидер тимерчыбыкка эләгеп, күлмәгем ертылгач, мин бик еладым. Әни аны икебезгә дә пардан, зәңгәр җирлеккә борчак зурлыгындагы ак түгәрәкләр төшерелгән тукымадан теккән иде. Ул чакларда әле электр поездлары юк, паровозлар заманы узган, зур йөк вагоннары һәм пассажир вагоннары таккан яшел төстәге көчле тепловозлар гына йөри, – дип хатирәләргә бирелде.
Киров – Казан пассажир поездына иң ахырдан йөк вагоны тагыла, аңа киштәләр ясалып, алар тимер юлда эшләүчеләр өчен ипи белән тулган була иде. Аны станцияләргә туктаган саен калдырып китәләр. Тимерьюлчылар шул ипиләрне бүлешеп, өйләренә алып кайта. Иртәнге һавага икмәкнең хуш исе тарала.
Атнага бер тапкыр безнең абый, иртәнге сәгать өчтә торып, сәпидкә атлана да авылдан биш чакрым ераклыктагы станциягә китә. Поезд туктагач, ул ипи вагонына утыра, сәпитенә д ә урын табыла. Ә без апам белән поездның үзебезнең авыл турысыннан үтеп киткәнен көтеп торабыз. Абый ярты сәгатьтән бераз гына күбрәк вакыт эчендә бер-ике капчык ипине тутырып куя һәм, поезд авыл турысына җиткәч, капчыкларны җиргә ташлый. Кайберсенең авызы чишелеп, ипиләр чирәм арасына тәгәрәшә. Без йөгерә-йөгерә аларны җыеп алабыз да, “уфалла “ арбасына салып, авылга юл тотабыз. Озак та үтми, күрше станциядә поезддан төшеп калып, сәпитенә атланып, абый да кайтып җитә. Ипине күршеләр белән дә бүлешәбез...
Минем уйларымны таратып, янәшәдән генә нефть, бензин төялгән йөк поезды кычкыртып үтеп бара. Күңелләрне җилкендергән җиләк исенә тимер юлда гына була торган тагын бер ис кушыла. Ул – шпал, мазут исе. Аны башка бернинди ис тә алыштыра алмый. Үзенә күрә бертөрле җылы, рәхәт ис. Чөнки ул – безнең балачак исе. Шул елларда тимер юлның шпаллары агачтан ясалып, черемәсен, нык булсын өчен мазутка буяп куела иде.
Тимер юл авылыбыз тормышында зур роль уйнады. Күп кенә авылдашларыбыз шунда хезмәт куйды. Мәктәптә язгы каникул вакытында югары сыйныф укучылары тимер юлга эшкә йөрде. Яшьләрнең кичке уеннары да тимер юл янындагы аланда уза иде. Җиләк ашап, чәчәк җыеп йөрүчеләр яныннан узганда тепловоз кабинасында утырган егетләр, абыйлар гудок биреп, елмаеп, кул изәп китәләр. Ә без аларга җавап итеп, кулыбыздагы чәчәк бәйләмнәре, төрле чәчәкләрдән үргән такыялар белән сәлам биреп калабыз. Озын йөк поездлары авырлык белән генә үтеп барганда һәр составта ничәшәр вагон икәнен санасак, пассажир вагоннарыннан шәһәр исемнәрен отып калырга тырышабыз. Өйгә кайткач, картадан шул шәһәрләрне эзлибез.
– Менә кайда икән ул Красноярск шәһәре!
– Ә Барнаул кайда?
– Алтай дигән шәһәр юк икән бит. Бер поездның бөтен вагоннарының тәрәзә өсләренә зур хәрефләр белән “Алтай “ дип язылган иде.
Безнең уенга әти белән әни дә кушыла һәм без кайдадыр бик еракта Алтай таулары барлыгын беләбез.
–Безнең авыл турысыннан утырып китсәң, Адлерга ничә көндә барып җитеп була икән?
– Ә Кара диңгез буенда кар явамы?
– Җылы якта нинди агачлар үсә?
Без бер-беребез белән бәхәсләшә башлыйбыз. Шушы сорауларга җавапны төрле китаплардан эзлибез.
Эшләрне тәмамлап, кичке аштан соң әти безне үз янына тезеп утырта һәм нинди дә булса китап укый. Без аны йотлыгып тыңлыйбыз. Монысында ул тимер юл турында сүз башлады.
– Я, кайсыгыз әйтә, безнең авыл яныннан гына үтеп китүче тимер юлны салуда кем башлап йөргән? – дип сорый. Без дәшмибез, чөнки белмибез. Әти мавыктыргыч итеп сөйли башлый. Аның сүзләреннән без тимер юлны Кукмара аша үткәрү өчен итек фабрикасы хуҗалары күп көч куйганлыгын аңлыйбыз. Ул безнең Кукмарадан шактый ерак булган Малмыж шәһәреннән узарга тиеш булаган. Тик бертуган Комаровлар, Кукмара аша салынса отышлы буласын дәлилләп, Мәскәү – Екатеринбург тимер юл җитәкчелегенә җиткергәннәр. Мәскәүдә исә Комаровларның сүзләренә каршы килә алмыйлар, чөнки алар фабрикасы җитештергән итекләр илебездә генә түгел, ә Париж, Лейпцих, Чикаго күргәзмәләрендә катнашып, берничә тапкыр медальләр алып кайткан була.
– Мин үскәч машинист булам, – ди энем, – Ерак Көнчыгыштан Тын океан суларында йөзгән балыкларны алып кайтып сезне сыйлармын.
– Ә мин очучы булам, – ди абый. – Көньяк шәһәрләреннән сезгә капчык-капчык җимеш ташырмын. Үзебезнең авыл өстеннән очып барганда, самолётның ишеген ачып, җимеш тулы капчыкларны нәкъ ишек алды турысына ташлармын.
– Капчыкларның авызын җимеш чәчелмәслек итеп әйбәтләп бәйләрсең,яме, энем, – ди апам. – Ипи капчыкларын кичә әйбәтләп бәйләмәгән булгансың, бөтенесе чирәмгә чәчелде.
Тимер юл белән бәйле шундый истәлекләргә уралып, хуш исле, тәмле җиләк белән тулы чиләкләребезне алып, без кайту ягына – авылга таба кузгалдык.
Суфия Мостафина.
Комментарийлар